Әлмәт татар драма театры
Әлмәт татар дәүләт драма театры (рус. Альметьевский татарский государственный драматический театр, ингл. Almetyevsk Tatar State Dramatic Theatre) — 1944 елда колхоз-совхоз театры буларак ачыла, 1951 дән драма театры, 1985 кә кадәр күчмә театр.
Әлмәт татар драма театры | |
Нигезләнү датасы | 1944[1] |
---|---|
![]() | |
Җитәкче | Фәридә Исмәгыйлева[2] |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Әлмәт районы һәм Әлмәт |
Бүләкләр | |
Адрес | 423450, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 37 йорт |
Рәсми веб-сайт | almetteatr.ru(рус.)(тат.)[4] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | theatre-museum.ru/theater/3001861 |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры |
![]() |
Тарих
үзгәртү1944 елның 3 февралендә Әлмәт район башкарма комитеты Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.
Баштагы чорда мәдәният йортында урнаша, 1973 тә театрга яңа спектакльләр әзерләү өчен аерым эш бинасы бирелә, 1985 тә мәдәният йорты бинасы театр өчен үзгәртеп җиһазландырыла.
Труппа Казан театр училищесын тәмамлаучылардан һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылардан оеша. 1950 елларда труппага шул вакытта ябылган Мамадыш һәм Буа татар театрларыннан һәм Башкортстан АССРдан кайбер актёрлар да килеп кушыла. Алар арасында К. Еникиев, Н. Кимова, Х. Маннурова, Н. Дәүләтшина, Х. Рамазанов, Г. Хәбибов, Т. Җаббарова була. Режиссёр Ә. Галиев тарафыннан куелган беренче спектакльләр - «Кайту» (Р. Ишморат, 1944), «Миңлекамал» (М. Әмир, 1945) репертуарның нигезен тәшкил итә, яңа коллективның иҗат мөмкинлекләрен күрсәтә. Республиканың нефть районнары эшчәннәренә хезмәт күрсәтү максатында оештырылган театр репертуар кытлыгы кичерә, «производство» темасына язылган пьесалар эзләргә мәҗбүр була.
1954-58 дә театрның баш режиссёры булып Сәет Булатов эшли. Аның тарафыннан Ш. Камал («Томан арты», 1955), С. Кальметов («Соңгы очрашу», 1955; «Ышанычлы юлдаш», 1956), М. Хәсәнов («Нурихан», 1955; «Рамай», 1957), Ф. Бурнаш («Яшь йөрәкләр», 1957) пьесалары буенча куелган спектакльләр актёрлар өчен җитди иҗат мәктәбенә әверелә.
Театрны 1963-66 да җитәкләгән Г. Йосыпов коллективны профессиональ кадрлар белән тәэмин итүгә, актёрлык осталыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Ул эшләгәндә театрда студия оештырыла. Аны тәмамлаган К. Вәлиев, Д. Кузаева, Л. Солтанова, А. Мусина, Җ. Исмәгыйлев, Р. Ихсанов соңыннан театрның әйдәп баручы актёрлары булып танылалар. Театр репертуарында драматурглар Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Ш. Хөсәенов пьесалары куела башлый, режиссёрлар тәрбияләнә, коллективның әхлакый-эстетик позициясе билгеләнә.
1969-72, 1975-83 тә театрны Г. Хөсәенов җитәкли. Аның тарафыннан куелган Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» өчен (1978), драматург, режиссёр Г. Хөсәенов, төп рольне башкаручы Дамирә Кузаева 1979 елда ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар. Театр репертуары драматурглар Ф. Садриев, Ю. Сафиуллин, Р. Хәмид, Р. Мингалим пьесалары белән баетыла.
Бүләкләре
үзгәртү- «Балакаем» спектаклен сәхнәгә куйган өчен театрның иҗат коллективы Муса Җәлил премиясенә лаек була (2011).
- «Тантана» премиясе лауреаты.
- 2025 ― «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены[d] (Россия) ― мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[5]
Шәхесләр
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры.
Директорлар
үзгәртү- 1963-1966 елларда ― Гата Йосыпов
- 1983―1989 елларда ― Рөстәм Абдуллаев
- 1987―1995 елларда ― Рамил Вәлиуллин (1939―1995), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[6],
- 1995―2002 елларда ― Тамара Халитова (1947―2022), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2002―2004 елларда ― Фәрит Шиһапов, ТР халык артисты
- 2005 елдан — Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева[7].
Баш режиссерлар
үзгәртү- 2024 елның июнь аеннан[8] ― Сәрдәр Тагировский (Сәрдәр Таһир улы Абдуллин)[9][10].
Труппа
үзгәртүТеатр труппасында ТРның халык, РФнең атказанган артисты К. Вәлиев, ТРның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Ф. Зарипов, Р. Салихова, ТРның халык артисты Л. Солтанова, ТРның атказанган артистлары Р. Минханов, С. Минханова, Р. Таһиров, Р. Фәйзуллина, Х. Фәйзуллин, И. Мөхәммәтов, Д. Әбүнәгыймова, Н. Исмәгыйлева, Н. Нәҗипова, артистлар А. Харисова, Н. Галләмов, Ф. Сибгатуллин, З. Халикова, Ф. Бикморатова, Зөлфия Газизова, Римма Гайсина, Сиринә Мифтахова, Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова, Гөлнара Кәшипова, Гөлназ Йосыпова, Алсу Сибгатуллина һ.б. эшли; төрле елларда баш режиссёрлар: З. Туишева, К. Вәлиев; 2005 тән - Г. Каюмов.
Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ https://www.kino-teatr.ru/teatr/217/
- ↑ http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202503030012
- ↑ https://almetteatr.ru/tt/
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 03.03.2025 № 112/ Официальное опубликование правовых актов
- ↑ Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин), 1 нче китап: Чаллы, 2000, 38 бит.
- ↑ Альметьевский драматический театр. kino-teatr.ru(рус.)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрында баш режиссер булып эшли башлады. Татар-информ, 20.06.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Сардар Тагировский: «Румыния венгрларын татар язмышына охшаттым – мин аларны аңлыйм». Интертат, 25.09.2021
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Тагировский Əлмәт театрында баш режиссер булачак. Татар-информ, 5.12.2023
Әдәбият
үзгәртү- Татар совет театры. Казан, 1975;
- Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. 50 ел. Әлмәт, 1994;
- Гыймранова Д. Әлмәт драма театрына 60 яшь // Сәхнә. 2004. № 5;
- Гыймранова Д. Сценическая жизнь Альметьевска // Әлмәт-Альметьевск. Казань, 2003.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2012 елның 19 декабрь көнендә архивланган.