Зур ТигәнәлеТатарстан Республикасының Алексеевск районындагы авыл. Зур Тигәнәле район үзәгеннән 23 чакрым ераклыкта утырганнар.

Зур Тигәнәле
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Алексеевск районы
Координатлар 55°7'57"тн, 50°9'7"кнч
Нигезләнгән XVII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 567 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84341
Почта индексы 422911
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большие Тиганы

Халык саны — 567 тирәсендә. Почта индексы — 422911.

Салих Баттал исемендәге Туган як музее

Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле һәм Түбән Тигәнәле авыллары тарихы үзгәртү

Тигәнәле авыллары янында археологлар борынгы һәм соңгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре, каберлекләр тапканнар.

XVIII гасыр тарихи чыганагында (Д. А. Корсаков) Зур Тигәнәледә 153 йомышлы татар, 4 керәшен татары, Урта Тигәнәледә (ул икенче төрле Аккозино дип билгеләнгән) 232 йомышлы татар, 14 керәшен татары, Түбән Тигәнәледә 101 йомышлы татар, 16 керәшен татары, ә Тигәнәледә чукынган чуашлар саны 60 кеше дип билгеләнә. А. Артемьев хезмәтендәге мәгълүматларга караганда, Тигәнәле суы буена утырган Түбән Тигәнәле авылындагы 178 хуҗалыкта 581 ир-ат һәм 580 хатын-кыз көн иткән, авылда мәчет эшләгән. Аккүз (Урта Тигәнәле) авылында (ул да Тигәнәле суы буенда) 263 хуҗалык булып, анда 796 ир-ат һәм 799 хатын-кыз исәпләнгән, ике мәчет булган. Зур Тигәнәле авылындагы 218 хуҗалыкта 634 ир-ат һәм 665 хатын-кыз яшәгән, авылда ике мәчет булган. Болак (Тигәнәле) авылындагы 28 йортта 112 ир-ат һәм 94 хатын-кыз теркәлгән. Бер тарихи хезмәттә 1878 елның ноябрь аенда Тигәнәле һәм алар белән күрше булып яшәгән авылларда күтәрелгән крестьян хәрәкәте турында сүз алып барыла.

1898 елда чыккан китаптагы мәгълүматларга караганда, Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле (Аккүз), Түбән Тигәнәле авылларында татарлар яшәгән. К. П. Берстель җыентыгындагы мәгълүматлар буенча, Зур Тигәнәледә барлыгы 1861 татар, Урта Тигәнәледә — 2497, Түбән Тигәнәледә 1414 татар кешесе исәпләнгән, ә менә Тигән Булак авылында 343 чуаш яшәгән.

Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Зур Тигәнәледә татар, чуаш һәм мордвалар яшәгән. 1811 елда мордвалар Лягушкино (хәзер Родники) авылына аерылып чыгалар. Чуашлар Тигән Булак авылын нигезлиләр.

Авылдан чуашлар күченгәндә Татьяна исемле хатын мөмкинлеге булмагач китә алмый. Тау битендә аның йорты ялгызы кала. Шул тирәдәге күлне, Татьяна исемен үзгәртеп, Түти күле дип атыйлар. Хәзер дә ул шулай йөртелә.

Аксакаллар сөйләвенә караганда, авылны икегә аерып торган елга буенда тигәнәкләр күп үскән, авыл шуңа да Тигәнәле дип аталган. Шулай ук халык арасында авылга Тиганаев фамилияле кеше нигез салган дигән фикер дә бар. Бу кешенең ике энесе булып, алар, гаилә коргач, күршедәге Урта Тигәнәле һәм Түбән Тигәнәле авылларын нигезләгәннәр. Бу җәһәттән караганда, Зур Тигәнәленең халык телендә Иске авыл дип йөртелүе дә игътибарга лаек. Димәк, авыллар арасында Зур Тигәнәле борынгырак.

Зур Тигәнәлене оештырган Тиганаевны авыл халкы бай кеше булган дип сөйли. Ихтимал, авыл урамының бер очын Морза очы дип атау шул бай морза белән бәйләнгәндер. Чыннан да элекке заманнарда авылның югары очында морзалар яшәгәнлеге турында истәлекләр сакланган. Авылның түбән очын Кәҗә тавы дип йөртәләр. Бу тирәләрдә элек кәҗә көтүе көткәннәр, дип сөйлиләр.

Халык үзгәртү

Авылда хәзерге вакытта 300 дән артык хуҗалык исәпләнә.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1319 1861 2160 2270 1926 1407 1015 900 822 659 530 603 567

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр үзгәртү

Зур Тигәнәле авылында шагыйрь Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов, 19051995), аның энеләре Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Батталов һәм габой гитарасында уйнау остасы, Татарстанның атказанган артисты Мөбәрәк Батталов (1912) туып үскәннәр.

Энҗе Сәйфетдинова, драма актрисасы, Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты (2019).

Табигать үзгәртү

Зур Тигәнәле авылы ике яктан елга белән бүленгән. Елгаларның берсен Әрәмә, икенчесен Инеш дип йөртәләр. Бу инешләр авылдан якын гына җирдә бергә кушылалар һәм суларын Шонталы елгасына коялар. Шонталы исә Камага кушыла. Авыл тирәсендә бик матур күлләр бар. Исемнәре халык теленнән төшми: Бути күле, Сандугач күле, Өч күл һ. б. Өч күл янында милли бәйрәм — Сабан туе үткәрелә. Авыл янындагы Шалканлы күл тирәсенә элек шалкан чәчкәннәр. Авылдан биш чакрым ераклыкта, урман буенда, алпавыт Малафеевның утары булган. Шул тирәдәге күлне хәзер дә Малафи күле дип әйтәләр. Авылның көньяк-көнбатышындагы урман Тигәнәле башы дип атала. Тигәнәле башына барганда кала торган күл элекке вакытларда Әхмәтша исемле бабай тарафыннан буып алынган булган. Авыл халкы, бу исемне бозып, Апач күле дигән атама ясаган.

Өч күл янындарак Ташчишмә исеме алган чишмә челтерәп ага. Исеменнән үк күренгәнчә, ул ташлар арасыннан башлана. Кызганыч, хәзерге вакытта авыл янындагы күп чишмәләр юкка чыккан, чөнки авылның чишмәләр җыелып аккан урынында зур буа — плотина төзелгән. Бу плотина суы астында матур-матур җәйләүләр, болыннар һәм үзәннәр калган...

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Мәдәният үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.