Римма Гайсина, Гайсина Римма Гыйззатулла кызы (1971 елның 9 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Суык Чишмә) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (1992 елдан башлап). "Тантана" премиясе лауреаты (2015, коллектив белән). Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2019).[1]

Римма Гайсина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Сигбатуллина Римма Гыйззатулла кызы

Туу датасы:

19 октябрь 1969(1969-10-19) (54 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Суык Чишмә авылы

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1992 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2015, Татарстан Республикасының Атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Римма Гайсина яшь чагында
 
Римма Гайсина сәхнәдә
 
Римма Гайсина кызы Сөмбел белән

1971 елның 9 маенда ТАССРның Зәй районы Суык Чишмә авылында туа.[1] Әтисе - Гыйззатулла - колхозчы, тракторист; әнисе - Нәҗибә - шулай ук колхозчы. Гаиләдә дүрт бала үсәләр. Кечкенә чакта бик "бөтерчек" булган, иҗатка тартылган, гармунда мавыгып уйнаган. 1978 елда урта мәктәпкә укыра керә. Аны тәмамлагач, Алабуга культура-агарту укуханәсенең хореография бүлегендә укый башлый. 1990 елда аны тәмамлый һәм Әлмәт район мәдәният йортына эшкә керә. Ике елдан соң Әлмәт татар драма театрына актриса булып күчә.[2]

Кияүдә, ире - Рафис, Сөмбел исемле кызлары бар.

2019 елда театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була.[3]

Театр үзгәртү

1992 елның уртасында Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе Д. Салиховның "Алла каргаган йорт" спектаклендәге Зилә Саматовна образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Үзе Туфан Миңнуллинның "Әрәмәлек кияүләре"ндәге ("Диләфрүзгә дүрт кияү") Саҗидә ролен яратып уйный. Тамашачыларга күбрәк Хай Вахитның "Күк капусы ачылса"дагы Шәмсия һәм "Язылмаган язмышлар" вербатимындагы Мәрьям рольләре буенча таныш.[1]

2015 елда Әлмәт театры коллективы белән нәкъ шул "Язылмаган язмышлар" вербатимы өчен "Иң яхшы актерлар ансамбле" номинациясендә "Тантана" республика театр премиясендә лауреат исеменә лаек була.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 25кә якын роле бар.

  • Зилә Саматовна – “Алла каргаган йорт” (Д.Салихов),
  • Энҗе – “Мәхәббәтем минем” (С.Шәкүров),
  • Саҗидә – “Әрәмәлек кияүләре” (Т.Миңнуллин),
  • Рәмзия – “Гөнаһсыз гөнаһлылар” (Т.Миңнуллин),
  • Кәҗә – “Акбай һәм сарык малае” (Т. Миңнуллин),
  • Рәсимә – “Җанкисәккәем” (Т.Миңнуллин),
  • Сәрия – “Мәхәббәт кошлары” (И.Йомаголов),
  • Зәйнәп – “Безнең авыл кызлары” (Ф.Садриев),
  • Асрау кыз – “Банкрот” (Г.Камал),
  • Яшь Фатыйма – “Сөясеңме, сөймисеңме?..” (Ф.Бүләков),
  • Мәрһәбә – “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибраһимов),
  • Мөнирә – “Ядкарь, рэкетир һәм мәхәббәт” (Н.Гаетбай),
  • Саҗидә – “Парлы ялгызлар” (Д.Салихов),
  • Антонина – “Исәнмесез” (Т.Миңнуллин),
  • Сания – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
  • Зөһрә – “Сигезле бию” (Р.Сабыр),
  • Банат – “Тыкрыкта булды бу хәл” (З.Хәким),
  • Новелла Сөембикә – “Аhәң”,
  • Иркәбикә – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
  • Җәмилә – “Туган-тумача” (И.Зәйниев),
  • Нәгыймә – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
  • Шәмсия – “Күк капусы ачылса” (Х.Вахит),
  • Сафура – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
  • Мәрьям – “Язылмаган язмышлар” (вербатим),
  • Җиһан – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков) һ.б.[1]

Фотосурәтләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү