Ләйсән Каюмова, Каюмова Ләйсән Гафур кызы (1983 елның 5 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Киров) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (2005), «Мастеровые» рус драма театры (2005-2010), Казан яшь тамашачы театры һәм Әтнә татар дәүләт драма театры артисты (2017 елдан башлап).[1]

Ләйсән Каюмова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Каюмова Ләйсән Гафур кызы

Туу датасы:

5 март 1983(1983-03-05) (41 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Актаныш районы, Киров

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2005 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ләйсән Каюмова әтисе белән (кечкенә чагы)
 
Ләйсән Каюмова сәхнәдә
 
Ләйсән Каюмова улы белән

1983 елның 5 мартында Татарстанның Актаныш районы Киров авылында туа.[1] Әтисе - танылган татар драматургы, театр режиссеры Гафур Каюмов (1959-2018). Ата-аналары 1988 елда аерылышалар һәм Ләйсән әнисе белән кала, балачагын Түбән Кама шәһәрендә үткәрә. 15 яшендә әтисе кырына Казанга күченеп китә. 2001 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач бервакыт Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшләп ала. Соңрак Чаллыга — «Мастеровые» театрына чакырыла. Анда биш ел буе эшли. Чаллыда вакытта шәхси тормышы барлыкка килә: Ләйсән кияүгә чыга һәм шул сәбәпле Казанга кайта. Кайткач бераз Казан ТЮЗында эшли, әмма барыбер үзен таба алмый.

Тиздән аны "Таткино" төшергән «Мулла» фильмында эпизодик роль уйнарга чакыралар. Төшергән вакытта аны үзенә фильм режиссеры Рамил Фазлыев чакырып ала һәм Әтнә театрында эшләргә тәкъдим итә, Ләйсән ризалаша.[2]

Театр үзгәртү

Тормышның биш елын Чаллыдагы «Мастеровые» театрына багышлый. Театр рус булу сәбәпле, бу Ләйсән өчен кечкенә эксперимент, үз-үзен сынау була. Ул хәтта рус театрында эшләү өчен сәхнә теле буенча дәресләр дә ала. Үзе татар булуга кармастан, монда эшләү аның өчен гадидәрдән була, ул монда бернинди дә начарлык күрми.[2]

"Мин кайда чакыралар — шунда эшлим. Кемнәргәдер тәкәббер, һавалы булып күренсәм дә, тормышта мин бик тыйнак кеше. «Мине алыгыз әле, миңа карагыз әле», - дип үземне күрсәтеп, ялынып-сорап йөрергә яратмыйм. Мөмкинлек чыгып чакыралар икән — барам. Әмма үземне үзем тәкъдим итмим. Рус театрына чакырдылар — бардым", - Ләйсән Каюмова[2]

2017 елда Әтнә татар дәүләт драма театрының коллективына кушыла. Беренче роле Сәет Шәкүровның «Туган туфрак» спектаклендәге Маргарэт образы була.[2] Тамашачыларга күбрәк нәкъ шул спектакльдәге һәм Дамир Сидеев белән Илфак Хафизовның “Кәҗә белән сарык маҗаралары”дагы Шүрәлия рольләре буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында әлегә 5 кенә роле бар.

Гаилә хәле үзгәртү

Ире - рәссам, РФ һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Мусин (20.10.1966, тумышы белән Казахстанның Петропавел шәһәреннән).[3][4] Ләйсән белән Чаллыда таныша. Уллары - Йосыф (12 яшь).

Фильмография үзгәртү

  • Мулла (2018, Россия).[5]

Фотосурәтләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү