Васил Шәйхразиев

Васил Гаяз (Габтелгаяз) улы Шәйхразиев[1], яки Шәйхразыев[2] (рус. Василь Шайхразиев яки рус. Шайхразиев Василь Гаязович, 3 февраль 1963, Сәет, Минзәлә районы, ТАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (20102014), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.

Васил Шәйхразиев
Туган телдә исем Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев
Туган 3 февраль 1963(1963-02-03) (61 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Сәет
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Гөлнур, бизнесчы
Балалар кызлары
Сабина (Рачкова),
Регина (Гәрәева)
Бүләк һәм премияләре Почет ордены (РФ)
Дуслык ордены (РФ)
Дуслык ордены (ТР)
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале - 2023

 Васил Шәйхразиев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
«Васил Шәйхразыев».
Гүзәл Гайнанова рәсеме

1963 елның 3 февралендә ТАССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Сәет авылында туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990).
1981-1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.

Хезмәт юлы

үзгәртү
  • 1980-1981 «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы) монтер.
  • 1983-1993 ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны.
  • 1993-1995 «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы.
  • 1995-2003 «“Челны” финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы) директоры.
  • 2003-2004 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе.
  • 2004-2005 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
  • 2006-2010 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
  • 2010-2014 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры.
  • 2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1988 ― «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләренә 70 ел» медале
  • 1991 ― «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале
  • 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2007 ― «Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе»
  • 2010 ― «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе.
  • 2013 ― «Дуслык» ордены (РФ)
  • 2019 ― «Почет» ордены (РФ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен.[3]
  • 2023«Дуслык» ордены (Татарстан) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен.[4]
  • 2023 ― «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале (Әстерхан өлкәсе )[5]
  • 2024 ― Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы ― Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында милләтара, дуслык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга, Чечен Республикасында «Сабантуй» татар милли бәйрәмен үткәрүне югары оештыруга керткән зур өлеше өчен[6].

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-30, retrieved 2018-09-30 
  2. [1] [2] 2021 елның 19 октябрь көнендә архивланган. [3] [4] 2017 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган.
  3. Василь Шайхразиев удостоен “Ордена Почета”. | Всемирный конгресс татар, 29.08.2019
  4. Василю Шайхразиеву вручен орден “Дуслык” Всемирный конгресс татар. 4.02.2023
  5. Энҗе Габдуллина. Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» медале бирелде. Татар-информ, 27.05.2023
  6. Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Всемирный конгресс татар, 02.07.2024
  7. «Сөембикә», 2016 ел, 3 (март) саны, archived from the original on 2017-04-28, retrieved 2016-03-06 
  8. Татар конгрессының VI корылтае. Азатлык Радиосы, 03.08.2017
  9. Национальный совет «Милли шура» возглавил Василь Шайхразиев, а Шаймиев отшутился. БИЗНЕС Online, 03.08.2017(рус.)
  10. Марат Җаббаров Шәйхразыев урынына Татарстанның ат үрчетү федерациясе рәисе итеп куелды. Татар-информ, 2.09.2022

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү