Гөлназ Йосыпова, Йосыпова Гөлназ Фәрхәд кызы (1997 елның 7 августы, Россия Федерациясе, Татарстан, Əтнә районы, Чишмәле Сап) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (2017 елдан башлап).[1]

Гөлназ Йосыпова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Йосыпова Гөлназ Фәрхәд кызы

Туу датасы:

7 август 1997(1997-08-07) (26 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Әтнә районы, Чишмәле Сап

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2017 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Гөлназ Йосыпова сәхнәдә
 
Гөлназ Йосыпова сәяхәттә
 
Гөлназ Йосыпова тамашадан соң

1997 елның 7 августында Татарстанның Əтнә районы Чишмәле Сап авылында туа.[1] Кечкенәдән үк иҗатка тартыла. 2004 елда мәктәпкә укырга керә. 2013 елда, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Анда Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина курсында белем ала. Училищены 2017 елда тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә.

Театр үзгәртү

2017 елның уртасында, Казан театр укуханәсен тәмамлап, Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе Ж.Б.Мольерның "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклендәге Перрен образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”дәге Хәлимә һәм З.Кадыйрованың "Синсез килгән язлар" спектаклендәге Ләйсән роле буенча таныш.[2]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 10га якын роле бар.

  • “Новелла “Далада”, “Кубыз кабыз” – “Аhәң”,
  • Асефның әнисе – “Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хоссейни),
  • Ләйсән – "Синсез килгән язлар" (З.Кадыйрова),
  • Студент – “Көзге сере” (А.Фарятьев, А.Федоров),
  • Перрен – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер),
  • Хәлимә – "Яшь йөрәкләр" (Ф.Бурнаш),
  • Гөлчәчәк – "Хыял йорты" (И. Зәйниев),
  • Даниял – “Агыйделнең аръягында” (Х.Сарьян) h.б.[1]

Фотосурәтләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү