Кәттәкурган
Кәттәкурган (үзб. Kattaqo‘rg‘on — «зур курган», рус. Каттакурган) — Үзбәкстандагы Сәмәрканд өлкәсенең шәһәре. Халык исәбе 76,5 мең кеше (2009) тәшкил итә. Шәһәр XVII гасырның ахырыннан билгеле.
Кәттәкурган | |
---|---|
![]() | |
Ил | Үзбәкстан |
Өлкә | Сәмәрканд өлкәсе |
Координатлар | 39°53'45"N, 66°15'56"E |
Беренче телгә алу | XVII гасыр|XVII гасыр |
Халык саны | 76 562 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+5 |
Кәттәкурган Зәрәфшан елгасы үзәнендә, Сәмәркандтан төньяк-көнбатыштарак 76 км ераклыкта урнашкан. Ташкәнт — Каган сызыгында тимер юл станциясе. Шәһәр янында Кәттәкурган сусаклагычы («Үзбәкстан диңгезе») урнашкан.
«Хлопкомаш», мамык тазарта торган, керпеч заводлары, май, сөт, ит һәм тегермән комбинатлары, ТЭЦ. Медицина, педагогика, планлы-икътисадый колледжлары, Сәмәрканд чит телләр институты карамагындагы 2 нче академия лицее. «Мәҗиди» үзбәк драма театры.
1897[1] | 1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] |
---|---|---|---|---|---|
10 087 | ↗25 759 | ↗34 078 | ↗43 980 | ↗53 353 | ↗58 950 |
ИскәрмәләрҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Кәттәкурган шәһәренең гербы (1910 ел) (рус.)
- ЗСЭ: Кәттәкурган (рус.)