Равил Сабиров (1974)

(Равил Сабыр битеннән юнәлтелде)

Галим Равил Сабиров белән бутамагыз.

Равил Сабиров
Равил Сабыр

Тугач бирелгән исеме: Равил Рәсим улы Сабиров
Псевдонимнар: Равил Сабыр
Туу датасы: 27 гыйнвар 1974(1974-01-27) (50 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тупач
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 1991х. в.
Юнәлеш: драматургия, проза, публицистика
Жанр: пьеса, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: 1991
Премияләр: Туфан Миңнуллин премиясе

Равил Рәсим улы Сабиров, псевдонимы Равил Сабыр (1974 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тупач, ) — язучы, драматург, журналист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан). «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты (2004, 2007). Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты (2021)[1].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 27 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Тупач авылында туган[2]. Наратлы Кичү урта мәктәбен (1990), В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1995) тәмамлаган. Югары уку йортында укыган вакытта «Идел», «Чаян» журналларында, «Татарстан яшьләре» газетасында хикәяләре басыла.

1992 елның октябрендә «Татарстан яшьләре»ндә эшли башлый.

1995 елдан Чаллы шәһәре хакимиятенең матбугат үзәгендә эшли.

19981999 елларда «Аргамак» журналының баш мөхәррире.

20002003 елларда «Вечерние Челны», 2003-2005 елларда «Восточный экспресс»ның Чулман аръягындагы махсус хәбәрчесе, аннары «Челнинские известия» газетасында журналист.

2012 елларда Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек җитәкчесе була [3].

2015 елның ноябреннән «Татнефть» компаниясенең «Нефтяные вести» газетасы мөхәррире.

Иҗаты үзгәртү

1991 елда беренче хикәясен яза, пьесаларны 2004 елда яза башлый[4]. «Яңа татар пьесасы – 2004» бәйгесендә «Земфирәкәй, сылуым, аппагым!» пьесасы, «Яңа татар пьесасы – 2007» бәйгесендә «Теләк» драмасы белән катнашып, ике мәртәбә лауреат исеменә лаек була.
«Абага алмасы ачы була» («2010 елның иң яхшы спектакле», режиссер Фаил Ибраһимов) (спектакльне куярга театрның акчасы булмагач, ул еллардагы мэр Васил Шәйхразыев ярдәм итә), «Ком ял итми» драмасы (режиссер Альберт Гаффаров (Уфа)), Фатих Әмирханның «Хәят»е, Гаяз Исхакыйның «Татар гакылы» әсәрләре нигезендә язылган «Хәят» драмасы («Яшел һәм кызыл» исеме белән) Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында куела. «Абага алмасы ачы була» спектаклендә Насыйбулла карт образын тудырган артист Рафил Сәгъдуллин «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» бүләген ала [5].

Әтнә дәүләт драма театры Равил Сабырның «Сигезле бию» пьесасы буенча «Күбәләкләр җилгә оча» спектаклен куя (режиссер Рамил Фазлыев).

2017 елда «Сигезле бию» пьесасы Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә куела (режиссер Булат Бәдриев) [6].

Равилнең “Фәхрине үтереп ташладылар” исемле әсәре 2022 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның “Роман” номинациясендә өченче урынны алды. Роман “Казан утлары” журналының 2022 ел сентябрь-октябрь саннарында басылып чыкты.

Китаплары үзгәртү

  • «Ак әби» (1997).
  • «Ләйсән - моңлы бишегебез» (Яр Чаллы, 2009)
  • «Фәхрине үтереп ташладылар» (К.: ТКН, 2023)[7]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Римма. Уллары Рәзим (1996), Ришат (2012).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ир-ат чынлап яратсамы ? «Сөембикә», 2017 ел, август, 54-55 бит. ISSN 0869-1398
  2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.

Сылтамалар үзгәртү