Дамирә Кузаева (1948-1993) — татар театры артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык артисты.

Дамирә Кузаева
Туган телдә исем Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева
Туган 16 май 1948(1948-05-16)
Молотов өлкәсе, Барда районы, Төнгүк ав.
Үлгән 20 декабрь 1993(1993-12-20) (45 яшь)
Әлмәт
Милләт татар
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре режиссер
Эш бирүче Әлмәт татар драма театры
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1979)

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева 1948 елда Молотов өлкәсе Барда районының Төнгүк авылында туа. 1963 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм 1964 елда Татарстанның Әлмәт татар драма театры труппасына эшкә килә. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

Әлмәт театрында талантлы артистка төрле характердагы рольләрне башкара. 1976 елда Дамира Кузаевага Татарстанның атказанган артисткасы, 1986 елда Татарстанның халык артисткасы макталуы исеме бирелә. Артистка ТАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мәдинә ролен уйнаган өчен 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Дамира Кузаева 1993 елда вафат була. Ул Төнгүк авылында җирләнгән. Артисткага хөрмәт йөзеннән, ел саен аның туган авылында талантлы яшьләр арасында театр осталыгы бәйгесе оештырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү