Рафил Сәгъдуллин

Рафил Сәгъдуллин, Рафил Гариф улы Сәгъдуллин (1964 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әтнә районы, Ташчишмә) — драма актеры, 1990 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты (2007), «Тантана» (2011, 2014) һәм Дамир Сираҗиев исемендәге (2023) премияләр лауреаты.

Сурәт
Туу датасы 18 гыйнвар 1964(1964-01-18) (61 яшь)
Туу урыны Ташчишмә, Әтнә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре театр актеры
Эш урыны Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Әлма-матер Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Укытучылары Наилә Гәрәева һәм Илдар Хәйруллин
Бүләкләр
 Рафил Сәгъдуллин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Насыйбулла «Абага алмасы ачы була»
 
Рафил Сәгъдуллин

1964 елның 18 гыйнваренда Татарстан АССР Әтнә районы Ташчишмә авылында ишле гаиләдә тугызынчы бала булып туган.[2] Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесынә (Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин сыйныфы) укырга керә. Сабакташлары — Венера Шакирова, Лениза Заманова, Фәрит Бикчәнтәев, Гафур Каюмов, Данил Салихов, Роберт Мортазин.

Хезмәт юлы

үзгәртү

Рафил Сəгъдуллин театрда 30 ел эшли, ләкин артистның исеме сəхнəдə, матбугатта чагыштырмача соң яңгырый башлады. Баштарак бик күп кечкенə рольлəрдә уйный. Һəрбер биргəн рольгə «чытырдап ябыша». Аннары зур рольлəр ышанып тапшыра башлыйлар, уйнаган ролен бик югары бəялилəр.

Рафил Сəгъдуллин: «Театр үзен яратканнарны гына ярата!»[4]

Рольләре

үзгәртү
Тинчурин театры
Яр Чаллы татар театры
  • Подколесин ― «Өйлəнү» Н. Гоголь
  • Хəйдəр ― «Корт» Ф. Галиев
  • Гарпагон ― «Саран» Ж.- Б. Мольер
  • Насыйбулла ― «Абага алмасы ачы була» Равил Сабыр.
  • Мансур ― «Көнләшәм, яратам» А. Попов.
  • Госман Сабирович ― «Кызлар, ишек ачыгыз!» Н. Гаетбаев.
  • Сәет ― «Нурислам нигезе» Р. Батулла.
  • Сәлим ― «Китмәскә килгән кошым» Эсфир Яһудин.
  • Язучы ― «Гашыйклар тавы» И. Юзиев.
  • Илгиз ― «Кызым кияүгә чыга» Н. Птушкина.
  • «Тирәкләр шаулый җилдә» Жеральд Сиблейрас — Туфан Имаметдинов.
  • һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү