Сылу Бәйрәмова, Бәйрәмова Сылу Рәхип кызы (1965 елның 10 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Черки-Килдураз) — драма актрисасы, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты (2007 елдан).[1]

Сылу Бәйрәмова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Бәйрәмова Сылу Рәхип кызы

Туу датасы:

10 декабрь 1965(1965-12-10) (58 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Буа районы, Черки-Килдураз

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2007 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Сылу Бәйрәмова чыгыш алдыннан
 
Сылу Бәйрәмова балык тотуда
 
Сылу Бәйрәмова сәхнәдә
 
Сылу Бәйрәмова классташлар очрашуында (38 елдан соң)
 
Кызы Ландыш һәм оныгы Алисә

1965 елның 10 декабрендә Татарстанның Буа районы, Черки-Килдураз авылында туа. 1980 елда мәктәпне тәмамлагач, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлый һәм тиздән кияүгә чыга. Ире белән өч бала үстерәләр: Таңсылу, Айсылу һәм Ландыш. Үзе Сылу бу вакытта беркайда да эшләми, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. 1990-еллар азагында Себер якларына күченеп китәләр. 2007 елда Татарстанга кайталар, Әтнәдә төпләнәләр. 14 елын кызларына багышлаган Сылу җаны теләгән эшне эзли башлый. Шул чагында күзенә район газетасында чыккан бер белдерү чалына: театрда “Күк капусы ачылса” әсәрендәге Шәмсия роленә кастингка чакыру була бу.[2] Тиздән Сылу кастингны уҗышлы рәвештә үтә һәм театрда үз эшчәнлеген башлый. Шул ук вакытта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керә.

Хәзерге вакытта 5 онык әбисе (4 кыз һәм бер ир бала).[2] Кызлары укытучы булып эшлиләр: Айсылу - информатика, Таңсылу - музыка, Ландыш - инглиз теле фәннәрен укыталар. Үзе Сылу театрдан тыш балык тоту белән мавыга.[3]

Театр үзгәртү

2007 елда Әтнә татар дәүләт драма театрының коллективына кушыла.[1] Аның көчле ягы - комедия. Сылу кешегә яшәргә комачаулаган сыйфатларны сәхнәдә бик оста күрсәтә белә. Мәсәлән, кимчелекләре күп булган хатын-кызны көлкегә калдырып, фаш итәргә кирәк булса, арттырып та уйнарга бик оста. Хай Вахит әсәре буенча куелган «Күк капусы ачылса» спектаклендәге Шәмсия роле әнә шундыйлардан була.

Ул үз-үзен сәхнәдә җиңел табигый итеп тота. Барысын да тәэсирле итеп сөйли белә. Аның сөйләм теле төгәл, яңгыравыклы һәм ачык. Тамаша вакытында тамашачыларны чын күңелдән көлүе белән мавыктыра. Сәхнәне бик яхшы сизә, ул иҗат иткән образлар чынбарлыкка тәгөл рәвештә тәңгәл килә.

Тамашачыларга күбрәк Туфан Миңнуллинның әсәре буенча куелган “Җен алыштырган” спектаклендә Җенбикә, “Күбәләкләр утка оча”дагы Зөһрә, Хай Вахитның “Ике килен – килендәш”тәге Камилә рольләре буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 25кә якын роле бар.

Фильмография үзгәртү

  • Халидә - Гади вакыйга (2010, Россия).[4]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү