Кеш (Martes zibellina) — сусар гаиләлегенә караган көрән төстәге кыйммәтле тиреле ерткыч җәнлек.

Кеш
Халыкара фәнни исем Martes zibellina L., 1758[1][2][3]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Сусар[1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Энциклопедический словарь Гранат[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 10[d]

 Кеш Викиҗыентыкта

Кеш эрбет агачында, ССРБ маркасы

Тасвир

үзгәртү

Кеш тәне озынлыгы — 56 см кадәр, койрыгы - 20 см. Төрле төсле җәнлек, кара, сары, аксыл да була.

Җитез һәм үз зурлыгына бик көчле ерткыч, сикереп хәрәкәт итә, сикереш ераклыгы - 30-70 см, агачларга яхшы менә. Кеш яхшы ишетә һәм сизә, ләкин начаррак күрә.

Кеш иртән һәм кичен актив. Гадәттә эрбет агачы урманнарында, тау елгалары үрге агымында яши.

Кеш кимерүчеләр, аеруча кыр тычканнарын ашый, еш кына тиеннәр, кошлар, куяннарга аулый. Шулай ук эрбет чикләвеге, миләш, күк җиләк, караҗиләк, нарат җиләге, шомырт, карлыган җимешләрен ашый.

Кеш анасы 3-4 бала таба, йөклелек вакыты - 250-290 көн.

Россия урманнарында очрый, аеруча эрбет урманнарында яши.

Кыйммәтле тиресе сәбәпле махсус фермаларда үстерелә, кеш кәсебе Россиядә урта гасырлардан башланган.

Тугралар

үзгәртү

Кеш билгесе төрле туграларда сурәтләнә, аеруча Россия төбәкләрендә таралган.

Сылтамалар

үзгәртү
 
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «кеш»
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.