Тум өлкәсе

(Томск өлкәсе битеннән юнәлтелде)

Тум өлкәсе (рус. Томская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Көнбатыш Себер районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Тум шәһәре.

Тум өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 13 август 1944
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Тум
Административ-территориаль берәмлек Россия[2]
Сәгать поясы KRAT[d], UTC+07:00 һәм Азия/Томск[d][3]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Tomsk.map
Хөкүмәт башлыгы Владимир Мазур[d]
Халык саны 1 070 339 (1 гыйнвар 2021)
Моның хуҗасы Томь
Нәрсә белән чиктәш Төмән өлкәсе, Хант-Манси автоном округы, Омск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Кемерово өлкәсе һәм Красноярск крае
Кулланылган тел Хант теле һәм силкүп теле
Мәйдан 316 900 км²
Харита сурәте
Тема җәгърафиясе география Томской области[d]
Рәсми веб-сайт tomsk.gov.ru(рус.)
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Номер тамгасы коды 70
Карта
 Тум өлкәсе Викиҗыентыкта

1944 елның 13 августында оештырылган.

География үзгәртү

Тум өлкәсе Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгышында, Об елгасының урта агымынды урнашкан. Территориянең төп өлешен Көнбатыш Себер тигезлегенең яссы, көчле сазланган җирләре алып тора. Фәкать өлкәнең көньяк-көнчыгышта  Кузнецк Алтавының (биеклек 211 метргача) төньяк тармаклары үтеп кергән.

Об елгасының киң үзәне өлкәне сазланган Васюган түбәнлеге булган сул ярга һәм бераз күтәерлгән уң ярга бүлә. Файдалы казылмалардан тимер мәгъдәне, нефть, газ, көрән күмер, төзелеш материаллары чыганаклары һ.б. нәрсәләр табылган. Торф, җир асты сулары һәм термаль минерал сулары запаслары күп.

Климат континенталь. Кыш кырыс һәм дәвамлы. Гыйнварның уртача температурасы -19°…-21°С. Җәй җылы һәм кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+18°С. Еллык явым 450—770 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 125 көнгә якын. Төп елгалар — Об һәм аның кушылдыклары (ТомЧулым, Кеть, Тым, Чая, Парабел, Васюган). Күлләр күп.

Тум өлкәсе урта һәм көньяк тайга һәм өлешчә аралаш урманнар зонасыда урнашкан.

Туфраклар — кәсле-көлсу һәм торф-сазлык, көньяк-көнчыгышында — соры урман туфраклары. Урманнар (себер эрбете, акчыршы, чыршы, каен, усак) өлкә территориясенең 63% ны алып тора. Бүре, селәүсен, төлке, төньяк боланы, поши, коралай, борындык, тиен, кеш, ондатр яши.

Халык үзгәртү

Халык исәбе 1044 мең кеше (2010), аларның 69 % шәһәрләрдә тора. Руслар — 90,8 %, татарлар — 1,9 %, украиннар — 1,6 %, алманнар — 1,3 % һ.б.

Татар халкы өлкәнең борынгы халыкларыннан берсе. Татарлар Тум каласының нигезләүдә (1604) катнашалар. Хәзерге вакытта Тумда, Стрежевойда һәм Зырянка, Колпашево, Кривошеино, Тум районнарында торалар. Өч татар авылы, 1 мәчет (Тумда) бар. Тумда «Туганлык» татар мәдәни-мәгърифәт үзәге (1999 елдан), Татар мәдәнияте өлкә үзәге (1994 елдан) эшли. Шулай ук асаба халык Чулым татарлары яши.

Идарә-җир төзелеше үзгәртү

 
Тум өлкәсе татар авыллары

Тум өлкәсе 4 шәһәр округына, 16 җирле үзидарә районына, 3 шәһәр һәм 118 авыл җирлегенә, 576 авыл торак пунктына бүленә.

Тум өлкәсенең шәһәрләре:

Тум өлкәсенең районнары:

Икътисад үзгәртү

Нефть чыгару, машина төзелеше, митал эшкәртү, химия, азык-төлек сәнәгате тармаклары бар.

Искәрмәләр үзгәртү