Шәриф Хөсәенов

татар язучысы, драматургы, табиб-терапевт

Шәриф Нургали улы Хөсәеновтатар язучысы, драматургы, һөнәре буенча табип-терапевт.

Шәриф Хөсәенов
Туган телдә исем Шәриф Нургали улы Хөсәенов
Туган 26 ноябрь 1929(1929-11-26)
Татарстанның Буа районы Өчмунча авылы
Үлгән 7 июль 1999(1999-07-07) (69 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре табип-терапевт
Бүләк һәм премияләре Шөһрәт билгесе ордены (1979)

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Ул 1929 елның 26 ноябрендә Татарстанның Буа районы Өчмунча авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне — туган авылында, җиде сыйныфны — күрше Килдураз авылында һәм 1947 елда Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, медицина институтының дәвалау–профилактика факультетына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлап, табип булып эшли башлый. 19601962 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайтканнан соң — Казан шәһәренең 2нче номерлы поликлиникада участок табибы хезмәтендә.

Язучы—драматург буларак, Шәриф Хөсәенов киң катлау укучыга һәм тамашачыга үзенең «Профессор кияве» (1952) исемле комедиясе белән таныла. Бу әсәр пьесалар буенча уздырылган республика конкурсында икенче премиягә лаек була һәм шул ук елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела башлый. Драматургның шуннан соң иҗат иткән драма әсәрләреннән «Зөбәйдә — адәм баласы» (1961) трагикомедиясе һәм «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме «Әни килде», 1968) драмасы тагы да зуррак уңыш казана. Әдипнең «Бирнәле кыз» (1954), «Егерме ел үткәч» (1962) исемле кечкенә күләмле песалары да үз вакытында төрле театр сәхнәләрендә уйнала.

Шәриф Хөсәенов драма һәм комедияләре композицион яктан оста корылган булуы, образларның кискен фикри каршылыклар, конфликтлы ситуацияләр аша ачылуы һәм алынган проблемаларның заман рухында, сәнгатьчә үтемле хәл ителүе белән характерлы.

Шәриф Хөсәенов «Мәхәббәт сагышы» (1964) исемле пувис һәм юмористик, сатирик хикәяләр авторы буларак та билгеле.

Әдәби хезмәтләре өчен Шәриф Хөсәенов 1979 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде. Аңа шулай ук Татарстанның атказанган табибы дигән мактаулы исеме бирелде.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү