Энҗе Сәйфетдинова

Энҗе Сәйфетдинова, Сәйфетдинова Энҗе Фидаил кызы (1996 елның 30 июне, Россия Федерациясе, Татарстан, Алексеевск районы, Зур Тигәнәле) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (2016 елдан башлап).[1] Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты (2019).[2]

Энҗе Сәйфетдинова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Сәйфетдинова Энҗе Фидаил кызы

Туу датасы:

30 июнь 1996(1996-06-30) (27 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Алексеевск районы, Зур Тигәнәле

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2016 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Дамирә Кузаева исемендәге премия

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Энҗе Сәйфетдинова
 
Энҗе Сәйфетдинова фотосессиядә
 
Энҗе Сәйфетдинова махсус фотосессиядә

1996 елның 30 июнедә Татарстанның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында туа.[1] Кечкенәдән үк иҗатка тартыла. 2003 елда мәктәпкә укырга керә. 2012 елда, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Укырга кергәндә аның белән икызык хәл була: комиссия Энҗенең аттестатын карый һәм бишлеләр арасында бер дүртле билгесен күреп ала. Бу "4ле"не кем куйды дигән сорау бирсәләр, Энҗе "Әнием." дип җавап бирә. Аның әнисе мәктәптә рус теле укыткан.[3]

"Театр училищесына укырга керергә җыенам. Комиссия минем аттестатымны карый. Барысы да бишле һәм бер дүртле тора. Элекке директор Гыйлемхан Һадиевич миңа: «Әйт әле, бишле куя алмаганмы инде бу укытучы, оятсыз, кырыс инде бу, аттестатны бозган. Кем ул?» - ди. Мин: «Әнием», - дип җавап бирдем. Әй кычкырып көлделәр. Әнием рус теле укытучысы иде һәм миңа «4»ле куйды," - Энҗе Сәйфетдинова. [3]

Укуханәне 2016 елда тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә. Шул ук елны Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына режиссерлык белгечлегенә укырга керә, аны 2020 елда тәмамлый.[3]

Театр үзгәртү

2016 елның уртасында, Казан театр укуханәсен тәмамлап, Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе Илгиз Зәйниевның "Амазонка" спектаклендәге Фәридә образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк нәкъ шул образы, Зөлфәт Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл”дәге Мәриям һәм Илгиз Зәйниевның "Хыял йорты" спектаклендәге Нәфисә роле буенча таныш.[1]

2019 елда Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты,[2] 2022 елда "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә “Тантана” премиясе номинанты була.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 20гә якын роле бар.

  • Фәридә — “Амазонка” (И. Зәйниев),
  • Тәскирә — “Кар астында кайнар чишмә” (А. Гыйләҗев),
  • Мәфтуха — “Яшь йөрәкләр” (Ф. Бурнаш),
  • Тәмлетамак — “Акбай һәм сарык малае” (Т. Миңнуллин),
  • Мук — “Играем маленького Мука” (Э. Шахов),
  • Студент кыз — “Көзге сере” (А. Фарятьев, А. Федоров),
  • Гөлсем — “Адашкан ир” (Р. Габделхакова),
  • Люсинда — “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж. Б. Мольер),
  • Мәриям — “Тыкрыкта булды бу хәл” (З. Хәким),
  • Нәфисә — “Хыял йорты” (И. Зәйниев),
  • Мели — “Эзоп” (Г. Фигейредо),
  • Новелла “Аван”, “Кылаф hәм Турандык” — “Аhәң”,
  • Катарина — “Киребеткән” (У. Шекспир),
  • Илсөяр — “Адашкан ир” (Л. Әминова),
  • Беренче кыз — “Сөюнең соңгы бүләге” (А. Касона),
  • Әмирнең әнисе — “Җил артыннан” (М. Спенглер, Х. Хоссейни), h.б..[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2019 — Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү