Чыңгы́з Түрәкол улы Айтма́тов (кырг. Чыңгыз Төрөкулович Айтматов) (1928 елның 12 декабре2008 елның 10 июне, Алмания) — кыргыз совет язучысы. Кыргыз һәм рус телләрендә язган.

Чыңгыз Түрәкол улы Айтматов
Туган телдә исем Чыңгыз Төрөкулович Айтматов
Туган 12 декабрь 1928(1928-12-12)
Шәкәр, Талас өлкәсе, Кыргыз АССР, СССР
Үлгән 10 июнь 2008(2008-06-10) (79 яшь)
Нюрнберг, Бавария, Алмания
Үлем сәбәбе пневмония[1] һәм бөер эшчәнлегенең җитешсезлеге
Күмү урыны Мемориальный комплекс «Ата-Бейит»[d]
Милләт кыргыз
Ватандашлыгы СССР, Кыргыз АССР
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет I Керез Шемшибаева (19301999)
II Мәйрәм (Мария) Айтматова
Балалар уллары Сәнҗәр, Әскәр, Илдар; кызы Ширин
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе

 Чыңгыз Түрәкол улы Айтматов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Атасы Түрәкол — партия хезмәткәре, 1937 елны атып үтерелә. Чыңгыз, эне-сеңелләре белән Каракулда бабасы элекке 1 нче гилдия сәүдәгәр Хәмзә Габделвәлиев йортында үсә. Әнисе ― Нәгыймә Айтматова (1904―1971).

14 яшьтә, ир-атлар барысы да сугышта чакта, ул авыл советы секретаре булган. 1948 елда сигезьеллык мәктәпне бетереп, Җамбул шәһәрендәге ветеринария техникумына укырга кергән. Аны гел “бишле”гә тәмамлау сәбәпле, Бишкәктәге Авыл хуҗалыгы институтына имтихансыз кабул иткәннәр, институтны 1953 елда тәмамлаган. 1952 елда Чыңгызның хикәяләре матбугатта басыла башлаган. Институтны тәмамлагач, аны Кыргыз Республикасы терлекчелек фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь фермасына эшкә билгеләгәннәр.

Авыл хуҗалыгы институтын (1953), А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү) тәмамлый. 198890 елларда «Иностранная литература» журналының баш мөхәррире, 1990–94 тә СССР һәм РФнең Люксембургтагы илчесе, 1994 елдан башлап Франция һәм Бенилюкс илләрендә Кыргызстан Республикасы илчесе. 1966–89 елларда СССР Югары Совет депутаты, 1989–92 дә СССР халык депутаты.

Бүләкләре үзгәртү

  • 2022 ― Алишер Нәваи исемендәге Халыкара премия ― «Төрки дөньяның бердәмлегенә керткән өлеше өчен» (үлгәннән соң).[2][3]

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү