Альбина Әпсәләмова

Альбина Булат кызы Әпсәләмова (Васильева)рус телендә иҗат итүче язучы, шагыйрә. Габдрахман Әпсәләмовның оныгы. «Идел» журналының русча басмасының мөхәррире, 2020 елдан «Казань» журналының баш мөхәррире[1].

Альбина Әпсәләмова

Альбина Әпсәләмова, 2022 ел
Тугач бирелгән исеме: Альбина Булат кызы Әпсәләмова
Туу датасы: 24 август 1981(1981-08-24) (42 яшь)
Туу урыны: Казан
Ватандашлык: Россия байрагы Россия
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрә, журналист
Иҗат итү теле: рус
Бүләкләр: «Алтын каләм» бәйгесе лауреаты

Тормыш юлы үзгәртү

Альбина Булат кызы Әпсәләмова 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә туган. Ул татар әдәбиятының күренекле язучысы Г.Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда Казан шәһәренең 18 урта мәктәбен тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын бетергәннән сон, аспирантурага керә. 2006 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Мәктәптә укыганда ук республикада чыгучы газеталар белән хезмәттәшлек итә. 2002–2004 елларда «Восточный экспресс» газетасының культура бүлегендә корреспондент булып эшли, 2004 елның маеннан «Парадигма» матбугат йортында директор урынбасары вазифаларын башкара.

КДФЭИның аспирантурасында «Экономик теория» белгечлеге буенча укый.

Ижади баскычлары үзгәртү

Альбина Әпсәләмованың тәүге шигырьләре матбугатта 1995 елдан күренә башлый («Пионерская правда» газетасы, «Подснежник» шигыре). Алга таба ул «Идел», «Казань», «АНКО» журналларының, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана», «Женщина» һ.б. газеталарның даими авторларыннан берсе булып таныла.

1982 елда шагыйрәнең «Осколки снов» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла, «Я люблю писать курсивом» исемле икенче җыентыгы 2001 елда дөнья күрә.

А.Әпсәләмова үзен проза жанрында да сынап карый. Аның проза әсәрләре белән «Казань» һәм «Идель» журналлары битләрендә танышырга мөмкин. А.Вознесенский, З.Богуславская, В.Зимянин, Т.Бек, В.Аксенов кебек язучылар әдәбият мәйданына үзенчәлекле яшь автор килүен әйтеп, матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар.

А.Әпсәләмова күп кенә шәһәр һәм Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулый.

2002-2004 елларда А.Әпсәләмова «Восточный экспресс» газетасында мөхбир булып эшли. 2004 елның маеннан «Парадигма» Иҗат йортының креатив директор урынбасары вазифаларын башкара. Аннары ул «Алга!» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, шулай ук «Agriculture» фәнни-популяр журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

А.Әпсәләмова - шәһәр һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты. 1997 елда Казан шәһәрендә яшь журналистлар арасында үткәрелгән «Алтын каләм» бәйгесендә ул лауреат исеменә лаек була. 1999 елда һәм 2002 елларда ел саен үткәрелүче «Галактика любви» дип аталган поэзия һәм автор башкаручылар бәйгесендә беренче урынны ала, 1999 елда яшь шагыйрьләрнең «Нәфис» бәйгесендә призлы урын яулый.

2001 елда А.Әпсәләмова «Я люблю писать курсивом» җыентыгы һәм әдәбият, сәнгатьтә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Триумф» кызыксындыру премиясенә лаек дип табыла.

А.Әпсәләмова 2002-2004 елларда Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») финалисты була.

«Белая ворона» әдәби үзәге һәм Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») чыгарган шигъри җыентыкларда да Әпсәләмова әсәрләренә урын бирелә.

А.Әпсәләмова – 2001 елдан Татарстан, 2002 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

Танылу үзгәртү

Иҗаты турында үзгәртү

  • Бабасына онык бүләге // Мәдәни җомга. — 2001. — 28 дек.
  • Муравьев А. Ей минуло шестнадцать лет// Молодежь Татарстана. — 1998. — №35. —С. 7.
  • Б а р м и н Г. Неразбитые сердца в осколках снов // Молодежь Татарстана. — 1998. —№49. —С. 7.
  • М о л н и н С. Той жизни осколки // Казанские ведомости. — 1999. — № 298. — С. 5.
  • Юзенчук В. Приз за признание в любви // Казанские ведомости. — 2001. —-№154. —С. 1
  • Кузнецов В. Номинанты удивительно хороши // Известия. — 2001. — №225. —С. 2.
  • Зиганшина А. Триумф казанской поэтессы // Веч. Казань. — 2001. — №195. —С. 1.
  • ГазизоваЛ. О той, что любит курсив //Респ. Татарстан. — 2001. — № 246. — С. 3.
  • Латыпов Т. Студентка из Казани — лауреат «Триумфа» // Время и день-ги. — 2001. — № 225-226. — С. 4.
  • Добровольская Е. Дорогая Альбина // Известия. — 2001. — № 230. — С. 8.
  • Орлов К. Недомолвки Альбины // Известия. — 2001. — № 1. — С. 4;
  • Моя газета. — 2002. — № 3. — С. 6.
  • Абсалямова М. «Триумф»Альбины Абсалямовой//Восточный экспресс. — 2002. —№1. —С. 8.
  • Зиганшина А. Бэлла Ахмадуллина на сцене волнуется, как дебютантка // Веч. Казань. — 2002. — № 35-36. — С. 12.
  • Фролов А. В четверг и больше никогда // Независимая газета. — 2002. — 21 февр.
  • Митина О. После «Триумфа» // Респ. Татарстан. — 2002. — № 41-42. — С. 5.
  • Владимиров С. «Триумф»: лица и комментарий // Идель. — 2002. — № 4.
  • Ларина М. Белый цветок Абдурахмана Абсалямова // Веч. Казань. — 2002. — №188. —С. 4.
  • Гилязова Л. Ноты в песнях, буквы в книжках // Казанский университет. — 2002. —№20-21. —С. 16.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү