Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры

Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры (рус. Театр юного зрителя города Нижнекамска) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1994 елдан эшләп килүче мәдәният оешмасы, муниципаль бюджет учреждениесе. Зурлар, яшүсмерләр һәм балалар өчен спектакльләрен рус телендә күрсәтә.

Түбән Кама шәһәренең
яшь тамашачы театры
Театр юного зрителя
города Нижнекамска

Театрның беренче бинасы
Элеккеге исемнәр «Барабашки» (1994―1995)
Яшь тамашачы театры (1995―1998)
Адрес 423552, Лемаев мәйданы, 2
Түбән Кама, Татарстан, Россия байрагы Россия Федерациясе
Ачылган 1994 ел
Директор Алсу Җәббарова
http://www.e-nkama.ru/infrastruktura/social/kyltyra/TYP/ 2017 елның 25 март көнендә архивланган.
Театрга бирелгән яңа бина [1] ― «Җәлил» кинотеатры (реставрациягә кадәр күренеше)

Тарих үзгәртү

1991 елда Түбән Камада шәһәр мәдәният һәм ял паркы директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Федор кызы Морозова ярдәме белән үзешчән рус халык театры оеша (режиссеры М. Е. Архипова).

1994 елда Түбән Кама шәһәр мәдәният идарәсе (мөдире Алсу Габдрахман кызы Забегаева-Тарханова) каршында «Барабашки» театры оештырыла. Үзенең бинасы булмау сәбәпле, вакытлыча «Альфа» мәдәният йортында урнаша, спектакльләрен чит сәхнәләрдә күрсәтә.

1995 елда «Барабашки» театры исеме «Яшь тамашачы театры» итеп үзгәртелә.

2009 елдан хәзерге исемен йөртә.

Директорлар үзгәртү

Бина үзгәртү

1997 елның 1 апреленнән театр шәһәрнең «Восход» кинотеатрына (Түбән Кама, Төзүчеләр проспекты, 14) күчерелә. Директор — Татьяна Пляшева.

2004 елда, «Восход» кинотеатры сүтелгәч (аның урынында 2004 елда шәһәр комплекслы музее бинасы төзелгән[3]), Кызыл Чишмә бистәсенең иске мәктәбе бинасына (Кызыл Чишмә, Бакча урамы, 2а) күчә.

 
Кызыл Чишмә бистәсе мәдәният йорты, төзекләндерелеп, театрга тапшырылгач

2006 елда Кызыл Чишмә бистәсе мәдәният йорты, төзекләндерелеп, театрга тапшырыла. Театр стационар сәхнәгә, мәдәният йортына янкорма төзелгәч, иҗат остаханәләренә, ярдәмче бүлмәләргә ия була.

2021 елда шәһәр башкарма хакимияте театрга «Җәлил» кинотеатрының (соңрак ― мәдәни-ял итү үзәге) 1970-еллар ахырында салынган бинасын бирә. 2022 елда «Яшьләр эксперименталь театры» проекты буенча зур үзгәртеп кору эше башлана. Театр яңа бинасында беренче тамашачыларын 2022 елның ноябрь аенда каршы алыр дип көтелә[4].

2022 елның 28 декабрендә яңартылган «Җәлил» театр комплексы ачыла. Яшь тамашачы театры әлеге бинада эшли башлый.[5][6]

Репертуар үзгәртү

Беренче куйган спектакльләре: 1994-1997 «Ох, и Кузьма!» (режиссер – куючы М. Архипова) 1997-1999 - «Куркак койрык» (рус. Трусохвостик) С. Михалков, «Кышкы әкият» (рус. Зимняя сказка) С. Арутюнян, «Ике оста» (рус. Два мастера) Ю. Елисеев, «Эзлә инде менә хәзер» (рус. Ищи ветра в поле) В. Лившиц (режиссер-куючы Николаева Е.П.), «Пушкин балы», «Чәчәкледә маҗара» (Н. Носов буенча) театральләштерелгән тамашалары (сценарий авторы, режиссер–куючы Пляшева Т.А.)[7].

Театр 70 тән артык исемдә спектакль күрсәткән. Алар арасында:

  • «Назлы йөрәктән чыккан бәла» (рус. Беда от нежного сердца) В. Сологуб (режиссер–куючы Е. Николаева)
  • «Көлбикә» (рус. Золушка) Ш. Перро (режиссер–куючы Н. Мерненко)
  • «Юри генә сырхау» (рус. Мнимый больной) Ж-Б.Мольер (режиссер–куючы А. Тарасов)
  • «Асты-өскә» (рус. Вверх тормашками) К. Драгунская (режиссер–куючы Р. Таһиров
  • «Бишкә кадәр саныйм» (рус. Считаю до пяти) М. Бартенев (режиссер–куючы Т. Непряхина)
  • «Кишер-сары керпе» (рус. Оранжевый ежик) Куваев (режиссер–куючы Э. Вәлиуллина).
  • «Тимер кисәге» (рус. Железяка) В. Ольшанский
  • «Ташлама мине» (рус. Не покидай меня) А. Дударев
  • «Үлемсез Кощей ничек Василисага өйләнде» (рус. Как Кощей бессмертный на Василисе женился) Ю. Боганов
  • «Джони Дорсет маҗаралары яки кызылтәнлеләр юлбашчысы» (рус. Приключения Джони Дорсета или Вождь краснокожих) З. Сагалов
  • «Челән баласы һәм карачкы» (рус. Аистенок и пугало) Г. Крчулова - Л. Лопейская
  • «Сак бул - хатын-кызлар!» (рус. Осторожно - женщины!) А. Курейчик
  • «Искитмәле бай туй» (рус. Шикарная свадьба) Р. Хоудон
  • «Карбикә яки Йөрәкләр кайнар чакта» (рус. Снежная королева или Пока сердца горячи) Г.Х. Андерсен буенча
  • «Унике ай яки шаһбикә өчен тәкыя» (рус. 12 месяцев или Букет для принцессы) С.Я. Маршак буенча
  • «Кыш Бабай, ау-у-у!» (рус. Дед Мороз, ау-у-у!) М. Новаков
  • «Көлбикә яки Яңадан якты һәм чиста мәхәббәт турында» (рус. Золушка или Вновь о светлой и чистой любви) Е. Шварц буенча
  • «Кар кызыкай» (рус. Снегурушка) М. Бартенева
  • «Өч дуңгыз баласы» (рус. Три поросенка) Ю. Шуцкий
  • «Кызыл Калфак маҗаралары» (рус. Приключения Красной Шапочки) Ю. Ким
  • «Очып китмә!» (рус. Не улетай!) А. Болдинов
  • «Күк читендә» (рус. На краю неба) К. Хиггинсның «Һарольд һәм Мод» пьесасы буенча
  • «Мине яратырга өйрәтегез» (рус. Научите меня любить) И. Танунина
  • Яңа ел тамашалары

2023 елдан башлап, театр «Бердәм Россия» партиясенең спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акча бирә торган «Кече ватан театрлары» федераль проектына кертелгән. [8]

Труппа үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Актерларның фотосурәтләре.
  • Беренче актерлар: Горин Ю.Д., Уколова Н.Ю, Музлова О.И., Вилданов В.А., Лыгин К.А., Яриев И.К., Гыйззәтуллина О.В., Бурдина М.В., Иванова И.И., Смыслова Г.П., Непряхина Т.В, Ләбипова Е.А.
  • Актерлар: Илнур Мәрдәнов, Наил Мөбәрәкшин, Дмитрий Матвеев, Эльмира Вәлиуллина, Елена Вожакова, Татьяна Каюмова, Наталья Денисова, Наталья Николаева, Павел Миннебаев, Надежда Миннебаева, Светлана Макарова, Светлана Кузнецова (Таланова).
  • Режиссер Алла Борис кызы Зимина, СПбГАТИ (Санкт-Петербург) тәмамлаган.
  • Рәссам Нонна Самошкина.
  • Тавыш операторы Анастасия Макарчева[9]

Театр каршында «Восхождение» студиясе эшли (җитәкчесе — Наталья Николаева).

Бүләкләре үзгәртү

  • 2012 ел — 23нче «Колорит Казани» һөнәри иҗат төркемнәренең халыкара бәйгесе (Казан) — 1нче дәрәҗә лауреаты.
  • 2017 ел«Тантана» театр премиясе дипломы («Иҗади үсеше өчен» махсус номинациясендә).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Здание закрывающегося кинотеатра в Нижнекамске передадут Театру юного зрителя. Бизнес-Онлайн, 29.03.2021(рус.)
  2. Түбән Кама Яшь тамашачы театрын Алсу Җәббарова җитәкләде. Татар-информ, 16.11.2022
  3. Түбән Кама шәһәре комплекслы музее
  4. Эльза Кузнецова. «Изюминкой» нового ТЮЗа в Нижнекамске станут ночная подсветка и стеклянные витражи. Татар-информ, 8.07.2022
  5. Открытие театрального комплекса «Джалиль» (Театр юного зрителя г.Нижнекамска). ТР мәдәният министрлыгы, 28.12.2009
  6. «Сбылась большая мечта»: в Нижнекамске Театр юного зрителя отметил новоселье. Официальный сайт Нижнекамского муниципального района, 28.12.2022
  7. Түбән Кама районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе сайты
  8. Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда федераль акчалар алучы театрлар саны арткан – Актаныш театры кушылган. Татар-информ, 17.02.2023
  9. Театрның Вконтактедагы сәхифәсе

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001.
  2. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү