Шәһит Ходайбирдин

инкыйлабчы, язучы, ВКП(б) эшлеклесе

Шәһит Ходайбирдин — инкыйлабчы, язучы, ВКП(б) эшлеклесе, 2-нче БАССР ҮБК рәисе.

Шәһит Ходайбирдин
Туган телдә исем Шәһит Әхмәт улы Ходайбирдин
Туган 9 октябрь 1896(1896-10-09)
Печәнче, Ырынбур губернасы
Үлгән 21 декабрь 1924(1924-12-21) (28 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Уфа
Милләт башкорт
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Шәһит Ходайбирдин
2 нче БАССР ҮБК рәисе
Вазыйфада
1921 ел – 1922 ел
Аңа кадәр Муса Мортазин
Дәвамчысы Хафиз Кушаев
Туган 9 октябрь 1896(1896-10-09)
Ходайбирде, Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 21 декабрь 1924(1924-12-21) (28 яшь)
Мәскәү, СССР
Белем Хөсәения мәдрәсәсе
Уфада Шәһит Ходайбирдин һәйкәле.
Җөмһүрият йорты каршындагы мәйданда Уфада Матросов паркында Шәһит Ходайбирдин кабере.

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Шәһит Ходайбирдин хәзерге Башкортстан Республикасының Күгәрчен районы Печәнче (хәзер Ходайбирдин) авылында 1896 елның 9 (22) октябрендә ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.

1914 елда Ырынбур шәһә­рендәге үзе укыган «Хөсәения» мәдрәсәсеннән андагы каты тәртипләргә ризалашмыйча, “Без” дигән сатирик кулъязма гәҗит оештырып, укыту-тәрбия эшлә­рен тәнкыйтьләп язган өчен куылган. Унсигез яшеннән армия сафына алына, кыска вакытлы фельдшерлар курсын тәмамлап, фронтка озатыла. Ике елга якын империалистик сугышта катнашып, фронтның алгы сызыгында солдат чыныгуы үтә. 1916 елда Австрия фронтының Санок шәһәре янында яраланып, Уфа госпиталенә китерелә. 1917 елгы Февраль революциясен исә 144нче полкның 1нче ротасы составында каршылый.

Февральдән Октябрьгә кадәрге чорда Ходайбирдин Уфа гарнизоны солдатлары, шәһәрдәге эшчеләр, интеллигенция арасында ялкынлы оратор буларак та, матбугатта басылган мәкалә­ләре белән дә тиз арада танылу ала. 1917 елның маенда оештырылган Уфа Мөселман хәрби советының, аның башкарма комитетының һәм президиумы­ның әгъзасы итеп сайлана, хәрби частьларда империалистик сугышны туктату, властьны эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советына бирү өчен агитация алып бара. 1917 елның 29 октябрендә Ходайбирдин рәисле­гендә үткән Мөсел­ман хәрби советы утырышы Советларның II Бөтенрусия съездының Русиядә властьның Советларга күчүе турындагы белдерүен котлап, карар кабул итә. 30 ноябрьдә исә ул эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советының III Уфа губерна съездында делегат булып катнаша, Советларның губерна Башкарма коми­тетының әгъзасы итеп сайлана. 13 декабрь­дә губерна революцион комитеты тарафыннан оештырылган революцион трибунал әгъзасы итеп тәгаенләнә. Шул ук вакытта, аңа Уфа губерна ревкомы кар­шында оештырылган башкорт эш­ләрен башкару комиссариаты рәисе урынбасары вазыйфасы йөклә­телә. 1918 ел башыннан ул — Уфа губернасының милли эшләр буенча комиссары урынбасары.

1918 елның 7 мартында Шәһит Ходайбирдин РКП (б) әгъзасы итеп сайлана. Шул ук елның 9 июнендә ул Уфа губрев­комының мөселман бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Тагын бераздан аны Мәскәүдә Үзәк мөселман комисса­риатының комиссия әгъзасы, башкорт бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1918 елның декабреннән — Уфа губернасының Минзәлә шәһә­рендә өяз хәрби комиссары урын­басары, комиссарның тәэминат бүлеге мөдире.

Башкорт милли хәрәкәтен большевиклар ягына аудару өчен күп көч куя. 1919 елда «Кызыл яу» гәҗите битләрендә басылган «Башкорт юксылларына» дигән өндәмәсендә ул хәрәкәт юлбашчысы Зәки Вәлидине «башкорт ханы» булырга тырышкан типтәр дип атаган.[1]

1919 елның февралендә Шәһит Ходайбирдинны Уфага чакырып алалар. Апрельдә инде ул — Башкорт­станның көнья­гында хәрәкәт итүче башкорт гаскәрләре составында 1нче башкорт кавалерия дивизио­нының, арытаба — 2нче башкорт кавалерия полкының комиссары.

9 июльдә Кызыл Армия гаскәрләре Уфаны алу белән Шәһит Ходайбирдин Вакытлы Уфа губревкомы әгъзасы һәм аның мөселман бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Җиң сызганып, губернада Совет органнарын тергезү эшендә катнаша. Бу чорда ялкынлы мәкаләләр белән халык арасында киң танылу алган Шәһит Ходайбирдин “25нче дивизиянең сәяси шөгъ­бәсе хәбәрләре” һәм “Кызыл юл” дигән гәҗитләр чыгаруны оештыра.

1919 елның декабрендә аны Бөрҗән-Түңгәвер районына җаваплы эшләргә җибәрәләр. Монда аңа берьюлы кантун башкарма комитеты рәисе, РКП(б)­ның кантун комитеты сәркәтибе, кантунның азык-төлек комиссары вазыйфалары йөкләтелә.

1921 елның мартында Шәһит Ходайбирдин Советларның беренче Бөтен Башкортстан һәм РКП(б)ның беренче Бөтен Башкортстан конференциясендә катнаша. Аны БашЦИК Президиумы һәм РКП(б)ның Башкортстан Өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. 1921 елның мартында РКП(б)ның Х съезды Кронштадтта Совет властена каршы баш күтәрүчеләрне бастырырга 300 делегаттан отряд оештыра. Кече Башкортстан делегатлары арасыннан өч кеше — Н. Алиев, С. Тизанов һәм Ш. Ходайбирдин съезд залыннан туп-туры Кронштадтка юнәлә. Кальгәдәге фортларны штурмлаганда каты яраланып, контузия алып, озак кына боз өстендә ятканнан соң Петроградтагы лазаретка озатыла.

Башкортстанга ул апрель азакларында күкрәгенә Кызыл Байрак ордены тагып кайтып төшә. Шул ук көннәрдә аны Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Әмма, сәламәтлеге какшау сәбәп­ле, беркадәр вакыттан рәис урынбасары эшенә күчә. Кыска гына вакыт эчендә (1921 елның 9 декабреннән 1922 елның апреленә кадәр) ул республикада иң югары партия җитәкчесе — РКП(б)ның Башкортстан Өлкә Комите­тының җаваплы сәркә­тибе була. 1922 елның сентяб­реннән Шәһит Ходайбирдин — республиканың җир эшләре халык комиссары урынбасары, 1923 елның августыннан гоме­ренең соңгы көннәренә кадәр — Башкорт АССРның эчке эшләр халык комиссары.

«Башкортстан» гәҗитенең редколлегия әгъзасы була. Ходайбирдин башкорт телен гамәлгә кертү Комиссиясен җитәкли. Ул башкорт әдәби теленең нигезенә казакълар белән укмашып яшәгән тау башкортлары телен салу фикере белән катгый килешми. Башкорт әдәби телен татар теленнән ерагайтмау яклы була.[2]

Шәһит Ходайбирдин 1924 елның 21 декабрендә Мәскәүдә авыр операциядән соң вафат була һәм Уфага алып кайтып җирләнә.

Ш. Ходайбирдин премиясе үзгәртү

1989 елның 8 апрелендә Башкортстан Журналистлар берлеге оештырган Шәһит Ходайбирдин исемен­дәге премия журналистлар хезмәтен бәһаләүче иң югары бүләккә әверелде. 1996 елда исә аңа, БР Министр­лар кабинеты карарына ярашлы, республика статусы бирелде. Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе ел саен журналистика өлкәсендәге иң яхшы өч хезмәт иясенә тапшырыла.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ш.А. Худайбердин «К башкирской бедноте» // «Кызыл яу», 19 февраля 1919 г. ПереводЦит. по «Очерки по истории Башкирской АССР». Том 2. Институт историй, языка и литературы (Академия наук СССР. Башкирский научный центр), Васильев, С.М - 1966
  2. Ш. А. Ходайбирдин, «Ничек итеп язарга» // «Башкортстан», 1924, 8 февраль.