Сәет (Тукай районы)

СәетТатарстан Республикасының Тукай районындагы Сәмәкәй авыл җирлегенә керүче авыл.

Сәет
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Тукай районы
Координатлар 55°38'тн, 52°46'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423881
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Саитово

Почта индексы — 423881.

Тарих үзгәртү

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районнарына кертелгән[1].

2002 елга кадәр авыл җирләрендә игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнгән «Ленар» күмәк хуҗалыгы урнаша. Соңрак җирләр игенчелек белән шөгыльләнүче «Кама» агрофирмасына, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче «Шилнә» ПК га бирелә.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3]

Шәхесләр үзгәртү

  • Васил Шәйхразиев (1963), сәясәтче, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан),

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.