Рәзилә Мөхлисуллина

Рәзилә Мөхлисуллина, Мөхлисуллина Рәзилә Рафис кызы (1995 елның 25 сентябре, Россия Федерациясе, Татарстан, Кукмара районы, Мәмәшир) — драма актрисасы, оста җырчы, Буа дәүләт драма театры (2017-2018) һәм Әтнә татар дәүләт драма театры артисты (2018 елдан башлап).[1]

Рәзилә Мөхлисуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Мөхлисуллина Рәзилә Рафис кызы

Туу датасы:

25 сентябрь 1995(1995-09-25) (28 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Кукмара районы, Мәмәшир

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2018 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Рәзилә Мөхлисуллина мәктәптә
 
Рәзилә Мөхлисуллина Буа театры сәхнәсендә
 
Рәзилә Мөхлисуллина Әтнә театры сәхнәсендә
 
Рәзилә Мөхлисуллина Әтнә театры сәхнәсендә
 
Рәзилә Мөхлисуллина

1995 елның 25 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туа.[1] Кечкенә чактан ук сәнгать белән кызыксына башлый. 7 сыйныфтан алып 11гә кадәр Кукмара сәнгать мәктәбенә йөри, анда вокал сыйныфында укый.[2] Остазы Алия Курочкина була. Вокал юнәлеше буенча укырга керергә ниятләп, аның белән берничә еллар әзерләнә. Әмма һөнәр сайлау вакыты җиткәч, үз юлын үзгәртергә була.

2013 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Остазлары Фәрит Бикчәнтәев белән Илгиз Зәйниев була. Институтны тәмамлагач, 2017 елдан алып 2018 елга кадәр Буа дәүләт драма театрында эшләп ала. Әмма туган авылына барып-кайтырга ара ерак булу сәбәпле, Әтнә татар дәүләт драма театрына эшкә күченә.[1]

Театр үзгәртү

2017 елда Буа дәүләт драма театрының коллективына кушыла. Монда бер ел тирәсе генә эшли, әмма 9 тамашада катнашырга өлгерә. Күбесенчә икенче план рольләрен генә уйный.[3]

2018 елның августында Әтнә татар дәүләт драма театрына күченә. Беренче роле Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Хәдичә образы була. Тамашачыга күбрәк Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым"дагы Ана һәм Анна Батуринаның "Фронтовичка"дагы Мария Небылица рольләре буенча таныш. Соңгысы өчен ул хәтта "Бердәм Россия" партиясенең махсус бүләгенә лаек була ("Алтын битлек", 2020[4][5]). Аның уены һәм, гомумән, "Фронтовичка" спектакле "Кече шәһәрләр театры" проекты кысаларында дөньякүргән постановкалар арасында иң уңышлысы дип билгеләп үтелә.[6]

Сәхнәгә чыгып эшлибез дә, соңыннан Рамил абый: “Мин синең күзләреңдә бары тик курку гына күрәм, әйдә, ул уйларыңны башыңнан җибәр”, - диде.    

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 15 тирәсе роле бар.

Буа дәүләт драма театры

  • Үлем, Әби - «Адвокат» - Зиннур Сөләйманов;
  • Алсу - «Алсу томан артында» - Азат Зарипов;
  • Крокодильчик Кроки, Маймыл, Юлбасар, Разбойник - «Әниемнең ак күлмәге» - Янина Дрейлих;
  • Чыршы, Злюка-Базюка хезмәтчесе - «Волшебный лес или битва за посох» - Тимур Кулов һ.б.[3]

Әтнә татар дәүләт драма театры

Гаилә хәле үзгәртү

Тормыш иптәше – Илфат Шәрифуллин (тумышы белән Мамадыштан), шулай ук Әтнә театры артисты.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү