Төп менюны ачу

Илгиз Зәйниев, Илгиз Зәйни (әдәби псевдонимы), Илгиз Газинур улы Зәйниев (1987 елның 23 мае, ТАССР, Аксубай районы, Карасу) — язучы, драматург, режиссер, Татарстан язучылар (2007), сәхнә әһелләре берлекләре әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе (2009) лауреаты .

Илгиз Зәйниев
И.Г.Зәйниев.jpg
Тугач бирелгән исеме: Илгиз Газинур улы Зәйниев
Псевдонимнар: Илгиз Зәйни
Туу датасы: 23 май 1987(1987-05-23) (32 яшь)
Туу урыны: ТАССР Аксубай районы Карасу авылы
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы, режиссер
Юнәлеш: драматургия
Жанр: пьеса, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: М. Җәлил премиясе (2009)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Илгиз Зәйни

1987 елның 23 маенда Татарстан АССР (1990 елдан Татарстан) Аксубай районы Карасу авылында туган. Карасу урта мәктәбен (2004), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институтын «театр актеры» (2008), «режиссерлык» (2015, курс җитәкчесе Ф.Р. Бикчәнтәев, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе) белгечлекләре буенча тәмамлый.

2008 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп кабул ителә, бүгенгәчә биредә хезмәт куя.
2009 елдан Камал театрында үзен режиссер буларак сынап карый. Беренче итеп Камал театрының кече сәхнәсендә шигъри һәм хореографик спектакльләр куя, соңрак театрның зур сәхнәсендә Р. Зәйдулла әсәрен сәхнәләштерә.

2019 елның 6 июненнән «Әкият» курчак театрының баш режиссеры[1].

ИҗатыҮзгәртү

Мәктәптә укыганда ук төрле жанрларда яза башлый. 2004 елда «Ай кызы» пьесасы «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә призлы урын ала. Татарстан, Башкортстан, Ырынбур, Мари Иле, Казакъстан театрларында егермеләп пьесасы буенча утызлап спектакль уйнала: «Туйга ничә көн кала» (2005, октябрь, «Нур» театры), «Мәхәббәт турында сөйләшик» (2006, май, Камал театры), «Амазонка һәм Айдар» (2006, сентябрь, Кариев театры), «Суган чәчәге» (2006, ноябрь, Камал театры), «Урман club» (2006, декабрь, Кариев театры).
Камал театры репертуарында И. Зәйнинең «Әрем исе», «Кечтүкле уен», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине», «Бабайлар чуагы», «Кәҗә, Сарык һ.б.» пьесалары буенча спектакльләр бара[2].

Уйнаган рольләреҮзгәртү

  • Булат — «Зөбәйдә-адәм баласы»
  • Дәүләт — «Кыю кызлар»

Куйган спектакльләреҮзгәртү

Камал театрыҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләре Р. Зәйдулла, В. Нуриев). Казан: Идел-Пресс, 2012. ISBN 978-5-4428-0003-6

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү