Хәмзә Габделвәлиев

Хәмзә Габделвәлиев (рус. Хамза Абдувалиев) – татар 1нче гилдия сәүдәгәре.

Хәмзә Габделвәлиев
Туган телдә исем Хәмзә Хәсән улы Габделвәлиев
Туган 1840(1840)
Казан губернасы, Мәчкәрә авылы
Үлгән 1932(1932)
Каракол, Кыргызстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр
Балалар Нәгыймә Айтматова

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Хәмзә Габделвәлиев 1840 елда Казан губернасы Мәчкәрә авылында туа. Ул XIX гасырның 60-80 нче елларындагы күченү шаукымына бирелеп, Урта Азиягә баручы кәрванга ярдәмчелеккә яллана да, Верный шәһәрендә яшәп ятучы абзасы (әтисенең бертуганы) Исхак янына юл тота. Үзе белән энесе Әхмәтгали һәм сеңлесе Галияне дә ияртә. Исхак Габделвәлиев 1875 елда Верный шәһәрендә I гилдияле бердәнбер сәүдәгәр булган. Хәмзәләр Исхак абзыйлары янына барып җитәләр, әмма анда тукталмыйлар, кәрванга ияреп, Ыссык күл сөзәклегеннән юлларын дәвам итәләр. Кәрван Аксу авылында туктый. Хәмзә Габделвәлиев шушы урында төпләнергә карар итә һәм үз гомерендә бүтән беркая да кузгалмый. Хәмзәнең эчке сиземләве көчле булган, күрәсең. Күп тә үтми, алар килгән юлдан бу якларга Н.М. Пржевальскийның 5 нче экспедициясе килеп төшә. Бу төбәктә тормыш җанланып китә. Әлеге урында, Кашгар чигендә, патша хөкүмәте ашыга-ашыга хәрби ныгытма төзегән. Каракүл (Каракол) шәһәренә нигез салынган.

Хәмзә Габделвәлиев башта бер сәүдәгәргә хезмәтче булып ялланган, эшли-эшли бераз акча җыйгач, үзе бер кечкенә кибет ачкан. Ул эшчән, зиһенле, тырыш булган, шуңа күрә эшләре дә алга киткән. Тиздән ул берничә зур кибет хуҗасына әйләнгән.

Бу төбәктә һөнәрчелек сәнәгате, мәдәният, көнкүреш үсешенә Каракүлнең I гилдия сәүдәгәре Хәмзә Габделвәлиев һәм аның энесе Әхмәтгали зур өлеш керткәннәр. Мәсәлән, Хәмзәнең күчемсез милеге 1907 елның 1 гыйнварына – 2120 сум алтын, энесенеке 1200 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: ул заманда шул төбәктә иң бай саналган сәнәгатьче сәүдәгәрләр Дмитрий Ильинның милеге – 7500 сум, Николай Бакинның – 4200 сум, Низмөхәммәтовның 6000 сум булган.

Каракүл шәһәрендә Русиядән килгән өч татар – Абдулкадыйр Милушев, Гали Кензин һәм Хәмзә Габделвәлиев үзара килешенеп сәүдә иткәннәр. Алар балаларын өйләнештереп, нәсел бәйләнешләрен ныгытканнар. Тирә-як сәүдәгәрләр бу көчле нәсел белән санлашмый булдыра алмаганнар.

Хәмзә Кыргызстанга Себердән килгән бер сәүдәгәр кызы Газизәбану Шаһиевага өйләнгән. Сигез балалары туган: Мөхәммәтҗан, Сабир, Шәриф, Габдулла, Гөлша, Нәгыймә, Әсмәбикә, Зиннәт. Хәмзә сәүдәгәр балаларына белем бирүне беренчел максат итеп куйган, моңа акчасын жәлләмәгән. Хәмзә балаларын башта мөселман, аннан соң рус мәктәбендә укыткан. Алар Габдулла Тукай, Пушкин әсәрләре белән бик иртә танышканнар. Шуңа күрә барысы да укымышлы булганнар, татарча, русча, гарәпчә укый-яза белгәннәр.

1909 елда 3800 сумга Хәмзә бай ике катлы сарай-йорт сатып алган. Икенче кат аерым кызлар өчен булган. Биредә 1904 елгы кызы Нәгыймә (1904-1971) буйга җиткән, Нәгыймәнең улы Чыңгыз Айтматовның (1928-2008) балачагы да шушы йортта үткән). 1913-1915 елларга аның “Галантерейные товары”, “Краски, лаки и олифа”, “Шерсть, волос и щетина” исемле кибетләр челтәре, күн заводы булганлыгы билгеле.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү