Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев
Камил Вәлиев, Камил Шакир (Мөхәммәтшакир) улы Вәлиев, рус. Валиев Камиль Шакирович (Мухаметшакирович) (1942 елның 20 сентябре, БАССР, Туймазы районы, Түбән Сәрдек авылы) — драма актеры, режиссер, Татарстан АССРның халык (1979), РСФСР атказанган (1984) артисты. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты (1964 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (2002). «Тантана» премиясе лауреаты (2016).
Камил Вәлиев | |
Туганда бирелгән исеме: |
Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев |
---|---|
Туу датасы: |
20 сентябрь 1942 (82 яшь) |
Туу җире: |
БАССР Кандра районы Түбән Сәрдек авылы |
Һөнәре: |
драма актеры, режиссер |
Гражданлыгы: | |
Амплуа: |
героик-социаль каһарманнар |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1942 елның 20 сентябрендә БАССР Кандра районы (хәзерге Туймазы районы) Түбән Сәрдек авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе — Мөхәммәтшакир, әнисе — Нурисафа. Мәктәптән соң, Казакъстанда геологик разведкада эшли. Туймазы пыяла заводында, район мәдәният йортында эшләгәндә драма түгәрәкләре оештыра. Уфада Гафури театры каршындагы өч айлык курсларны тәмамлагач (1962), Минзәлә драма театрында эшли башлый. Сабир Өметбаев киңәше белән, Әлмәткә Габдулла Йосыпов оештырган театр тудиясенә укырга керә.
- 1964 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты.
- 1995 елда театрның сәнгать җитәкчесе, 1997-2004 елларда баш режиссеры.
Иҗаты
үзгәртүКуйган спектакльләре
үзгәртү
|
|
Уйнаган рольләре
үзгәртүГероик, социаль (уңай) образларны да, тискәре образларны да бердәй төгәллек белән уйный. Мәһабәт буй-сын, гаҗәеп тембрлы тавышы, сөйкемле йөз, ышандыру көче, тәвәкәллеге уйнаган каһарманнарының холкын тулысынча ачарга ярдәм итә.
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1973 ТАССР атказанган артисты
- 1979 ТАССР халык артисты
- 1984 РСФСР атказанган артисты
- 2002 Рафаил Төхфәтуллин премиясе
- 2016 «Тантана» премиясе
- 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале [1]
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Луиза Солтанова, ТАССР халык артисты
- уллары Айдар, Айнур
Кызыклы факт
үзгәртү«Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә К. Вәлиев (Мирзанур) янәшәсендә Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаевага (автор Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов белән бергә) 1979 елда Тукай премиясе бирелде.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- А. Әхмәтгалиева. Гомернең язы әле (К.Ш. Вәлиевның 65 яшенә). «Мәйдан», 2007 ел, № 12.
- Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театрына 50 ел. Әлмәт, 1994.
Сылтамалар
үзгәртү- Әлмәт театры сайты 2016 елның 2 март көнендә архивланган.
- К.Ш. Вәлиев «Милләттәшләр» сайтында
- «Татар иле» порталында