Ядәч! Истә! (фильм)

режиссер Байбулат Батулланың 2023 елда төшергән мелодрамасы, гаилә фильмы

«Ядәч! Истә!» (рус. Бери да помни) — нәфис фильм, комедия, мелодрама, режиссер Байбулат Батулланың 2023 елда төшергән фильмы[1][2]. Россиядә премьерасы 2023 елның 14 сентябрендә булган[3]. Фильм татар телендә төшерелгән һәм шул ук актерлар тарафыннан тулысынча рус телендә яңгыратылган.

Ядәч! Истә!
рус. Бери да помни
Режиссёр Байбулат Батулла
Продюсер Иван Яковенко, Руслан Сафин, Владимир Пермяков
Сценаричы Байбулат Батуллин, Таһир Мингазов, Дарья Беседина
Баш ролләрдә Рабит Батулла
Роза Хәйруллина
Юныс Таиров
Алмаз Хәмзин
Нияз Мөбәрәкҗанов
Сирень Бәйрәмов
Алина Насыйбуллина
Нурбәк Батулла
Оператор Максим Аркатов
Монтажчы Кирилл Пискарев
Киноширкәт Җитештерү:
Bosfor Pictures
Озынлык 83 мин
Җыемнар $123 147
Ил Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы Татарстан
Тел татарча
Дөнья күрү 14 сентябрь 2023,
Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

«Ядәч! Истә!» ― татар режиссеры Байбулат Батуллинның тулы метражлы дебюты. Фильм Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында 2023 елның август уртасыннан сентябрь уртасына кадәр төшерелгән.

Фильм җитди нәрсәләр турында сөйли: кайгы, кайгыны кабул итү, мөнәсәбәтләрдәге кризис, аны картлыкта, бәлки, яшьлектәгегә караганда да авыррак кичерергә мөмкин. Байбулат Батуллин һәм аның сценарий авторлары Таһир Мингазов һәм Дарья Беседина комедия һәм драма арасындагы чикне җиңел генә үтәләр. Кайвакыт авторлар фильмга фольклор һәм әкият элементларын кертәләр[4].

Роза Хәйруллина әби роленә расланган, бабай ролен башкаручы сайланмаган була. Режиссер Байбулат Батулла актрисаны дачага чакыра, әти-әнисе белән таныштыра. Роза Хәйруллина: Драматург Роберт Батуллин исәнме, дип сорый (аның пьесасында беренче тапкыр сәхнәгә чыккан булган). Шуннан соң Роза шарт куя: бабай ролендә Рабит Батулла уйнаса гына, ул әбине уйнаячак. 84 яшьлек театр актеры, режиссер һәм язучы Рабит Батулла өчен Рәсим бабай роле кинода дебюты була.

Музыка бик дөрес сайлап алынган, бөтен күренешләрне фин татарларының 1970―1980 елларда популяр «Башкарма» рок-төркеме җырлары озата бара [5], шулай ук Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичев җырлары яңгырый.

Тасма Мәдәният министрлыгы һәм дәүләт акчалары ярдәменнән башка төшерелгән.

Кыскача эчтәлек үзгәртү

Алты яшьлек Илһам җәйләрен авылда үткәрә, әмма әти-әнисен бик сагына. Аның китәсе килә, телефонын кулдан төшермичә, әти-әнисен көтә. Тик алар кайта алмый: очкычлары һәлакәткә очрый. Әбисе белән бабасы хәсрәтләрен сиздерми, оныкларының күңелен күрер өчен әллә ниләр эшли. Рәсим бабай популяр «Ядәч! Истә!» уенын искә төшерә, оныгын ядәчле уйнарга өйрәтә. Катнашучылар (ике кеше) тавыкның V хәрефенә охшаган сөяген чәнти бармаклары белән аерып сындыралар, шуннан соң бер-берсенә нинди дә булса әйбер бирергә кирәк. Әгәр әйберне алучы «Истә» дип әйтергә онытса, ул җиңелгән исәпләнә һәм җиңүченең теләсә нинди теләген үтәргә тиеш. Әлеге уен ярдәмендә Илһамның теләкләре үтәлә башлый. Уенда оттырган әби-бабасы авыл кибетеннән күпләп туңдырма, газировка сатып ала, көне буе робот булып сөйләшеп йөри һ.б. Башта булган хәлләр Рәсимнең хатыны Суфияга ошамый, әмма әкренләп уен бу гаиләнең тормышын да, бөтен авылның тормышын һәм хыялларын да бик нык үзгәртә. Ядәч уенына башка авылдашлар да кушылып китә. Авылдагы гап-гади, бераз борынгырак көнкүреш белән яшәүче татар йорты тормышы бөтен бизәкләре белән ачыла. Финалда геройларны, әлбәттә, гаилә киносының иң яхшы традицияләрендәгечә, яктылык көтә[6][7].

Актёрлар үзгәртү

Төп рольләрдә 8 актер катнашкан.

Актёр Роле
Рабит Батулла Рәсим бабай Рәсим бабай
Роза Хәйруллина Суфия әби Суфия әби
Юныс Таиров Илһам Илһам
Алмаз Хәмзин авыл башлыгы авыл башлыгы
Нияз Мөбәрәкҗанов  ?  ?
Сирень Бәйрәмов участковый участковый
Алина Насыйбуллина ?  ?
Нурбәк Батулла ?  ?

Төшерү төркеме үзгәртү

  • Режиссёрлар: Байбулат Батуллин
  • Сценарий авторлары: Байбулат Батуллин, Таһир Мингазов, Дарья Беседина
  • Рәссам: Марфа Гудкова
  • Операторлар: Максим Аркатов
  • Монтаж: Кирилл Пискарев

Уңышлары үзгәртү

  • 2023 ― Калининградта X Бөтенроссия «Короче» кыска метражлы һәм дебют кинолар фестивалендә дебют программасында җиңүче (төп приз)[8][9].

Кызыклы фактлар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Эльмира Сираҗи. «Ядәч»не карадык. Мәдәни Җомга, 6.10.2023, № 39, 4нче бит.

Сылтамалар үзгәртү