Дәрдемәнд
Дәрдемәнд, Закир Рәмиев, чын исеме Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (1859 елның 23 ноябре, РИ, Ырынбур губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җиргән — 1921 елның 9 октябре, РСФСР, Ырынбур губернасы, Орск) — ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискылары хуҗасы.
Дәрдемәнд | |
---|---|
Туган телдә исем | Закир Рәмиев |
Туган | 23 ноябрь 1859 Җиргән, Эстәрлетамак өязе, Ырынбур губернасы, РИ |
Үлгән | 9 октябрь 1921 (61 яшь) РСФСР, Орск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР |
Һөнәре | шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе |
Җефет | Мәһүбә Борнаева |
Балалар | улы Искәндәр |
Ата-ана |
|
Тормыш юлы
үзгәртү1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.
1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр приискларның техник җиһазландыруын кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган. Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәпләр тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр. Алтын ятмаларын арендага биреп торган башкортларның авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.
Орск Закир Рәмиев сәүдәгәре Закир Борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.
1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Ырынбурда матбугат чыгару эшен башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар («Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике басма да 1918 елда ябыла.
Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр.
1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.
Хәтер
үзгәртү- Казан шәһәр Думасының 2015 елның 4 мартындагы 26-41 санлы карары белән Салмачы бистәсендәге асфальтланмаган бер тыкрыкка Дәрдмәнд исеме бирелгән.
- 2024 елның 27 августында туган авылы Җиргәндә эшкуар, меценат Рамил Кыямовның матди ярдәме белән бюсты куелган (авторы сынчы Илдус Закиров)[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Башкортстанда шагыйрь, сәүдәгәр Закир Рәмиев – Дәрдемәндкә бюст ачылды. Татар-информ, 28.08.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Мирас сайтында Дәрдемәнд биографиясе һәм иҗаты
- Дәрдемәнд шигырьләре 2009 елның 30 апрель көнендә архивланган.
- Дәрдемәнд татар әдәбияты дәреслегендә(үле сылтама)
- Дәрдемәндне зурлый белмибез
- Дәрдмәнднең тууына 150 ел
- Дәрдмәнд – шагыйрьләр солтаны
- Дәрдмәнд. Дәрдмәнд шигырьләре. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
Шулай ук кара
үзгәртүБу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |