Нәгыймә Айтматова

Чыңгыз Айтматовның әнисе

Нәгыймә Айтматова, Нәгыймә Хәмзә кызы Айтматова (кыз фамилиясе Габделвәлиева, шулай ук Хәсәнова[1], 1904 елның 7 декабре, РИ, Төркестан крае, Җидесу өлкәсе, Каракул1971 елның 10 августы, СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе) — кыргыз совет язучысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1978) Чыңгыз Айтматовның әнисе.

Нәгыймә Айтматова
Туган телдә исем Нәгыймә Хәмзә кызы Габделвәлиева
Туган 7 декабрь 1904(1904-12-07)
РИ, Җидесу өлкәсе, Каракул
Үлгән 10 август 1971(1971-08-10) (66 яшь)
СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе Россия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре хисапчы
Җефет Түрәкол Айтматов
Балалар Риза, Чыңгыз, Илгиз, Рево, Люция, Розетта
Ата-ана
Тышкы рәсемнәр
балалары белән төшкән фотосы. 1932.
Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ире Түрәкол Айтматов белән. 1926 ел

1904 елның 7 декабрендә Россия империясенең Төркестан крае(рус.) Җидесу өлкәсе (хәзерге Кыргызстанның Эссек-Күл өлкәсе) Каракул (1889―1922, 1939―1992 елларда ― Пржевальск) шәһәрендә икенче гильдия татар сәүдәгәре Хәмзә Габделвәлиев гаиләсендә дөньяга килгән. Хәмзә Хәсән улы Габделвәлиев (1860, Мәчкәрә — 1932, Ташкент) бертуганнары Әхмәтгали һәм Галия белән Казан губернасы Мәчкәрә авылыннан Эссек-Күл буена әтисе Хәсәннең бертуганы Исхак хаҗи Габделвәлиев (1841—?) ярдәме белән 1880-елларда күчеп килеп урнашкан. Әнисе Газизәбану (?, Симәй – 1931, Нәмәнгән) Семипалатинск (Симәй) шәһәренең данлыклы байлары Шаһиевлар кызы. Әтисе Хәмзә белән әнисе Газизәбану 1886 елда өйләнешкән. Нәгыймәнең бертуганнары: Исмәгыйль (әтисе Хәмзәнең беренче никахыннан Мәчкәрәдә туган улы), Мөхәммәтҗан (1887, Каракул — 1968, Ташкент), Сабирҗан (1890, Каракул ― 1934, Сәмәрканд өлкәсе), Шәрифҗан (1899, Каракул ― 1944, фронтта), Гөлша(т) (Чанышева, 1901, Каракул — 1949, Җәйдә авылы), Абдулла (1909, Каракул — 1961, Каракул), Зәйнәп (туган-үлгән еллары билгесез, ире Шәйхулла), Әсмабикә (туган-үлгән еллары билгесез, балачактан авыру булу сәбәпле мәктәптә укымаган). Нәгыймә үзенең игелекле, сабыр, күндәм холкы белән аерылып торган. Аны күбрәк әнисенә охшатканнар, әнисе кебек яшькелт күзле, хәрәкәтчән, белемгә омтылучан булган.

1917 елда мәктәп-мәдрәсә тәмамлаган.

1919 елда Совет хакимияте әтисе Хәмзәнең Каракулдагы йорт-җирен, мал-мөлкәтен тартып ала башлый.

1921 елда Тукмак шәһәрендә интернат-мәктәптә укыткан[1].

1925 елда Нәгыймә Каракулда кыз балалар өчен икенче баскыч мәктәп-гимназияне тәмамлаган. Медицина техникумына укырга керергә тырышып караган, әмма, сәүдәгәр кызы булганга, аны керү имтиханнарын тапшыруга уздырмаганнар. Совет хакимияте яклы булуыңны күрсәтү өчен, эшкә урнашырга кирәк була. Ул чорда русчасы-кыргызчасы, гарәпчә тануы яхшы булган һәм машинкада баса белгән укымышлы кызларны теләп эшкә алганнар. Тиз басарга өйрәнү өчен, Нәгыймә стенографистлар курсы тәмамлый, комсомолга керә, Каракул фирка комитетында секретарь-машинистка, комсомол комитетында бүлек мөдире булып эшли.

Түрәкол үзгәртү

Нәгыймә Фрунзега (Пишпек, Бишкәк) комсомол курсларына баргач, 1903 елгы кыргыз егете Түрәкол Айтматов белән таныша һәм аңа бер күрүдә гашыйк була. Түрәкол Талас үзәнендәге Шекер авылында кыргызларның «кытай» ыруында хәлле гаиләдә туган, авылда мәдрәсә тәмамлаган. Әүлия-Ата (хәзерге Казакъстанның Тараз) шәһәрендә ике ел рус-туземец мәктәбендә, 1915―1919 елларда реаль училищеда укый. 1921 елда Ташкентта совет-фирка мәктәбендә, 1921―1924 елларда Мәскәүдә КУТВта (рус. Коммунистический университет трудящихся Востока, Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты) белем ала. 1926 елның мартына кадәр ВКП(б)ның Кыргызстан өлкә комитетында эшли. Күп тә үтми Түрәколны партиянең Каракул-Нарын кантон комитетына икенче секретарь итеп җибәрәләр. 1925 елның 3 сентябрендә Түрәкол белән Нәгыймә Каракулда өйләнешәләр[2].

1927―1937 еллар арасы Нәгыймә белән Түрәколның бәхетле еллары була.

1927 елда Түрәколны өлкәнең көньягындагы хәл гаять киеренке булган Җәләлабад кантон комитетына күчерәләр. Яшь гаилә Җәләлабад шәһәренә күчеп китә һәм 1929 елның апреленә кадәр шунда яши. Нәгыймә комсомолның шәһәр комитеты секретаре, соңыннан шәһәр башкарма комитеты секретаре булып эшли. 1927 елның ноябрендә җир-су реформасын үткәрү буенча район комиссиясенә сайлана. Нәгыймә кыргыз хатын-кызларын гаилә золымыннан азат итүдә, алар өчен ликбезлар, клублар, табиблар ярдәме оештыруда актив катнашкан.

1929 елның апреленнән гаилә Фрунзе шәһәрендә яши. Түрәкол сәүдә һәм сәнәгать буенча халык комиссары, 1929―1931 елларда республика халык хуҗалыгы советы рәисе булып эшли, аннары республиканың көньягындагы Араван-Бурин райкомы секретаре итеп күчерелә. Нәгыймә 1931―1933 елларда Араван-Бурин район башкарма комитетында хатын-кызлар бүлеген җитәкләгән. Нәгыймә Түрәколның тормыш иптәше генә түгел, көрәштәше дә булган. Биредә Айтматовларның өч баласы: 1928 елда — Чыңгыз, 1931 елда — Илгиз, 1934 елда игезәкләр Рево һәм Люция туган. 1934 елның маеннан 1935 елның башына кадәр гаилә янәдән Фрунзеда яши. Түрәкол Кыргызстан компартиясенең икенче секретаре булып эшли. Нәгыймә бер-бер артлы туган балаларны тәрбияли.

Мәскәүдә үзгәртү

1935―1937 елларда Түрәкол Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый, Мәскәүдә гаиләсе белән яши. Гаилә башта Мәскәү читендә кеше йортында фатирда тора, соңрак институтның тулай торагында (Воровский урамы, 25-15) бирелгән ике бүлмәгә күченә. Нәгыймә Мәскәүдә балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кергән. 1937 елның 8 мартында Айтматовларның кызлары туа, аңа испан партизанкасы хөрмәтенә – Розетта (Роза) дип исем кушалар. Төпчек кызын тапканда, Нәгыймә бик нык чирләп кала, озак еллар астма һәм буыннар шешенүе-сызлавыннан интегә.

Мәскәүгә яшь Кыргыз республикасын актив төзүчеләрне эзәрлекләүләр башланганы турында хәбәрләр килеп ирешә. Түрәкол белән Нәгыймә, бу бәланең алар гаиләсенә дә киләсен сизенеп, балаларны саклап калу юлларын эзли башлый. Ирне «халык дошманы» дип кулга алсалар, хатынын да төрмә көткән, балаларны, бер-берсеннән аерып, ятимнәр йортына озатканнар. Түрәкол 1937 елның август ахырында Нәгыймәне балалар белән поездга утыртып, Кыргызстанга, туган авылы Шекергә озатып җибәрә. Әтиләренең кул болгый-болгый поезд артыннан йөгерүе балалар хәтеренә мәңгегә уелып кала. Бу әтиләре турында соңгы хатирә булып чыга.

Түрәколны дуслары кисәтә, Төрекмәнстанга яки Үзбәкстанга күчеп китәргә үгетлиләр. «Мин үз халкыма нинди дә булса зыян китерүемә ышанмыйм. Мин җинаятьче шикелле качып йөри алмыйм. Миңа укуымны тәмамларга кирәк», – дип җавап бирә андый киңәшләргә Түрәкол. 1937 елның 1 декабрендә Т. Айтматовны кулга алып, 1938 елның 14 гыйнварында Фрунзега кайтаралар, 1938 елның 5 ноябрендә, «буржуаз-милләтчел Социал-Туран партиясендә торуда, Кыргызстанны СССРдан аерып алып, милли-буруаз дәүләт төзергә җыенуда» гаепләп, хөкем итеп, атып үтерәләр.

Язган хатларына иреннән җавап булмагач, Мәскәүгә барып та, аны эзләп тапмагач, Нәгыймә Түрәколны Фрунзе төрмәләреннән эзләтә башлый. Ире утырган төрмәне эзләп таба, ләкин аларны күрештермиләр. Кыргызстан НКВДсы «Түрәкол Айтматов ун елга ирегенән мәхрүм ителде һәм Ерак Көнчыгышка сөрелде, аңа хат язышу хокукы тыелган» дигән ялган белешмә әзерләп бирә. Нәгыймә бу җавапка ышана, ирен исән дип уйлый, аны тизрәк азат итү өчен төрле оешмаларга язуын дәвам итә.

Кыргызстанда үзгәртү

1937 елның август ахырында Нәгыймә балалары белән иренең туган авылы Шекергә кайтып төшкән[3]. Башта гаилә иренең туганнан-туганы, авыл советы рәисе булып эшләүче Алымкол өендә яшәгән, ләкин аны да тиздән «халык дошманы туганы» дип кулга алып, сөргенгә сөрәләр, ул шуннан әйләнеп кайтмый. Алымколны кулга алгач, Нәгыймә Түрәколның бертуган сеңлесе Каракыз өенә күчә. Түрәколның энесе, Фрунзе педагогия техникумы студенты Рысколбәк шулай ук сөргендә вафат була.

Нәгыймә беркая да эшкә керә алмаган. Эшкә урнаштыруларын сорап, партиянең Киров райкомына мөрәҗәгать иткән, әмма «халык дошманы» хатынына эш бирмәгәннәр, балаларын ятимнәр йортына тапшырырга киңәш иткәннәр.

Райкомнан елап чыгып барганда, Нәгыймәне районның әзерләүләр идарәсе башлыгы урынбасары алман милләтеннән Отто Зюдельман күреп, кызганган, үз оешмасына хисапчы итеп эшкә алган. Нәгыймә балалар белән район үзәге булган Кировка авылына күчкән (хәзер Талас өлкәсе Кара-буура районы үзәге Кызыл-Адыр авылы). Отто Зюдельман ятим гаиләгә барактан ике бүлмәле фатир да биргән[4]. Бераздан бирегә Казакъстаннан Нәгыймәнең (ире шулай ук репрессиягә эләккән) бертуганы Гөлша(т) улы Әсфәндияр белән күчеп килеп, ике гаилә бергә яши башлый. Уллары Чыңгыз белән Илгиз Кировкадагы рус мәктәбенә укырга йөри.

Бөек Ватан сугышы башлангач, район үзәгендә яшәү авырлаша, гаиләнең хәлләре мөшкелләнә, 1942 елның башында Нәгыймә бер айлык хезмәт хакына бары тик бер буханка ипи генә ала алган. Гаилә Талас өлкәсе (хәзерге Манас районы) Җийдә(рус.) авылына күчкән, Нәгыймә анда күмәк хуҗалык хисапчысы булып эшләгән. Уллары Чыңгыз белән Илгиз укуны ташлап торырга, балачактан эшкә урнашырга мәҗбүр була: Чыңгыз 14 яшендә Шекер авыл советында сәркатип, финагент, хат ташучы булып эшли, күрше авылда укытып та ала. Энесе Илгиз Җийдә авылында хат ташучы булып эшли. Сугыш беткәч, әниләренең нык торуы сәбәпле, укуга кире кайтып, икесе дә Покровкада рус мәктәбен тәмамлый. Чыңгыз Айтматов беренче күләмле әсәре булган «Йөзгә-йөз» повестендә Җийдә авылында гаилә кичергән михнәтләрне дә тасвирлый. Нәгыймәгә һәм аның балаларына ике яктан туганнар да кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәр.

Җийдәдә 1942—1949 елларда яшәп, гаилә район үзәге булган Покровкага(рус.) күчә. Нәгыймә, әтисе Хәмзә кебек, балаларын укытуга бар тырышлыгын куйган. Мәктәбе яхшы булган Покровка авылына да шул сәбәпле күченгәннәр. Нәгыймәне яхшы белгеч булганлыктан, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш хисапчысы итеп куйганнар. 1954 елда пенсиягә чыккан. 1949 елдан 2нче төркем инвалид.

Әниләре көчле итеп тәрбияләгән балалар барлык юлларны үз тырышлыклары белән үзләре ачкан. Люция Фрунзеда политехника институтын, Роза Кыргыз хатын-кызлар педагогия институтын, Илгиз Мәскәү геология институтын тәмамлаган. Барысы да үз эшләрендә уңышка ирешеп, олы хөрмәт казанган шәхесләргә әйләнгән.

Чыңгыз үзгәртү

Төп мәкалә: Чыңгыз Айтматов
 
улы Чыңгыз Айтматов. 2006 ел

Гаиләдә иң өлкән бала — Чыңгызга исә 10 яшеннән үк эшли башларга туры килгән. 14 яшьтә, ир-атлар барысы да сугышта чакта, ул авыл советы секретаре булган, аңа авыл тормышының иң мөһим мәсьәләләрен чишәргә туры килгән. 1948 елда Покровкада сигезьеллык мәктәпне бетереп, Җамбул шәһәрендәге ветеринария техникумына укырга керә һәм аны 1948 елда «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Алга таба Чыңгыз эшләргә уйлый, «Кешедән кешегә күчеп яшәү туйдырды, үзебезнең өебез булыр, сыер да алырбыз», — дип, ул әнисен күндермәкче була. Әмма әнисе Нәгыймә нык тора, улына укырга, югары белем алырга киңәш итә: «Эшләргә өлгерерсең, укырга кирәк, улым, без ничек тә түзәрбез», — ди. Чыңгыз әнисен тыңлап, Фрунзе авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, аны 1953 елда тәмамлый. Институтны тәмамлагач, Кыргыз ССР терлекчелек фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь фермасына эшкә билгеләнә. Чон-Арык(рус.) бистәсендә Чыңгыз Айтматовка утын белән ягыла торган ике бүлмәле фатир биргәннәр. 1953 елда Чыңгыз әнисен һәм сеңелләрен Покровкадан Чон-Арыкка алып килгән. 1958 елда Чыңгыз Фрунзеда фатир алганчы, Нәгыймә кызлары белән биредә яши.

1958 елда Чыңгызга язучы буларак, Фрунзедан фатир бирәләр, ул әнисен, үз гаиләсен һәм сеңелләрен шунда яшәргә алып килә. Шәхес культы корбанының тол һәм авыру хатыны буларак, Нәгыймә Айтматовага республика күләмендәге персональ пенсия билгелиләр, кызлары белән бергә, Фрунзеда ике бүлмә бирәләр. Алар фатирны Чыңгыз фатиры белән кушып, дүртлегә әйләндерә. Әниләре Нәгыймә калган гомерен олы улы Чыңгыз гаиләсе белән аның фатирында яши, соңгы юлга да шуннан озаталар. Нәгыймә Айтматова 1971 елның 10 августында вафат була. Бишкәкнең борынгы Ала-Арча зиратында җирләнгән.

Чыңгыз Айтматовның беренче хатыны Керез истәлекләре буенча, Нәгыймә апа хиссиятле, бик җаваплы ханым булган. «Балалар кечкенә чакта ул минем рухи яктан иң төп таянычым иде, – дип яза Керез Айтматова. – Юата, киңәш бирә, мин төнлә дежурствода вакытта балаларны карый иде. Без аның белән 20 елдан артык бергә, дус тату яшәдек. Ул миңа бер тапкыр да исемем белән дәшмәде, гел «кызым, кызым» диде. Ә мин аны «әни» дия идем. Аның бик матур бер гадәте бар иде, моны хәтта минем белән эшләүчеләр дә белә иде: ул көн саен сәгать нәкъ көндезге бердә мине шулпа пешереп, әбәткә көтеп тора иде. Чәйнеккә бөртек чәйне дә салып куя, әмма мин кайтып кермичә пешерми. Безнең өчен бу әбәтләр шундый күңелле иде! Гүя ул миңа каенана түгел, ә иң якын дустым. Бу елларны ул бездә генә яшәде. Әни Чыңгызга да, оныкларына да, хәтта минем өчен генә аерым җылы сүзләр таба белә иде. Беренче улыбыз тугач, аңа әни үзе исем кушты – Санҗарбәк, димәк, «җиңелми торган». Ана назы дисәң, мин Нәгыймә әниемне күз алдына китерәм. Ул көне буе балалар белән кайнаша, һәрберсенә махсус ризык пешерә. Алар белән урамга йөрергә чыга, китаплар укый. Үзара серләре дә бар иде, безгә әйтмичә нидер пышылдашалар иде алар. Аның вафатын без барыбыз да авыр кичердек. Ә Санҗарбәк әбисе сурәтен һәрвакыт күкрәгендә йөртә. Дәү әнисенә карата мәхәббәт хисенең чиксезлеген шуннан да аңлап була...» – дип язган Керез Айтматова[5].

Гаиләсе үзгәртү

 
Оныгы Әскәр Чыңгыз улы

Ире Түрәкол Айтматов (1903―1938).
Беренче улы Риза (Каракулда туган, сабый вакытында вафат).
Улы Чыңгыз Айтматов (1928). Беренче хатыны табибә Керездән туган балалары: Сәнҗәр (1954), Әскәр (1959). Икенче хатыны Мәйрәмнән туган балалары Ширин (1977), Илдар (1979).
Улы Илгиз Айтматов (1931). Хатыны Розалия Җанчораевадан туган балалары Җәмилә (1962), Әнвәр (1967), Җибәк (1982).
Игезәк балалары: улы Рево (1934, сабый вакытта Шекердә вафат булган); кызы Люция (1934) Кенжебәй Әхмәтовка кияүгә чыккан, балалары: Медет (1960), Солтан (1965), Әсән (1968).
Кызы Розетта (Роза, 1937) Эсенбәк Алымкуловка кияүгә чыккан, балалары: улы Үрмәт (1960), кызы Айгөл (1965).

Хәтер үзгәртү

  • 1992 елның февралендә Җәләлабад шәһәренең үзәк аллеясенә Нәгыймә Айтматова исеме бирелгән.
  • 2004 елда Каракулда урамга Нәгыймә Айтматова исеме бирелгән.
  • 2007 елда К. А. Бектурганованың «Кыргызстан җире кызлары» (Дочери земли кыргызской) дигән китабы дөнья күргән. Китапның иң беренче «Гомер бүләк итүче» бүлеге гениаль әни — Нәгыймә Айтматова турында сөйли[6].
  • 2015 елның гыйнварында Нәгыймә Айтматованың тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган тантана Кыргызстан башкаласы Бишкәктә узган. Тантана «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм «Эне» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган.
  • 2015 елда Казанда Фәүзия Бәйрәмованың татар телендә «Ана» исемле документаль китабы дөнья күргән.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү