Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла, Нурбәк Роберт улы Батуллин (1988 елның 6 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — биюче, хореограф, балетмейстер, 2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. 2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының балетмейстеры. «Алтын битлек» (2018), Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021) һәм Дамир Сираҗиев исемендәге (2024) премияләр лауреаты.
Нурбәк Батулла | |
Туганда бирелгән исеме: |
Нурбәк Роберт улы Батуллин |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
балет биючесе, хореограф, балетмейстер |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2007-х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кечкенә чакта гаиләсе белән төшкән фотосурәте. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1988 елның 6 мартында Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе Рузия. Энесе Байбулат (16.03.1993, режиссер). Казанның 155нче мәктәбен (1999), «балет биючесе» белгечлеге буенча Казан хореография укуханәсен (ТР халык артисты В. Н. Бортяков классы, 2007) тәмамлаган. Ике ел Казан консерваториясенең балетмейстрлык факультетында укый. 2012 елга кадәр Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясендә «балетмейстер-хореограф» белгечлеге буенча укуын дәвам итә (А. Полубенцев курсы). «Драма һәм кино актеры» белгечлеге буенча Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен (Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты, рус. РГИСИ) тәмамлаган (Л. Грачева, В. Фильштинский курсы, 2016)[1].
2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. Театрның «Мадам Баттерфляй» һ. б. спектакльләрендә катнаша.
2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балетмейстеры, сәхнәгә куючы[2].
Иҗаты
үзгәртүХалыкара театр проектларында катнаша. «Сөембикә» биюе, «Бие-бие Хәйбулла», «MY NURIEV» моноспектакле [4], хореографик номерлар («Шамаил» спектакле) авторларының берсе. Композитор Ислам Вәлиев белән «ДНК күчеше» (DNA Shift) биюен иҗат итә[5].
«Иҗади мохит» мәдәни башлангычлар фонды куйган «Зов начала (Әлиф)» спектаклендә баш рольне башкаручы. Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры — Туфан Имаметдинов. Сәхнәдә татар халкы мең елдан артык кулланган гарәп әлифбасы бию аша күрсәтелде[6].
«Театрда импровизация» актерлык лабораториясе дигəн проектта катнаша.
2019 елның 4 ноябрендә «Калеб» клубы проекты булган «Өтүкән» перформансын (Йолдыз Миңнуллинаның «Өтүкән» поэмасына нигезләнеп) сәхнәгә куя[7].
Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театрында Пётр Чайковскийның «Черевички» кәмит-фантастик операсын куюда катнаша. Тамашаны Екатеринбургта күрсәтәчәкләр. Н. Батулла беренче мәртәбә опера спектакле өчен биюләр иҗат итә, аңа моны «Черевички»ны куючы режиссёр Борис Павлович тәкъдим иткән[8].
Фильмография
үзгәртү- 2014 — «Рудик» (режиссер Фәрит Дәүләтшин, сценарий авторы Рабит Батулла) — яшь Нуриев[9].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Алена, керәшен кызы. Уллары Туран белән Ирхан.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2018 ел — «Алтын битлек» премиясе — «Әлиф» спектаклендәге роле өчен («Балет-заманча бию / ир-ат роле» номинациясе җиңүчесе)[10][11].
- 2019 ел — Муса Җәлил премиясе — «Алтын битлек» премиясенә лаек булган «Әлиф» спектаклендәге роле өчен[12][13].
- 2021 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә Татарстан милли китапханәсенең MON театр мәйданчыгында куелган «Моң» лирик комедиясендәге роле өчен (Лилия Мәсгутова, Анастасия Радвогина белән өчесенә)[14]
- 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе[15]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Курс профессора Л.В. Грачевой (Выпуск 2016 года). Сайт РГИСИ(рус.)
- ↑ ТНВ йолдызы булган Нүрбәккә яңа эш урыны бирелгән. tatar-today.ru
- ↑ nurbak.batulla. facebook.com(рус.)
- ↑ Айсылу Кадыйрова. Премьера «Мой Нуриев» в Казани: «Очень лихо, очень круто...». «Вечерняя Казань», 11.12.2015(рус.)
- ↑ Нурбәк Батулла: «ДНК күчеше» – геннардан чыккан әсәр. Азатлык радиосы, 27.11.2016
- ↑ Нурбәк Батулла: «Әлиф» – гайре табигый тамаша. Азатлык радиосы, 22.09.2017
- ↑ Казанда «Өтүкән» перформансы күрсәтелде. Азатлык радиосы, 5.11.2019
- ↑ Нурбәк Батулла Екатеринбур театры операсын куюда катнаша. Azatlıq Radiosı – Telegram, 09.08.2022
- ↑ Рудольф Нуреев. Рудик. film.ru
- ↑ Зов начала (Әлиф) 2024 елның 29 май көнендә архивланган.. «Алтын битлек» фестиваленың рәсми сәхифәсе(рус.)
- ↑ «Алтын битлек» алган Нурбәк Батулла: «Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм». Азатлык радиосы, 15.04.2018
- ↑ Нурбәк Батулла: Безнең буынның премияләргә исе китми. Азатлык радиосы, 12.02.2019
- ↑ В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля 2019 елның 18 февраль көнендә архивланган.. Сайт Министерства по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019
- ↑ «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Герой номера. Нурбек Батулла. «Идель», 2017 ел, декабрь.
Сылтамалар
үзгәртү- Нурбек Батулла 2024 елның 3 март көнендә архивланган.. «Алтын битлек» фестивале сайты(рус.)
- Nurbak Batulla. YouTube каналы
- Нурбек Батуллин. kino-teatr.ru(рус.)
- НУРБЕК БАТУЛЛА: СОЗДАЕТСЯ ВПЕЧАТЛЕНИЕ, ЧТО КУЛЬТУРА НЕ ОЧЕНЬ НУЖНА ГОСУДАРСТВУ 2021 елның 28 февраль көнендә архивланган.. balet24.ru(рус.)