Ирек Мусин, Ирек (Ирик) Рәшит улы Мусин, рус. Мусин Ирик Рашидович, ингл. Irik Musin (1966 елның 20 октәбре, Казакъ ССР, Кызылъяр шәһәре) — рәссам. РФ һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара сәнгать ассоциациясе (ингл. International Association of Art (IAA/AIAP), UNESCO), «Заманча сәнгать альянсы» иҗтимагый берлеге әгъзасы. Иҗатында реализм ысулына өстенлек бирә. Пейзаж, портрет жанрларында эшли. Тамашачылар рәссамны «Сынлы сәнгать Шукшины» дип атыйлар.

Ирек Мусин
Туган телдә исем Ирик Рәшит улы Мусин
Туган 20 октябрь 1966(1966-10-20) (57 яшь)
Казакъ ССР Кызылъяр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам
Җефет Ләйсән Каюмова, тиятьıр актрисасы
Сайт irikmusin.ru

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
И. Мусин. «Чишмә буенда»

1966 елның 20 октәбрендә Казакъ ССРның Кызылъяр шәһәрендә туган. Кызылъярда 23нче мәктәпне (1984), Яр Чаллы сәнгать укуханәсен (1991) тәмамлаган. Җәй көннәре әбисе янында Саба районы Җәнәй авылында уза.

Катнашкан күргәзмәләре үзгәртү

Регион («Зур Идел X», Чабаксар, Самар, 2008, «Зур Идел XI», Казан, Πиpем, Йошкар-Ола, 2013), җөмһүриᴙт («Татар авангарды», 2007, Мәскәү), РФ («Россия XI», Мәскәү, 2009, «Арт Урал», Екатириʜбур, 2012, «Арт Галерея», Екатириʜбур, 2015), халыкара («Арт Πиpем», 2013, 2014, 2015) һәм чит илләрдәге («Арт индустрия», Алматы, 2013) күргәзмәләрдә катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Халыкара заманча сәнгать бәйгеләрендә — Мәскәү (Russian Art Week, 2010), Питьıрбур, Бүкрәш, Берлин (Art Week in Berlin, 2011) шәһәрләрендә җиңүче.
  • 2014 елда РФ сәнгать академиясе заманча сынлы сәнгать өлкәсендә Н.И. Фешин исемендәге премия белән бүләкли[1].

Картиналары үзгәртү

  • «Көзге чор» (2014)
  • «Томанлы иртә» (2014)
  • «Кышкай»
  • «әприᴫ җылына»
  • «Язгы юл»
  • «Гыйнвар көне»
  • «Сүрән көн»
  • «Яз килде»
  • «Читән буенда»
  • «Җылы күлләвек»
  • «Көзге юл»
  • «Көтү»
  • «Көн уртасы»
  • «Әбиләр чуагы»
  • «Искә алу»


Иҗат эшләре Төмән шәһәренең дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казанның Милли мәдәният үзәгендә, Πиpем крае Всеволодо-Вильва бистәсенең Борис Пастернак музеенда[2], РФ, Бөекбритания, Франсa, Төркия, Кытай, Юʜанcтан, Румыния, Алмания, Әᴍᴎриᴋә Кушма Штатлары һ.б. илләрнең шәхси һәм корпоратив тупланмаларында саклана.

 
И. Мусин. «Аягына шырпы кергән»

Әдәбият үзгәртү

  1. Ландыш Әбүдарова. Якты моң. «Сөембикә», 2012 ел, № 2.[3]
  2. Расиха Фаизова. Тормыш сызыклары. «Сөембикә», 2017 ел, әприᴫ, 64нче бит. ISSN 0869-1398.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү