Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) - язучы.

Эсфир Яһудин
Туган телдә исем Хамис Шәмсигали улы Яһудин
Туган 4 гыйнвар 1949(1949-01-04)
СССР, РСФСР, БАССР, Краснокама районы, Яңа Хаҗи авылы
Үлгән 3 май 2022(2022-05-03) (73 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын 3 нче Мөрәм урамы[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы
Сайт https://vk.com/id111566172

1949 елның 4 гыйнварында БАССРның Краснокама районы Яңа Хаҗи авылында туа. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1974 елда Казанга килеп "Органик синтез" заводына эшкә керә. 1978 елда Казан дәүләт курчак театрына эшкә урнаша. 1979-1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, ике-өч ел Әлмәт драма театрында эшли. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2022 елның 3 маенда 75 яшендә Казанда вафат. Яңа Хаҗи авылы зиратында җирләнә [2].

Басылып чыккан китаплары үзгәртү

  • Мәхәббәткә мәдхия: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.

Сылтамалар үзгәртү

  • Эсфир Яһудин Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Искәрмәләр үзгәртү