Зур совет энциклопедиясе

(ЗСЭ битеннән юнәлтелде)

Зур совет энциклопедиясе (кыскача ЗСЭ; рус. Большая советская энциклопедия, кыскача БСЭ) — иң билгеле һәм тулы совет күпьяклы энциклопедиясе. 1926 елдан (беренче басманың беренче томы) 1990 елга кадәр (соңгы еллык басма) «Совет энциклопедиясе» («Советская энциклопедия») нәшрияте тарафыннан нәшер ителгән.

Зур совет энциклопедиясе
Сурәт
Атама Большая советская энциклопедия
Төп тема гомуми белем[d]
Киләсе Зур Россия энциклопедиясе[d]
Жанр энциклопедия
Басма яки тәрҗемәләре Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Большая советская энциклопедия, 1950—1958[d], Зур совет энциклопедиясе (1969—1978)[d] һәм Great Soviet Encyclopedia, ed. Greek[d]
Мөхәррир Отто Шмидт, Сергей Иванович Вавилов[d], Введенский, Борис Алексеевич[d] һәм Александр Прохоров
Нәшрият Большая российская энциклопедия[d]
Чыгару урыны Мәскәү
Чыгыш иле  СССР
Әсәр яки аның атамасы теле рус теле
Чыгару датасы 1926
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d] һәм авторлык хокуклары белән якланган[d]
 Зур совет энциклопедиясе Викиҗыентыкта

Өч басмасы чыкты:

  • беренче басмада (19261947) 65 том һәм номерсыз «СССР» өстәмә томы;
  • икенче басмада (19491958) 49 том, 50 нче «СССР» томы, 51 нче өстәмә том һәм ике китапта 52 нче «Алфавитлы күрсәткеч» томы (1960);
  • өченче басмада (19691978) 30 том, (24 нче том ике китапта: икенче, өстәмә китап — «СССР») һәм өстәмә номерсыз «Алфавитлы исемнәр күрсәткече» томы (1981).

Тышкы сылтамалар үзгәртү