Бөгелмә рус драма театры
Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры (рус. Бугульминский государственный русский драматический театр им. А. В. Баталова, ингл. Aleksey Batalov Bugulma State Russian Drama Theatre) — Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә 1935 елдан эшләп килүче, дәүләт карамагындагы һөнәри театр. ССРБ халык артисты А. В. Баталов исемен йөртә.
Бөгелмә рус драма театры | |
Тармак | театр |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1935 |
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | Алексей Баталов |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Бөгелмә, Бөгелмә районы, Татарстан һәм Идел буе федераль округы |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Адрес | 423230, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Ленин урамы, 28 йорт |
Рәсми веб-сайт | bugulmateatr.ru(рус.) |
Нинди веб-биттә тасвирланган | theatre-museum.ru/theater/4582559 |
![]() |
Тарих
үзгәртү- 1900 елда Самар губернасының өяз шәһәре булган (1920 елга кадәр) Бөгелмәдә Халык йортында (хәзер театр урнашкан бина) театр-чәйханә эшләгән.[2] Аның репертуарында ел саен ким дигәндә 12 премьера уйналган.[3] Театрның җырчылар хоры, тынлы оркестры, гаммәви китапханәсе, шәһәр бакчасында җәйге театры булган. Театр-чәйханә Самар губернасының Попечительлек һәм халык аеклыгы комитеты акчасына тотылган. Театр бинасы 1897 елда төзелгән.
- 1920-1930 елларда ССРБда популяр булган «Синяя блузка» үзешчән түгәрәге эшләп килә.
- 1935 елда театр колхоз-совхоз театры дип атала, рәсми төстә дәүләт статусы ала.
- Бөек Ватан сугышы чорында театр белән Нина Ольшевская җитәкчелек итә. 1942 елда Бөгелмә шәһәренә Алексей Баталов эвакуацияләнә. Бөгелмә театры аның өчен дә старт мәйданчыгы булып санала.
- 2008 елда Татарстан президенты М.Ш. Шәймиев инициативасы белән Бөгелмә дәүләт рус драма театрына А.В. Баталов исеме бирелә.
Фестивальләрдә катнашу
үзгәртү- Россиянең IV кече шәһәр театрлары фестивале (2000) — «Сильвия яки кара эт вакыйгасы» (Сильвия или история чёрной собаки, А.Р. Герни) спектакле белән.
- Кама аръягы төбәге театрларының I фестивале (2003) — «Ханума»(А. Цагарели) спектакле белән.
- Нәфис сүз осталарының «Шукшин җире» (Земля Шукшина) губерна конкурсы (Самар, 2003).
- «Нескучный Лось» театр капустниклары фестивале (Мари Иле, Йошкар-Ола, 2007—2010).
- «Праһа квадриенналесы» (фестиваль-перфоманс) (Праһа, Чехия, 2007).
- Россия республикалары һәм чит илләрдәге рус театрларының халыкара «Дуслык күпере» (Мост Дружбы) фестивале (Йошкар-Ола, 2008—2010).
- «Төркиядә Россия мәдәнияте елы» (Төркия, Айдын, 2007) — «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков) спектакле белән.
Гастрольләр
үзгәртү- Театр Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Мордовия, Оренбург, Самар, Волгоград, Киров өлкәләрендә, Днестр буе, Кавказ таулары, Новороссийск, Домбайда гастрольләрдә йөри, үзенең сәнгате белән тамашачыларны таныштыра.
- 2008 Краснодар өлкәсенең Кара диңгез буе төбәкләре.
- 2009 Йошкар-Ола.
- 2010 Уфа.
Репертуар
үзгәртү- «Раштуа саташуы» (Рождественские грёзы) Н. Птушкина.
- «Ламанчи кешесе» (Человек из Ламанчи) Д. Вассерман.
- «Сөю турында хикәят» (Легенда о любви) Назыйм Хикмәт.
- «Култык таягы белән исем ашында» (Именины с костылями) С. Лобозёров.
- «Банкрот» (А. Островский).
- «Ерткыч» (Зверь) В. Гиндин.
- «Чехов водевильләре» М. Ладо.
- «Үтә гади вакыйга» (Очень простая история).
- «Өйләнгән таксист» (Очень женатый таксист) Р. Куни.
- «Каушамыйк, егетләр» (Без паники, джентельмены).
Шәхесләр
үзгәртүТеатр башлангычында торучылар
үзгәртү- Нина Ольшевская (1942-1945 еллар) — К.С. Станиславский шәкерте, Кызыл Армия театры актрисасы, булачак ССРБ халык артисты А. Баталовның әнисе, «Хөрмәт билгесе» ордены кавалеры.
- П.В. Джапаридзе (1970-1978 еллар) — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Хөрмәт билгесе» ордены кавалеры.
Режиссерлар
үзгәртү- 1975 елдан Александр Струнин (1909-1993).
- 1989 – 1994 Алексей Ларичев. Аның көнбатыш драматурглары әсәрләре буенча куйган «Агачлар аягүрә үлә» (Деревья умирают стоя, Л. Кассон), «Үз-үзенә кул салучы» (Самоубийца, Н. Эрдман), «Эквус» (П. Шеффер), «Һарольд һәм Морд» (Хиггинс), «Кара кәләш» (Чёрная невеста, Ж. Ануй), «Кураж анакай һәм аның балалары» (Мамаша Кураж и её дети, Б. Брехт), «Чишмә янында сусау» (Жажда над ручьём, Ю. Эдлис) спектакльләре театрның алтын фондын тәшкил итә.
- 1995 елдан Владислав Юдин. Театр-лаборатория булдыру максаты белән Мәскәү, Петербург, Рязань, Казан, Иваново, Уфадан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән талантлы режиссёрлар, сәхнә рәссамнары, балетмейстерлар чакыра. 1999 елда театр беренче тапкыр Мәскәүгә О. Мухинаның «Ю», В. Зиминның «Яшәгән ди Ал гөмбә» (Жила-была Сыроежка) спектакльләре белән гастрольгә бара.
Аерым танылган хезмәткәрләре
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ул вакытта шәһәр башлыгы
- ↑ Самар дәүләт архивындагы мәгълүматлар буенча
- ↑ Кино-театр.ру сайтында