Розетта Айтматова

җәмәгать эшлеклесе

Розетта Айтматова, Розетта Түрәкол кызы Айтматова (кырг. Розетта Төрөкуловна Айтматова; 1937 елның 8 марты, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― җәмәгать эшлеклесе, Кыргызстанның атказанган мәгариф хезмәткәре[1], физика-математика фәннәре кандидаты. Чыңгыз Айтматов премиясе лауреаты (2016)[2]. 2014 елда «Femme» журналы версиясе буенча «Ел хатын-кызы» номинациясенә лаек булган[3].

Розетта Айтматова
Туган телдә исем Розетта Түрәкол кызы Айтматова
Туган 8 март 1937(1937-03-08) (87 яшь)
СССР, РСФСР, Мәскәү
Милләт кыргыз-татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Әлма-матер Ишеналы Арабаев исемендәге Кыргыз дәүләт университеты[d]
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе
Җефет Эсенбәк Алымкулов
Балалар улы Үрмәт (1960), кызы Айгөл (1965)
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Кыргыз Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  Әнисе һәм туганнары белән. Розалия артта, сул якта. 1952, Талас өлкәсе Манас районы Покровка авылы.
  Тышкы рәсемнәр
  Туганнары, ире белән төшкән фоторәсемнәре

1937 елның 8 мартында Мәскәүдә туган[4]. Әтисе Түрәкол Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укыган, әнисе Нәгыймә Мәскәүдә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Айтматовлар төпчек кызларына испан партизанкасы хөрмәтенә Розетта (Роза) дип исем кушканнар. Әтисе Түрәкол 1937 елның август ахырында хатыны Нәгыймәне балалары белән поездга утыртып, Кыргызстанга, туган авылы Шәкәргә озатып җибәрә. Әтиләренең кул болгый-болгый поезд артыннан йөгерүе балалар хәтеренә мәңгегә уелып кала. Бу әтиләре турында соңгы хатирә булып чыга[5].

1937 елның август ахырында әтисенең туган авылы Шәкәрдә яшиләр. Әнисе Нәгыймәгә, «халык дошманы» хатыны дип, беркайда эш бирмәгәннәр, балаларын ятимнәр йортына тапшырырга киңәш иткәннәр. Авылда туганнарында яшәү авырлашкач, район үзәге булган Кировка авылына (хәзер Талас өлкәсе Кара-буура районы үзәге Кызыл-Адыр авылы) күченгәннәр[6]. Бөек Ватан сугышы башлангач, район үзәгендә яшәү дә авырлаша, гаиләнең хәлләре мөшкелләнә, 1942 елның башында гаилә Талас өлкәсе (хәзерге Манас районы) Җийдә[d] авылына күчкән. Гаилә, Җийдәдә 1942—1949 елларда яшәп, мәктәбе яхшы булган район үзәге Покровкага[d] күчә.

Әнисе Нәгыймә балаларын укытуга бар тырышлыгын куйган. Розетта Таласта урта белем бирү мәктәбен, шулай ук Фрунзеда В. В. Маяковский исемендәге Кыргыз хатын-кызлар педагогика институтының (2005 елдан Ишеналы Арабаев исемендәге Кыргыз дәүләт университеты[d]) физика-математика факультетын тәмамлап, озак вакыт әлеге вузда эшләгән, мәктәп укытучылары әзерләгән, доцент гыйльми дәрәҗәсе алган.

Р. Т. Айтматова ― физика-математика фәннәре кандидаты, Хатын-кызларга карата дискриминациянең барлык формаларын бетерү буенча конвенцияне (рус. Конвенция по ликвидации всех форм дискриминации в отношении женщин) кыргыз теленә тәрҗемә иткән һәм бастырган. «Хатын-кызларга ярдәм үзәге» ҖЧҖ президенты.

Кыргызстанның атказанган мәгариф хезмәткәре. Җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, хатын-кызлар хәрәкәтендә катнаша[7].

Кыргыз Республикасы алдындагы аерым казанышлары өчен шәхси пенсия билгеләнгән.

Балалар табибы Эсенбәк Алымкуловка кияүгә чыккан[8], балалары: улы Урмат (1960), кызы Айгөл (1965).

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү