Туфан Имаметдинов

Туфан Имаметдинов, Туфан Риф улы Имаметдинов (1984 елның 7 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы) — театр режиссеры, Казан яшь тамашачы ('2014—2020), Тинчурин (2021 елдан) театрларының баш режиссеры, халыкара театр фестивальләре лауреаты.

Туфан Имаметдинов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Туфан Риф улы Имаметдинов

Туу датасы:

7 ноябрь 1984(1984-11-07) (40 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Һөнәре:

драма режиссеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2010 - х. в.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1984 елның 7 ноябрендә Яр Чаллыда әтисе белеме буенча халык театры режиссеры булган гаиләдә туган. Исемен әтисе Туфан Миңнуллин иҗатын яратып кушкан. Чаллыда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының эстрада факультетына (Салават Фәтхетдинов курсы) укырга кереп карый. Алабуга мәдәният укуханәсендә 3 ел укый. 2006 елда Мәскәүдә РАТИ—ГИТИСның режиссерлык факультетына (Олег Кудряшов остаханәсе) укырга керә һәм 2011 елда «драма режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлый. 2010 елда Галина Волчекның «Современник» театрында эшли башлый. 2011 елда аннан Мәскәүнең Евгений Миронов җитәкчелегендәге «Милләтләр театры»на штаттагы режиссер булып күчә. Классиканы якын итә, баштарак комедияләр куя, аннары драмаларны сәхнәләштерә.

Режиссерлык эше

үзгәртү

2010Мәскәүнең «Современник» театрында куелган «Ату» (рус. Выстрел, А. С. Пушкин) спектакле.

2010Мәскәүнең «Милләтләр театры»нда куелган «Ятим Көнбатыш» (рус. Сиротливый Запад, М. МакДонах) спектакле.

2011Румыниянең Милли театрында (Тыргу-Муреш шәһәре) куелган «Өйләнү» (рус. Женитьба, Н. В. Гоголь) спектакле.

2011Мәскәүнең «Милләтләр театры»нда куелган «Шоша» инсценировкасы (И. В. Зингер буенча). Төп рольләрнең берсен Роза Хәйруллина башкара.

2012Мәскәүнең Вл. Маяковский исемендәге академия театрында куелган «Акылдан язган кеше язмалары» (рус. Записки сумасшедшего, Н. В. Гоголь) спектакле.

2013Румыниянең Милли театры маҗар труппасы белән (Тыргу-Муреш шәһәре) куелган «Тарелкин үлеме» (рус. Смерть Тарелкина, А. В. Сухово-Кобылин) спектакле.

2013Мәскәүнең «Милләтләр театры»нда куелган «Пыяла кыргый җәнлекләр оясы» (рус. Стеклянный зверинец, Т. Уильямс). Төп рольләрне Марина Неёлова һәм Евгений Ткачук башкара.

2014Румыниянең Милли театры маҗар труппасы белән (Тыргу-Муреш шәһәре) «Калигула» (А. Камю) спектакле.

2014А. П. Чехов исемендәге МХАТта куелган «Ахмаклыклар» (рус. Глупости, Виктория Бугаева) спектакле.

Татарстанда

үзгәртү

Татарстан тамашачысы яшь татар режиссер иҗаты белән 2013 елда туган шәһәре Чаллыда татар драма театрында куелган «Тирәкләр шаулый җилдә» (Жеральд Сиблерайс әсәре) спектакле аша танышты. Төп рольләрнең берсен Рафил Сәгъдуллин башкара.

Казанда куелган беренче әсәре — 2014 елда Казан яшь тамашачы театрында куйган «Кешеләр мәхәббәте» (рус. Любовь людей, Дмитрий Богославский) спектакле була.

2014 елның декабрендә РФдә танылып килгән яшь татар режиссерын Казанга кайтару өчен Татарстан мәдәният министрлыгы аңа тулы бер театр коллективын ышанып тапшыра — Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгели (баш режиссер Владимир Чигишев вафатыннан соң буш торган вазыйфа)[1].

2018 елда Әлмәт татар драма театрында «Тынычлыкта гына урын бар» «физик» спектаклен (актерлар хәрәкәтенә нигезләнгән театр, эксперименталь проект) куя (автордашы Равил Сабыр) [2].

2020 елда Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры вазифасыннан китә, куючы режиссер булып кала. Китүенең сәбәбен режиссер иҗатка вакыт аз калуы белән аңлата[3].

Соңгы елларда «Әлиф» иҗат берләшмәсе белән «Әлиф», «Әллүки», «Дәрдмәнд» спектакльләрен сәхнәләштерә.

Тинчурин театрында чакырылган режиссер сыйфатында «Әгъләм.Галәм», «Полиционер» спектакльләрен куйган.

2021 елдан — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссёры[4].

Уңышлары

үзгәртү
 
«Алтын битлек» премиясе
  Бүгенге яшьләр – иртәгәге урта буын ул. Аларны кәләпүш-калфак белән генә кызыктырып булмый. Бүгенге урта буын китсә, татар спектакльләрен кем карар? Без әле вакытыбыз барында татар мәдәнияте нигезендә яңа татар театры төзергә тиешбез. Аурупаныкын да түгел, урысныкын да түгел, ә яңа татар сәнгате.

Яңа татар театры, минемчә, рухи юнәлештә үсәргә тиеш. Рух — ул халкыбызга җитмәгән ихтыяр көче, омтылыш.

Шагыйрь Дәрдмәнд иҗатына нигезләнгән спектакльләр куяр идем. Дәрдмәнд үз чорында бөтен яңа юнәлешләрне хуплаган. Ул татарның мәдәнияте оешкан кан булып калмавын, ә яңартылып торуын теләгән.

«Идегәй» дастанын куяр идем. Безгә герой җитми. Мин Идегәйдә шул геройны күрәм. Каты куллы булган, кемнәр белән генә сугышмаган, үзенең һәм халкының намусын саклаган. Үзенең дәрәҗәсен дә белгән, халкының дәрәҗәсен дә күтәргән. Минемчә, «Идегәй» — ул опера. Яңа опера!
Туфан Имаметдинов
 

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Лилия Имаметдинова, Казан ТЮЗы костюмнар буенча рәссамы.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Рузилә Мөхәммәтова. Туфан Имаметдинов: «Безгә герой җитми». «Атна вакыйгалары», 2018 ел, 21-27 декабрь.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү