Рәис Галиев, Рәис Әхмәдулла улы Галиев (1955 елның 6 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы Иске Кади) ― драма актеры. 1981―1992 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театры, 1992 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты. Татарстанның атказанган артисты (2009), Зәкия Туешева исемендәге премия лауреаты (2024).

Рәис Галиев
Рәис Әхмәдулла улы Галиев
Туу датасы:

6 июль 1955(1955-07-06) (68 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән, Иске Кади

Һөнәре:

актер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1981 ― х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2009
Зәкия Туешева премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1955 елның 6 июлендә ТАССРның Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. 1974―1976 елларда хәрби хезмәттә. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. 1992 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып эшли.

Театрда сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Низам - «Кызлар кызык итәләр» Т. Миңнуллин
  • Зөфәр - «Яшьлек белән очрашу» Т. Миңнуллин
  • Психолог - «Адашкан чәчәкләр» Г. Каюмов
  • Исхак - «Мәдинәм-гөлкәем» Т. Миңнуллин
  • Гәрәз - «Итәкле кияү» Аманулла
  • Гыйлметдин - «Зәхмәт» З. Хәким
  • Кыш Бабай - «Яңа ел хикмәтләре» Х. Ибраһим
  • Авыл малае - «Кыз урлау» М. Кәрим
  • Аксакал - «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • Патша - «Патша кызы һәм җырчы» Р. Галиев
  • Идея, Газазил - «Җир уллары трагедиясе» Һ. Такташ
  • Локман - «Бергенәм-Гөлгенәм» М. Садыкова
  • Нургали - «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин
  • Кыш Бабай - «Хуш киләсең, Яңа ел!» Р. Әюпов, Ш. Бариев
  • Сөләйман - «Яра» А. Гыйләҗев (М. Гыйләҗев инсценировкасы)
  • Тиран - «Соңгы төн» И. Юзеев
  • Галикәй - «Бакча караклары» З. Гыймаев
  • Рәхмәтулла Хөрмәтуллович - «Кияүле кызлар кияве» Т. Миңнуллин
  • Кәрим - «Бүре каны» Н. Гыйматдинова (Р. Галиев, З.Гыймаев инсценировкасы)
  • Бабай - «Сандугач сайрар җир!» Р. Сәгъди
  • Гәрәй - «Син мине күрәсеңме?» Т. Миңнуллин
  • Иртуган - «Алпамыш алпавыты» Т.Миңнуллин
  • Хөббел - «СыСыСыРда ясалган…нар» Л.Лерон
  • Павел Демидов - «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» А. Иванов, Р. Галиевның инсценировкасы.
  • Самат - «Хәерле юл!» И.Зәйниев
  • Гөргөри – “Гөргөри кызын бирә” Т. Миңнуллин
  • Язмыш - «Кадер кичәсе» Р.Галиев
  • Мокий Парменыч Кнуров - «Бирнәсез кыз» А.Островский
  • Наданов - «Карурман аша» Р.Галиев
  • Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
  • Хәмзә - «Нәгыймә» Р.Зәйдулла

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү