Искәндәр Рәмиев

Искәндәр Рәмиев, Искәндәр Мөхәммәтзакир улы Рәмиев (1886 ел, РИ, Ырынбур1943 елның 5 апреле, ССРБ, РСФСР, Кемерово өлкәсе, ГУЛАГ лагере) — алтын приискылары хуҗалары Рәмиевләр нәселеннән тау инженеры; татар шагыйре Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиевнең (Закир Рәмиев, Дәрдмәнд) (18591921) улы; техник фәннәр докторы, уйлап табучы Бәшир Искәндәр улы Рәмиевнең (19181994) әтисе.

Искәндәр Рәмиев
Туган телдә исем Искәндәр Мөхәммәтзакир улы Рәмиев
Туган 1886(1886)
РИ, Ырынбур
Үлгән 5 апрель 1943(1943-04-05)
ССРБ, РСФСР, Кемерово өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре тау инженеры
Җефет I никахы — Шәрифзадә Дашкова
II никахы — Минсафа Гатауллина
Балалар уллары: I никахыннан Бәшир (19181994),
II никахыннан Равил (1940)
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1886 елда Ырынбурда (вариант: Ырынбур губернасы Орск өязе Юлык-Ямы авылында[1]) Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Закир Рәмиев, Дәрдмәнд) гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә алган. Мәдрәсәнең рөшдия өлешен тәмамлагач, Санкт-Петербург гимназиясендә укый. Алман телен дә яхшы үзләштергәч, Алманиянең Саксония җирендәге Фрайберг шәһәрендә урнашкан Тау академиясендә укыган. Укуын тәмамлагач, Беренче бөтендөнья сугышы башланырга бер көн кала, илгә кайта һәм «Брадәрән Рәмиевләрнең алтын приисклары» идарәләрендә эшли.

Рәмиевләр Урал якларында алтын чыгара, алтын чыгару сәнәгатенең алдынгылары булып исәпләнә. Уңышлары турында Россиянең һәм Көнбатыш Аурупаның фәнни китапларында язып чыгалар. Мөхәммәтсадыйк Рәмиев гомере чигендә балаларына (Мөхәммәтшакир (18571912), Мөхәммәтзакир (18591921), Камилә, Гомәр, Галихәйдәр) ике дистә алтын шахтасын мирас итеп калдыра. Уллары ул санны икеләтә арттырып, совет хакимиятенә кырыктан артык алтын чыганагын тапшыралар. 18691917 елларда Ырынбур, Уфа губерналарында 50 тонна алтын табыла, шуның 5 тоннасы Рәмиевләр приискыларында табылган.

Искәндәр Верхнеуральск шәһәре кызы Шәрифзадә Дашковага өйләнә. 1918 елның 1 маенда уллары Бәшир туа. 1918 елның яз ахырында гаилә Орск шәһәренә күченә. Орскида совет хакимияте ныклап урнашкан көннәрдән, 1919 елның урталарыннан башлап, Искәндәр үз белгечлеге буенча совет оешмаларында эшли. 1919 елда хатыны Шәрифзадә вафат була. Элек үзләрендә хезмәт иткән, чыгышы белән Чистай төбәгеннән булган Минсафа Гатаулла кызы Гатауллинага (?—1976) өйләнә.

1926 елның февраль башында гаилә Баймакка күчә. Шәһит Ходайбирдин исемендәге Баймак бакыр эретү заводы (элекке Таналык-Баймак заводы) металлургия цехына баш инженер итеп билгеләнә [2].

1929 елда «инженерлар эше» чыккач, беренче мәртәбә кулга алына. Бер елдан (вариант: 9 айдан), бернинди гаепләү белдермичә, иреккә чыгаралар.

1935 елда гаилә Уфага күченә. «Башзолото» трестына лаборатория мөдире булып эшкә урнаша. Талантлы инженер буларак, приискыда бер кеше дә хезмәт күрсәтә ала торган автомат линия уйлап таба һәм куллана, шул сәбәпле трестта алтын табу бермә-бер арта[3].

1938 елның апрелендә янәдән кулга алынган, ике ел тикшергәннән соң, «халык дошманы» ярлыгы тагылып, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә, Кемерово өлкәсенә мәҗбүри хезмәт лагерена озатыла. 1943 елда, азат ителүенә нибары 10 көн калгач, Кемерово өлкәсе ГУЛАГ лагерендә (вариант: Томск өлкәсе, Арлюк станциясе[4]) вафат була.

1957 елның 13 сентябрендә Көньяк Урал хәрби округының хәрби трибуналы, гаепләрлек дәлилләрнең булмавы сәбәпле, ССРБ НКВДсының 1940 елның 7 апрелендәге гаепләү карарын юкка чыгара[5].

Гаиләсе

үзгәртү
 
Улы Бәшир 11 яшьтә 1929 ел

I никахы Шәрифзадә Дашкова (?—1919, Орск)

II никахы Минсафа Гатаулла кызы Гатауллина (?—1976), чыгышы белән Чистай төбәгеннән.

  • беренче балалары балачакта вафат
  • улы Равил, 1940 елда туган, Уфада үскән. Институтта геолог белеме алган. Башкортстан АССРда һәм Себердә геология идарәләрендә эшләгән. Уфада яшәгән. Равилнең хатыны Галия (1942).
    • оныгы Бату (1960), ЭЭМ хезмәткәре. Батуның хатыны Эльвира Масурбәкова (1962), бухгалтер.
      • оныкчыклары Эльмира (1985), Искәндәр (1991).
    • оныгы Шамил, химик. Шамилнең хатыны Нина, табиб.
      • оныкчыгы Дмитрий, ЭЭМ хезмәткәре. Дмитрийның хатыны Светлана.
        • оныкчыгының улы Равил (2002)
    • оныгы Таһир. Таһирның хатыны Людмила.
      • оныкчыклары Артур, Тимур[6]

Әдәбият

үзгәртү
  1. Лирон Хәмидуллин. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. К.: ТКН, 2002.
  2. Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт: «Татнефть» АҖ «ТатАСУнефть» типографиясе, 2001 ел, 47-48нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. В. Н. Макарова, Р. И. Үтәголов. Рәмиевләр.(үле сылтама) Башкорт энциклопедиясе(рус.)(башк.)
  2. В. Н. Макарова, Р. И.Үтәголов. Рәмиевләр.(үле сылтама) Башкорт энциклопедиясе
  3. Башир Искандерович Рамеев. Русский Музей Виртуальных Компьютеров(рус.)(ингл.)
  4. Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт: «Татнефть» АҖ «ТатАСУнефть» типографиясе, 2001 ел, 47-48нче бит
  5. Б. Н. Малиновский.Сын эпохи. lib.ru(рус.)
  6. Рамеевы. rameevy.narod.ru(рус.)