Көнбатыш Себер
Көнбатыш Себер (русча: Западная Сибирь; казакъча: Батыс Sıbır) — Төньяк Азиядәге төбәк. Себернең бер өлеше, нигездә Россия Федерациясендә урнашкан, көньяк өлеше Казакъстан территориясен дә били.[1] Ул Урал төбәге һәм Себерне шартлы рәвештә ике өлешкә бүлгән Ениисей елгасы арасында урнашкан.
Көнбатыш Себер | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Себер |
Көнбатыш Себер Викиҗыентыкта |
Көнбатыш Себер 2 500 000 квадрат километр (970 000 квадрат миль) мәйданны били, шуларның 80 % диярлек Көнбатыш Себер тигезлегендә урнашкан. Регионның иң эре елгалары булып Иртеш һәм Об санала.[2] Көнбатыш Себернең барлык эре елгалары Кара диңгезе бассейнына керәләр.
Көнбатыш Себер нефть-газ бассейны - дөньяда иң зур углеводород бассейны (нефть һәм табигый газ), аның мәйданы якынча 2,2 млн км2, шулай ук Россиянең нефть-газ чыгаручы иң зур регионы булып тора.[3]
Урта гасырларда төбәкнең бер өлеше Алтын Урда составына кергән. Аның акрынлап таркалуыннан соң 15 гасырда төбәк территориясендә үзәге Төмәндә булган Себер ханлыгы оеша. XVI гасыр ахырында Көнбатыш Себернең зур өлешен Россия империясе басып ала, ә аның көньяк төбәге Казакъ ханлыгының бер өлешенә әверелә. Россия белән Казакъстан арасындагы хәзерге халыкара чикләр XX гасыр ахырында Советлар Союзы таркалганнан соң билгеләнә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ЗАПАДНАЯ СИБИРЬ • Большая российская энциклопедия - электронная версия.
- ↑ Western Siberia. Geographical encyclopedia.
- ↑ West Siberian Oil Basin.