Гөлнара Кәшипова

Гөлнара Кәшипова, Заһидуллина Гөлнара Шәүкәт кызы (1973 елның 16 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Кама Исмәгыйль) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (1990 елдан башлап). Татарстанның атказанган артисты (2014).[1]

Гөлнара Кәшипова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Заһидуллина Гөлнара Шәүкәт кызы

Туу датасы:

16 май 1973(1973-05-16) (49 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Кама Исмәгыйль авылы

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1990 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Гөлнара Кәшипова сәхнәдә
 
Гөлнара Кәшипова сәхнә түрендә
 
Гөлнара Кәшипова бүләкләнүдән соң (2018)

1973 елның 16 маенда ТАССРның Әлмәт районы Кама Исмәгыйль авылында туа.[1] Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, 1988 елда Әлмәт шәһәренең беренче санлы Һөнәри училищесындагы тегүчелек бүлегенә укырга керә. 1990 елда, укуханәнең 3нче курсында, театр юлына баса һәм Әлмәт татар драма театрында эшли башлый. Моның сәбәпчесе актер Рәис Галиев була.[2]

2001 елда Казан театр укуханәсенә читтән торып укырга керә, аны 2005 елда тәмамлый.[1]

2015 һәм 2018 елларда Гөлнара Кәшипова Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты була, шул ук 2015 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.[1]

ТеатрҮзгәртү

1990 елның 19 октябрендә беренче тапкыр Әлмәт театрына аягын баса. Беренче көннәрдә үк, әле роле булмаса да, ул вакыттагы директор Рамил Вәлиуллин кушуы белән Гөлнараны Азнакай районына 20 көнлек гастрольгә алып китәләр. Иң башта ул бер роль дә уйнамый, спектакльләрне халык белән залдан карый. Әмма шундый көннәрнең берсендә «Тапталган чәчәкләр»дә уйнаучы актриса авырып китә. Куркырга да өлгерми калмаган Гөлнараны сәхнәгә бастыралар. Бу Фоат Садриевның «Яшьләй сөйгән ярлар»ындагы Гүзәл роле була.[2]

Сәхнәдә барысы да диярлек рольләрне уйный ала, әмма күңеле тартмаган рольләрдән еш кына баш тарта, үзенең холкына туры килмәгән образларны чыңга ашырып уйный алмый.

"Барысын да «кнопка» хәл итә: бүген басасың – комедия, иртәгә бассаң – драма... Ләкин татарның классик әсәрләрендәге «голубая героиня»ларны уйнарга теләк юк. Элеккеге татар кызларын – Сәрби, Галиябануларны уйный алмас та идем, күңелемдә дә, калебемдә дә юктыр алар. Һәрхәлдә таба алмыйм", - Гөлнара Кәшипова.[2]

Бүгенге көндә ул театр белгечләре, тамашачылар тарафыннан югары бәя алган актриса. Режиссерлар да аны төп рольләргә һич икеләнми сайлыйлар. Жанр төрлелеге дә Гөлнара Кәшиповага киртә була алмый, яшь кыз яки әби рольләрен дә актриса бердәй уңыш белән башкара. Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»ендәге Шүрәлинә, Ризван Хәмиднең «Көзнең сары яфраклары»ндагы Сәхия, Гафур Каюмовның «Их, Алла боерса»сындагы Сәйлән, «Сагынырсың әле син дә бер...»дәге Гөлсинә, Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» спектаклендәге Хәнә әби образларын башкарып, ул үзен зур иҗат мөмкинлекләренә ия артистка итеп раслый. Ул башкарган образлар самимилек, сөйкемлелек һәм ихласлык белән күңелгә хуш килә.

"Әйтик, классик героиня Галиябануны алыйк. Мин аның күлмәген киеп, чәчемне аныңча ясап куеп кына Галиябануга әйләнә алмыйм. Табигатем андый түгел. Язмышка буйсыну хас түгел миңа. Классик героиняны мунчага бикләп куйсалар, ул мескенкәем елар, чыга алмас иде. Мин бүрәнәсен сүтеп булса да иреккә томырылыр идем", - Гөлнара Кәшипова.[3]

РепертуарҮзгәртү

Репертуарында 25 тирәсе роле бар.

  • Гөлсылу – “Очрашырбыз, Гөлсылу” (Ю.Әминов),
  • Зөбәрҗәт – “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим),
  • Гөлбану һәм Миңниса – “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибраһимов),
  • Диләрә – “Җырчы сандугачым” (Г.Исхаков),
  • Махирә – “Безнең авыл кызлары” (Ф.Садриев),
  • Хәмди – “Банкрот” (Г.Камал),
  • Зөлхиҗә – “Юллар ярда өзелә” (Н.Гаетбай),
  • Сәйлән – “Их, алла боерса” (Г.Каюмов),
  • Сәхия – “Көзнең соңгы яфраклары” (Р.Хәмид),
  • Зәринә – “Синең өчен үзем үләрмен” (М.Маликова),
  • Софи – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф.Шиллер),
  • Дию, II сәхнә хезмәтчесе – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов),
  • Бибкәйнур – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
  • Тәлли – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков),
  • Шин ханым – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
  • Сәйдә – “Сигезле бию” (Р.Сабыр),
  • Гөлсинә – “Сагынырсың әле... син дә... бер...” (Г.Каюмов),
  • Диләфрүз – “Әрәмәлек кияүләре” (Т.Миңнуллин),
  • Дилбәр – “Җырланмаган җыр” (М.Кәрим),
  • Рәшидә – “Ахырзаман авазы” (Г.Каюмов),
  • Гөлнур – “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин),
  • Хәнә – “Әбиләргә ни җитми?” (Ф.Бүләков),
  • Әминә – “Туган-тумача” (И.Зәйниев),
  • Фирая – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова),
  • Зайнап апа – “Адашкан ир” (Р. Габделхакова),
  • Аhәң – Новелла “Әби казаны”,
  • Дания – “Йөрәк сере” (Л.Әминова) һ.б..[1]

Театрдан тыш эшчәнлекҮзгәртү

Гөлнара бер-бер артлы ике бала таба (2010-еллар башы), шуңа роль әзерләп өлгерә алмый һәм алты елга театрдан китеп торырга мәҗбүр була. Шуннан җанга рәхәтлек бирә торган шөгыль таба - сценарийлар яза башлый. Балалар өчен язылган сценарийларның берсе - "Җенле юл кагыйдәләре" дигәне сәхнәләштерелә. "Бал бабай" пьесасы да Әлмәт театры белгечләре тарафыннан җылы кабул ителә.[3] Шулай ук Гөлнараның балалар өчен әкиятләре, Яңа ел тамашалары һәм тәрҗемәләре дә бар. 2011 елда ул М. Лермонтовның әзәрбәйҗан дастаны нигезендә язылган «Гашыйк Кәриб» кыйссасын тәрҗемә итә, аны сәхнәгә Искәндәр Сакаев куя.

Гаилә хәлеҮзгәртү

Тормыш иптәше – Наил Кәшипов, электә Әтнә театры артисты, хәзер шофер. Театрда ук танышып китәләр, гаилә коралар, хәзер ике бала үстерәләр: Таһир һәм Чулпан (2011). Ләкин гаиләдә алар биш җан: Кәшиповлар шулай ук Гөлнараның мәрхүм абыйсының кызын тәрбиялиләр.[3]

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү