Сәмәрканд өлкәсе
Сәмәрканд өлкәсе (Сәмәрканд вилаяте; үзб. Samarqand viloyati) — Үзбәкстанның өлкәсе. Мәркәзе Сәмәрканд шәһәре.
Башкала | Сәмәрканд |
---|---|
Халык исәбе | 3 444 800 (2014) ![]() |
Нигезләнгән | 15 гыйнвар 1938 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Үзбәкстан |
Мәйдан | 16,400 км² |
ДДӨБ | 577 метр ![]() |
Координатлар | 39.83°N 66.25°E ![]() |
UZ-SA ![]() | |
Хөкүмәт башлыгы | Эркинжон Окбутаевич Турдимов |
![]() |
ТарихҮзгәртү
Россия империясе эчендәҮзгәртү
Үзбәкстан ССР эчендәҮзгәртү
Сәмәрканд өлкәсе 1938 елның 15 гыйнварында оештырылган. Өлкә Акдәрья, Булунгур, Галләарал, Җамбай, Заамин, Карадәрья, Кәттәкурган, Митан, Нәрпәй, Нурата, Пайарык, Пәстдәргам, Пәхтәкар, Сәмәрканд, Ургут, Фариш, Хатырчы районнарыны, Сәмәрканд, Җиззәх, Кәттәкурган шәһәрләрене эченә алган.
1963 елның 16 февралендә өлкәсенең җирләренең бер өлеше яңа оештырырган Сырдәрья өлкәсенә тапшырылган.
1982 елның 20 апрелендә өлкәсенең җирләренең бер өлеше яңа оештырырган Нәвайи өлкәсенә тапшырылган.
1988 елның сентябрендә Нәвайи өлкәсе Сәмәрканд өлкәсе эченә кергән. 1989 елның маенда элекке Нәвайи өлкәсенең 7 район һәм Нәвайи шәһәре Бохара өлкәсе эченә тапшырылганнар.
1992 елда Нәвайи өлкәсе элекке чикләрендә кире оештырылган.
Идарә-җир төзелешеҮзгәртү
Өлкә 14 районына (төмәненә) бүленгән:
- Акдәрья районы (8) — Лаеш
- Булунгур районы (1) — Булунгур
- Җамбай районы (3) — Җамбай
- Иштыхан районы (2) — Иштыхан
- Кәттәкурган районы (4) — Пәйшәнбә
- Кошрабад районы (5) — Кошрабад
- Нәрпәй районы (6) — Акташ
- Нурабад районы (7) — Нурабад
- Пайарык районы (10) — Пайарык
- Пәстдәргам районы (11) — Җома
- Пәхтәче районы (9) — Зиадин
- Сәмәрканд районы (12) — Гөлабад
- Тайлак районы (13) — Тайлак
- Ургут районы (14) — Ургут
һәм өлкә карамагындагы 4 шәһәренә:
Зур шәһәрләр — Сәмәрканд, Кәттәкурган, Нурабад, Ургут, Җома, Зиадин, Акташ, Булунгур, Җамбай.
ХалыкҮзгәртү
Халык исәбе — 3 584 600 (2016). Күбесенчә үзбәкләр һәм таҗиклар.