Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев, шулай ук Васил Шәйхразыев[1], Васил Гаяз (Габтелгаяз) улы Шәйхразиев[2] (3 февраль 1963, Сәет, Минзәлә районы, ТАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (2010—2014), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Васил Шәйхразиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев |
Туган | 3 февраль 1963 (59 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Сәет |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Гөлнур, бизнесчы |
Балалар | кызлары Сабина (Рачкова), Регина (Гәрәева) |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1963 елның 3 февралендә ТАССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Сәет авылында туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990).
1981-1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1980-1981 «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы) монтер.
- 1983-1993 ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны.
- 1993-1995 «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы.
- 1995-2003 «“Челны” финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы) директоры.
- 2003-2004 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе.
- 2004-2005 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
- 2006-2010 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
- 2010-2014 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры.
- 2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1988 «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләренә 70 ел» медале
- 1991 «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале
- 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2007 «Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе»
- 2010 «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе.
- 2013 «Дуслык» ордены (РФ)
Иҗтимагый эшчәнлегеҮзгәртү
- Татарстанның Әтиләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (2016 елның мартыннан)[3].
- 2017 елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура рәисе итеп сайланды[4][5].