Беренче бөтендөнья сугышы

(Империалистик сугыш битеннән юнәлтелде)

Беренче бөтендөнья сугышы (28 июль 191411 ноябрь 1918) — кешелек тарихында иң эре кораллы низагларның берсе. Европада ике сугыш арасы чорында Бөек сугыш буларак, Россия империясендә Герман сугышы, СССР чорында Империалистик сугыш кебек рәсми булмаган исемнәре белән билгеле булды.

Беренче дөнья сугышы
Дата

28 июль 191411 ноябрь 1918

Урын

Европа, Африка һәм Якын Көнчыгыш (шулай ук кыска вакыт дәвамында Кытайда һәм Тын океанда)

Сәбәп

икътисади империализм, территориаль һәм икътисади дәгъвалар, сәүдә киртәләре, милитаризм һәм автократия, җирле низаглар, Европа илләренең бер-берсе каршындагы союздаш вәгъдәләре.

Нәтиҗә

Антантаның җиңүе. Россиядә Февраль һәм Октябрь революцияләре, Германиядә Ноябрь революциясе. Герман, Россия, Госманлы империяләренең һәм Австро-Венгриянең таркалуы. Американ капиталының Европага үтеп керә башлавы.

Көндәшләр
Антанта һәм аның иттифагындагылар:

Россия байрагы Россия империясе

Франция байрагы Өченче француз республикасы
Бөек Британия байрагы Британия империясе
Сербия корольлегенең байрагы Сербия корольлеге
Бельгия байрагы Бельгия
Монтенегро байрагы Черногория
Италия байрагы Италия корольлеге (1915 елдан)
Румыния байрагы Румыния корольлеге (1916 елдан)
АКШ байрагы АКШ (1917 елдан)
Греция байрагы Греция (1917 елдан)
Япония байрагы Япония империясе

Үзәк дәүләтләр:

Австро-Маҗарстан
Алман империясе байрагы Алман империясе
Төркия байрагы Госманлы дәүләте
Болгария байрагы Өченче Болгар патшалыгы (1915 елдан)

Сәргаскәрләр
билгесез билгесез
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
Үлгән гаскәриләр саны: 5 953 372

Яраланган гаскәриләр саны: 9 723 991
Юкка чыккан гаскәриләр: 4 000 676

Үлгән гаскәриләр саны: 4 043 397

Яраланган гаскәриләр саны: 8 465 286
Юкка чыккан гаскәриләр: 3 470 138

Башлану

үзгәртү

1914 елның 28 июнендә Австро-Венгрия тәхетенең варисы эрцгерцог Франц-Фердинанд хәрби маневрларда катнашу өчен СараевогаБосниянең үзәгенә килә. Шул ук вакытта эрцгерцогның визиты аның даирәсе күрсәтергә теләгәнчә үк риясыз булмый. Хәрби маневрлар үзләре үк бик җитди провокация була, чөнки алар Сербия чигендә нәкъ менә 28 июньдә — халык тарафыннан ел саен билгеләп үтелә торган милли траур көнендә уздырыла. Шушы көнне 1389 елда төрекләр серб армиясен тар-мар итеп, ил бик озак елларга төрек изүе астында калган була. Франц-Фердинандның үз-үзен провокацияле тотуы милли даирәләрдә ачу тудыра. Якынча иртәнге сәгать унбердә Миляцка елгасы ярында «Млада Босна» серб милли оешмасы террористы Гаврила Принципның атуыннан Австро-Венгрия тәхете варисы һәм аның хатыны һәлак булалар. Гаврила Принципның атуы бик начар нәтиҗәләргә китерә. Германия императоры Вилһелм II килеп туган хәлне: «Хәзер яки беркайчан да түгел», — дип кистереп бәяли һәм Австро-Венгрия хөкүмәтенең Сараеводагы үтерешне сугыш игълан итүгә сылтау буларак файдалануын тәлап итә.

Австро-Венгрия 23 июльдә Сербиягә ультиматум куя. Аны кабул итү Сербия өчен бәйсезлеген югалту дигән сүз була. Сербиянең барлык таләпләрен дә үтәргә риза булуына карамастан, 28 июльдә Австро-Венгрия Сербиягә сугыш игълан итә.

Сербияне үлем алдында калдыру Россия хөкүмәте өчен илнең империалистик мәнфәгатьләренә зыян китерү генә түгел, бәлки славян һәм православие берлегенең күптәнге традицияләре белән хисаплашмау да булыр иде. Россиядә гомуми мобилизация игълан ителә. Германия хөкүмәте Россиягә аны туктау турындагы ультиматум куя. Россия моңа җавап бирми. Германия 1 августта Россиягә, ә 3 августта Франциягә сугыш игълан итә.

Сугыш гомумаурупа характеры ала, ә тиздән Европадан читкә дә чыга. Япония, сугыштан файдаланып, Кытайны буйсындырырга, Тын океандагы алман колонияләрен басып алырга һәм Ерак Көнчыгышта үз өстенлеген урнаштырырга уйлый. 1914 елның августында Япония Германиягә сугыш игълан итә.

Германия һәм аның союзниклары ягында сугышка Төркия дә килеп катнаша. Тора-бара киңәя барып, сугыш яңадан-яңа халыклары үз эченә тартып кертә һәм дөнья сугышына әйләнә. Анда 1,5 млрд кешедән артык халкы булган 38 дәүләт катнаша.

Сугышның максатлары

үзгәртү
 

Үзенең килеп чыгу сәбәпләре, характеры һәм максатлары буенча беренче бөтендөнья сугышы барлык катнашучылар өчен империалистик, басып алу характерында була. Бу Сербия, Черногория һәм Бельгиягә, шулай ук халкы азатлык өчен көрәшүче башка кайбер илләрнең басып алынган территорияләренә кагылмый.

Германия Европаның һәм Якын Көнчыгышның (союздаш Төркияне дә кертеп) күпчелек өлешен басып алуга, Англия, Франция һәм Бельгиядән колонияләрен, ә Россиядән Украинаны һәм Балтыйк буен тартып алуга омтыла өчен сугышалар. Россиянең чит ил эшләре министры Сазоновның: «Союзникларның төп максаты — Германиянең көчен, шулай ук аның „хәрби һәм сәяси өстенлеккә“ омтылуын юкка чыгару»,— дип әйтүе шуңа күрә бер дә гаҗәп түгел.

Австро-Венгрия бәйсез славян дәүләтләрен — Сербия, Болгария һәм Черногорияне буйсындыруга исәп тота, шулай ук Балкан ярымутравында, Кара, Әдрән һәм Эгей диңгезләрендә үз өстенлеген урнаштыруга омтыла.

Англия колониаль империя буларак сакланып калу һәм үзенең төп конкуренты Германияне көчсезләндерү өчен сугыша. Моннан тыш, Англия Төркиядән Месопотамияне, Палестинаны тартып алу һәм Мисырда ныклап урнашу турында планнар кора.

Франция исә 1871 елда Германия тартып алган Эльзас һәм Лотарингияне кайтару, шулай ук Германиянең ташкүмергә бай Саар бассейнын һәм Рейн елгасының сул ярында урнашкан башка өлкәләрен басып алырга хыяллана.

Россия Төркиядә һәм Балканда Германия һәм Австрия йогынтысыннан котылырга, шулай ук үзенең стратегик мәнфәгатьләренә җавап бирүче, Кара диңгез ярын саклау һәм сәүдә үсешенә мөмкинлек тудыручы бугазларның үзе өчен җайлы режимын булдырырга тели. Патша хөкүмәте планнарына шулай ук ГалициянеАвстро-Венгриянең бер өлешен басып алу да керә.

Сугыш һәм халык

үзгәртү
 
Англия солдатлары сугышка китә

Хәл ителми калган милли-азатлык мәсьәләләре сугышның аларны чишү өчен кирәк чара итеп кабул ителүенә китерә. Миллионлаган россиялеләр үз җирләрен алман агрессорларыннан якларга, туган илләренең бәйсезлеген һәм намусын сакларга, аның милли байлыкларын талатмаска һәм рухи байлыкларын мыскыл иттермәскә чын йөрәктән теләк белдерәләр. Сарай мәйданындагы Кышкы сарай алдында ун меңнәрчә кешедән торган халык төркеме патшаның сугыш турындагы манифест укуын тезләнеп тыңлый. Бөтен ил буйлап Германия агрессиясенә каршы юнәлдерелгән массакүләм манифестацияләр булып уза, ә Петербургда халык Германия илчелеген җимерә.

Медицина уку йортларында иреклеләр рәтенә килүче студентларны фронтка язу бара. Россиядә мобилизация уңышлы уза. Чакыру пунктларына дәшелгән солдат һәм офицерларның 95% ты килә. Армия сугышны тагын да зуррак бердәмлек белән каршы ала. «Ватанга куркыныч янау» һәм аның сәгате сугу — армия өчен шул да җитә.

Башка илләрдә дә якынча шундыйрак халәт хөкем сөрә. Туган илләрен саклау өчен хәрәкәт алманнарны да, австриялеләрне дә, венгрларны да үз эченә бөтереп ала. Алман солдатлары, Зигфрид линиясен саклап, үлем белән исәпләшмичә сугышалар. Бу аларның корыч дисциплиналы булуларыннан гына килми, ә бәлки үз илләрен француз гаскәрләреннән саклау омтылышы чагылышы да була. Үз чиратларында французлар да, сугыш кырларында кан коеп, туган илләре Франция азатлыгы өчен көрәшәләр.

Шулай да сугышка мөнәсәбәт бер генә төрле булмый. Француз социалисты Жан Жорес, актив рәвештә, сугышны кабул итмәвен белдерә. Зыялыларның шактый күп өлеше мәгънәсез сугышка каршы чыга. Алар арасында Россиядән Александр Горький, Франциядән Анри Барбюс, Чехиядән Ярослав Гашек, Сербиядән Бранислав Нушич һ. б. була. Россиядә большевиклар «Үз хөкүмәтебез җиңелсен!» һәм «Сугышка — сугыш!» дигән шигарьләр күтәреп чыгалар. Бу шигарьләр илдәге яшәп килүче режим белән көрәшүгә һәм сугышны туктатуга юнәлдерелгән була.

Кораллы көчләрнең сугышка кадәрге халәте[1]

үзгәртү
Өчлек берлегенең Кораллы көчләре
Дәүләт Гаскәрнең саны (млн кеше) Җиңел корал Авыр кыр артиллериясе кораллары Очкычлар
Алмания 3,822 4840 1688 232
Австро-Венгрия 2,3 3104 168 65
Барлыгы 6,122 7944 1856 297
Антанта Кораллы көчләре
Дәүләт Гаскәрнең саны (млн кеше) Җиңел корал Авыр кыр артиллериясе кораллары Очкычлар
Россия 5,338 6848 240 263
Бөекбритания 1 1226 126 90
Франция 3,781 3360 84 156
Барлыгы 10,119 11 434 450 509

Шлиффен планы

үзгәртү

Германиянең сугыш планы «Шлиффен планы» исеме астында билгеле. Бу план аны эшләүче генераль штаб башлыгы исеме белән шулай аталган. «Шлиффен планы» сугышның ике фронтта: Франциягә һәм Россиягә каршы алып барылуы котылгысызлыгыннан чыгып эшләнә. Шуның белән бергә, фронтларның берсеннән тизрәк котылу һәм озакка сузылган сугышны булдырмау — планның төп идеясе әнә шул максатлардан гыйбарәт була. Шулай булмаганда, Германиянең сугышта җиңү өмете аз була, чөнки ул кеше ресурслары, чимал һәм азык-төлек белән тәэмин ителүе буенча дошманнарыннан шактый калыша.

«Яшен тизлегендәге сугыш» планы шулай туа. Шлиффен башта нейтраль Бельгия территориясе аша Франциягә басып керергә тәкъдим итә, чөнки Франция—Бельгия чиге Франция тарафыннан ныгытылмаган була. Францияне тар-мар иткәннән соң, Россиягә ташлану күздә тотыла. Шуның белән бергә, Германиянең генераль штабы уйлавынча, рус армиясе үз мобилизациясен акрын оештыруы сәбәпле, Россия, сугыш игълан ителгәч, бары 6 атнадан соң гына актив сугыш хәрәкәтләре башлый алачак, ә ул чагында Франциянең язмышы инде хәл ителгән булачак. Әмма «Шлиффен планы» Россиянең хәрби потенциалын һәм көчен бәяләп бетерә алмый.

Германия хәрби идарәсе Шлиффенның стратегик максаты буенча эш итә.

Бельгиягә бәреп керү

үзгәртү

Бельгиялеләрнең каршылыгын сындыра-сындыра, Германиянең алдынгы хәрби төркеме тиз-тиз ФранцияБельгия чигенә таба хәрәкәт итә. Бөтен Бельгияне яулап алып, алманнар Франция белән Бельгия чиген үтәләр. Франциянең башкаласы куркыныч астында кала.

Беренче җиңү алманнарның башын әйләндерә. Алар сугышның Көнбатышта үзләре файдасына бетәчәгенә инде тәмам ышанып җитәләр. Кайзер Вилһелм II: «Яфраклар коелганда, без инде кире әйләнеп кайтачакбыз»,— дип белдерә. Әмма Көнбатыш фронттагы вакыйгалар барышына Шлиффен күз алдында тотмаган нәрсәләр йогынты ясый.

Рус армияләренең һөҗүме

үзгәртү
 
Австрия гаскәрләре

Париждан һәм Лондоннан Петербургка көн саен телеграммалар китә. Аларда Англия һәм Франция хәрби идарәләре рус армиясенең кичекмәстән сугышка керүен таләп итәләр. Союзниклар басымы астында, француз армиясен тар-мар ителүдән коткару өчен, Россия үзенең гаскәрләрен Германиягә каршы җибәрергә мәҗбүр була. Тупланып һәм җитәрлек әзерләнеп тә бетмичә, ике рус армиясе август урталарында Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм башлыйлар.

Операция генерал Самсонов җитәкчелегендә 2-нче армия һөҗүме белән башлана. Германия өчен Көнчыгыш Пруссияне югалту куркынычы туа. Әмма тылдагы таркаулык, сугыш кораллары җитешмәү һәм 1-нче армия сәргаскәре Ренненкампфның бернинди эш кылмавы нәтиҗәсендә, рус гаскәрләре җиңүләрен ныгыта алмыйлар. Август ахырында алманнар Мазур күлләреннән көнбатыштарак генерал Самсонов җитәкчелегендәге 2 нче армияне тар-мар итәләр.

Рус гаскәрләре зур югалтуларга дучар булалар. Әмма алар Германия төзегән сугыш планын җимерүгә ирешәләр: алманнарга дошманнарын берәм-берәм җиңү мөмкин булмый, һәм алар Көнбатыш фронттагы көчләрен бераз киметергә мәҗбүр булалар.

 
Марнадагы сугыш

Бу хәл Франциядәге сугыш операциясе барышына да йогынты ясый. Алманнарның Парижны төньяктан әйләнеп узарга хәлләре җитми, алар үз хәрәкәтләрен көньякка таба үзгәртергә мәҗбүр булалар һәм Марна елгасына чыгалар. Хәзер вакыйгалар французлар файдасына үзгәрә. Үзенең ныгытылган районы белән Париж Германия армиясенең уң флангына яный. Парижның бөтен транспорты, аерым алганда таксилары да мобилизацияләнә. Транспорт ярдәмендә, француз армиясе частьлары бик тиз арада кирәкле урынга күчерелә. Соңрак: «Марнада җиңү яулаучылар — Париж шоферлары алар», — дип әйтү гадәткә керә.

Сентябрьнең 5еннән алып 9ына кадәр Варден белән Париж арасындагы тигезлекләрдә 6 инглиз-француз һәм 5 алман армияләре арасында бик зур сугыш хәрәкәтләре башланып китә. Бу сугышта 1,5 млн кеше катнаша. Якынча 6 мең җиңел һәм 600дән артык авыр орудиенең канонада тавышларыннан Марна, Эна һәм Маас елгаларының яр буйлары яңгырап тора.

Беренче көнне үк Германия гаскәрләренә фронтның кайбер өлешләрендә саклануга күчәргә туры килә. Һәр көн саен хәл читенләшә бара, ә 9 сентябрь иртәсендә генерал Мольтке Марна елгасы аръягына күмәк чигенү турында әмер бирергә мәҗбүр була, ә шул ук көннең кичендә Германиянең 5 армиясе дә ашыгыч рәвештә Эна һәм Вель елгалары аръягына чигенә башлый.

Марна елгасындагы сугышның нәтиҗәсе озакка сузылган позиция саклау сугышына китерә. Ә бу хәл Германия өчен бик фаҗигале була. «Сугыш, гомумән алганда, Марнадагы сугыш йомгаклары нәтиҗәсендә оттырылды»,— дип белдерә генерал Фалькенгайн.

1914 елның сентябрендә Швейцария чикләреннән алып Эна елгасына кадәр булган территориядә дошман яклар икесе дә ирешелгән чикләрендә ныгып урнашалар, окоплар, блиндажлар, тимерчыбык ныгытмалар системасын булдыралар. Кешеләр траншеялар казый, аларны ныгыта, һөҗүм итүчеләргә бирешмәс дәрәҗәгә китерә. Көнбатыш фронтның буеннан-буена позиция саклау сугышына күчәләр.

1914 елгы диңгез сугышы

үзгәртү

Коры җирдә көчләр якынча тигез булса да, диңгездә өстенлек Антанта ягында саклана.

1914 елда Германиянең хәрби-диңгез флоты берничә кат уңышсызлыкка дучар була. Төньяк диңгездә Англия флоты өстенлек итә, Урта диңгез Англия һәм Франция тарафыннан контрольдә тотыла, Россия Кара диңгезгә хуҗа була. Германия һәм аның союзниклары өчен бөтен диңгезләрдә дә юл ябыла.

Сугышның беренче айларында ук инде яңа төр корал — су асты көймәләренең зур әһәмияткә ия булуы ачыклана.

1915 елның февраленә кадәр Германия су асты көймәләре дошман якның линкорын, 5 крейсерын, авианосецын, канонеркасын һәм бер су асты көймәсен батыруга ирешәләр.

Италиянең сугышка кушылып китүе

үзгәртү

Озакка сузылган позиция саклау сугышы каршы якларны актив рәвештә яңа союзниклар эзләүгә этәрә. Сугышның башында ук нейтралитет игълан иткән илләр арасында Италия дә була. Сугышка кадәр ул Австрия-Германия коалициясенә керә. Италия хөкүмәте, сугышка кергән өчен, ике як белән дә үзенә түләүләре хакында сатулаша башлый. Сөйләшүләр күп айларга сузыла.

Австро-Венгрия һәм Германия армияләре Марнада, Польшада һәм Галициядә җиңелгәннән соң һәм «яшен тизлегендәге сугыш» планы барып чыкмаганы билгеле булганнан соң, Италия хөкүмәте Антанта ягына басарга карар кыла. Ул сугыштан соң Антанта державалары аңа Балкандагы кайбер территорияләрне бирерләр дип өмет итә. 1915 елның маенда Италия Австро-Венгриягә сугыш игълан итә һәм сугыш хәрәкәтләрен башлап җибәрә.

Көнчыгыш фронт

үзгәртү

Германия хәрби идарәсе, озакка сузылган позиция саклау сугышыннан котылу өчен, операцияләрнең үзәген Көнчыгыш фронтка күчерергә карар кыла. 1915 елның 2 маенда алманнар Горлица һәм Тарново арасындагы рус фронтын өзәләр. Июль аенда алар Польша һәм Литвада зур һөҗүм башлыйлар. Августта Варшава бирелә. Рус гаскәрләре алманнарның һөҗүмен туктаталар. Монда, Көнбатыштагы кебек үк, позиция саклау сугышы башлана.

1915 елда Көнбатыш фронт Германия өчен мөһим булмый. Германия гаскәрләренең актив операцияләре Бельгиядә Ипр шәһәре янындагы һөҗүм хәрәкәтләре белән чикләнә.

Бирегә бик зур саклык белән алманнар күп санлы баллоннар китерәләр һәм аларны 6 км озынлыктагы фронт буйлап урнаштыралар. Баллоннарда тончыктыргыч газ — хлор була. 22 апрельдә, инглиз-француз позицияләре ягына искән уңай җилне көтеп алып, махсус куелган алман офицерлары газ баллоннарының краннарын ачалар, ә үзләре саклагыч маскалар — респираторлар кияләр. Һөҗүм районындагы бөтен алман солдатлары шундый ук респираторлар белән тәэмин ителә. Кыр буйлап баллоннардан акрын гына яшькелт-сары томан агыла башлый, ул зәңгәрсу-ак болытка әйләнә. Газ атакасы нәтиҗәсендә 15 мең кеше сафтан чыгарыла, аларның 5 меңе һәлак була.

Химик матдәләр сугышучы якларның һәрберсе тарафыннан кулланыла башлый.

Болгариянең сугышка керүе

үзгәртү

Сугышның башында ук Болгария хөкүмәте «нейтралитет» игълан итә һәм Германия блогын яклау хакында килешә. 1915 елда Австрия-Германия гаскәрләре Көнчыгыш фронтта уңышка ирешкәч, Болгария Антантага каршы сугышка керергә карар кыла. Моның өчен аңа күрше дәүләтләрнең кайбер территорияләрен вәгъдә итәләр. Дүртлек союзы барлыкка килә. Аңа Германия, Австро-Венгрия, Төркия һәм Болгария керә.

1915 елгы диңгез сугышы

үзгәртү

Алман су асты флотының 1915 елгы хәрәкәтләре, башлыча, Балтыйк диңгезендәге зур булмаган операцияләр белән чикләнә. Әмма шул ук вакытта Германия су асты сугышын киңәйтә. 1915 елның февралендә Вилһелм II түбәндәгечә язылган указга кул куя: «Бөекбритания һәм Ирландия тирәсендәге сулар (бөтен Англия каналын кертеп) сугыш зонасында дип игълан ителә. 18 февральдән сугыш зонасына кергән теләсә нинди сәүдә корабы юк ителәчәк». Шәфкатьсез пиратлык сугышы башлана. Алман су асты көймәләре бернинди кисәтүсез хәтта нейтраль илләрнең дә сәүдә корабларын батыра башлыйлар. 1915 елның 7 маенда алман су асты көймәсе Англиянең «Лузитания» пароходын батыра. Андагы 2 мең пассажирның җиде йөз алтмыш дүртесе генә коткарыла. 1195 кеше (алар арасында — 286 хатын-кыз, 94 бала) һәлак була.

Бернинди чикләүләрсез алып барылган су асты сугышы Америка Кушма Штатларының Антанта белән сәүдә итүенә комачаулык иткәнгә, АКШ хөкүмәте, "Лузитания"нең батырылуын сылтау итеп, су асты сугышын туктатуны таләп итә. Германия хәрби идарәсе юл куярга мәҗбүр була. Пассажир корабларын кисәтүсез батырмаска дигән әмер бирелә.

Сугыш һәм икътисад

үзгәртү

Миллионлаган кешеләрнең армиягә һәм сугыш хаҗәтләрен үтәүгә алынуы эшче кулларның җитешмәвенә һәм чимал, азык-төлек, киң кулланылыш товарларының кинәт кимүенә китерә.

Сугышучы дәүләтләрнең берсе дә фронт һәм тыл хаҗәтләрен тулысынча канәгатьләндерә алмый. Сугышта катнашучы илләрнең хөкүмәтләре бөтен халык хуҗалыгын сугыш мәнфәгатьләренә буйсындыралар. Шушы максатлардан чыгып, промышленностьның һәм бөтен хуҗалык тормышының дәүләт тарафыннан көйләнүе кертелә. Чимал запаслары дәүләтнең ныклы күзәтчелеге астына алына. Хәрби предприятиеләрне эшчеләр белән тәэмин итү өчен, сугышучы дәүләтләр гомуми хезмәт йөкләмәсе кертәләр.

Верден иттарткычы

үзгәртү
 
Британ гаскәрләре
 
Көнчыгыш фронт

1916 ел башында да әле сугышның һаман дәвам итүе Германияне котылгысыз һәлакәт алдына куя. Германиянең генераль штабы моны бик яхшы аңлый. Ил эчендә ризасызлык җәелә.

Әмма Антантага каршы хәлиткеч һөҗүмне кайда ясарга? Үткән ел моның Көнчыгышта мөмкин түгеллеген күрсәтте. Германия янәдән Көнбатышка таба борылырга мәҗбүр була.

Бөтен фронт буйлап гомуми операция уздыру өчен аның инде көче җитми. Шушыннан соң алман сәргаскәрлеге французларның иң йомшак сакланган урыннарына һөҗүм ясарга дигән карарга килә.

Верденфранцуз саклану чылбырының иң мөһим өлеше — шундый урын була. Алман генштабы фикеренчә, монда француз дивизияләрен «тегермәндә тартырга» мөмкин булачак.

1916 елның 21 февралендә Верден янында бик көчле «һөҗүм йодрыгы» туплап, алман армиясе һөҗүмгә күчә. Алманнарның авыр артиллериясе, француз позицияләренә моңарчы күрелмәгән корыч, чуен һәм шартлагыч матдәләр яудырып, фронтның бөтен участокларын утка тота. Берничә сәгать эчендә сугыш барган урын бөтенләй үзгәрә. Авыллар җир белән тигезләнә. Күптән түгел генә урманнар шаулап утырган җирдә ауган кәүсәләрдән, сынган агачлардан өелгән әллә нинди мәхшәр күренеш барлыкка килә. Авыр снарядлар төшүдән ясалган чокырлар бу җирне буш Ай өслегенә охшатып калдыралар.

Германия гаскәрләре, француз дивизияләренең көчле каршылыгын сындыра-сындыра, акрынлык белән, әмма тайпылышсыз Верденга таба хәрәкәт итәләр. Кайбер алман солдатлары кулларында дистә метрга кадәр ут чәчә алучы баллоннар тотканнар. Бу утчәчкеч (огнемет) сугыш кырында яңа корал була. 1916 елның 25 февралендә алман гаскәрләре крепостьта һәм бөтен тирәлектә өстенлек итүче Дуомон фортын алалар. Француз саклануының өзелү куркынычы туа.

Франция өчен авыр бу көннәрдә француз сәргаскәрлеге фронтта һәлакәт булдырмау өчен ашыгыч чаралар күрә. Илнең бөтен почмакларыннан Верденга хәрби көчләр агыла. Яңа гаскәрләр һәм сугыш коралларын ташу өчен актив рәвештә автомобильләр кулланыла. Хәрәкәт иртән дә, кичен дә туктап тормый. Берничә секунд саен юл буйлап машина уза. Дошман снарядларыннан ваткаланган шоссе мондый киеренке хәрәкәтне авырлык белән күтәрә. Март ахырында җепшек көннәр башлана һәм юл бөтенләй үтеп чыга алмаслык хәлгә килә, әмма аны һәрчак төзәтеп, ныгытып торалар. Бу юл крепостьны саклаучылар өчен котылу юлы була. Алар аны «изге юл» дип, ә солдатлар «җәннәт юлы» дип атыйлар. Чөнки ул көрәш шавы тынып тормаган урынга илтә.

Верден француз солдатларының ныклыгы символына әйләнә.

Верден янында аяусыз сугышлар барган көннәрдә француз сәргаскәрлеге Россиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

1916 елның мартында рус армиясе Нарочь күле янында Германия гаскәрләренә каршы һөҗүм башлый. Бу операция алман армиясе сәргаскәрлеген Верден янында һөҗүмне вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр итә. Франция күптән көтелгән хәл алуга ирешә.

Верден янындагы сугыш озакка сузылган авыр көрәшкә әйләнә. Бөтен март һәм апрель буена туктаусыз сугыш бара. Өзлексез артиллерия дуэле дәвам итә, пулеметлар шатырдый, мылтык тавышлары яңгырый, кул гранаталары шартлый, миналар гөрселди. Верден районы тәмугка әйләнә. Ул үлем һәм дәһшәт символы итеп кабул ителә.

Ике як та бик зур югалтуларга дучар була, һәм сугышка яңадан-яңа частьлар кертелә. Француз сәргаскәрлеге, башка фронтлардан дивизия арты дивизияне алып, Верден янына җибәрә. Дивизия исә анда бик тиз хәлсезләнә һәм тылга җибәрелә, ә аның урынына яңасы китерелә. Алман генералы Людендорф болай дип яза: «Верден безнең күп каныбызны суырды. Безнең һөҗүм итүче частьларыбызның хәле көннән-көн начарая бара иде. Эчкәрәк, чокыр-чакырланып беткән кырга ераграк кергән саен, безнең солдатлар сугышлардан гына түгел, ә яңадан басып алынган участокларда калудан һәм бөтенләе белән бушап калган киң полосалар аша алып барылган тәэмин ителеш кыенлыгыннан да азапландылар, шулай итеп аларның көчләре һаман кими барды». Верден Германиянең көчен суыручы кан саркып торган ярага әверелә.

Октябрь аенда 400 француз батареясы немецларның урнашкан җирләренә давыллы ут ачалар. Германия армиясе позицияләре җир белән тигезләнә. Декабрьдә французлар немецларның февральдәге һөҗүмнәренә кадәрге торышларына кире кайтаралар.

«Верден иттарткычы» юк ителә. Германия — 600 мең, ә Франция 360 мең кешесен югалта.

Ун айга сузылган бу гигант көрәш канкойгыч, мәгънәсез сугыш символына әверелә.

Брусиловның фронтны өзүе

үзгәртү

Май аенда Австро-Венгрия Трентино янында һөҗүмгә күчә һәм Италия армиясен бик зур җиңелүгә дучар итә. Антанта яңадан Россиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

1916 елның 4 июнендә генерал Брусилов җитәкчелегендәге Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре Австро-Венгрия армиясенә каршы зур һөҗүмгә күчәләр. Бу һөҗүм тарихка Брусиловның фронтны өзүе дигән атама белән кереп кала һәм 1914—1918 еллардагы бөтендөнья сугышының күренекле вакыйгаларыннан берсе булып тора.

Австро-Венгрия гаскәрләре, орудиеләрен, сугыш коралларын, кыйммәтле хәрби мөлкәтләрен ташлап, тәртипсез рәвештә чигенәләр. Германиянең ярдәменнән башка Габсбург империясенең җимереләчәге көн кебек ачык була. Үзенең булдыксыз союзнигын коткару өчен, алман сәргаскәрлеге Көнбатыш фронттан 11 дивизиясен ала. Верден янындагы һөҗүм туктатыла. Искиткеч авыр көннәрдә Верденны саклаучыларга Көнчыгыштан ярдәм килә.

Соммадагы сугыш

үзгәртү
 
Соммадагы сугыш

Брусиловның фронтны өзүе 1916 елның 1 июлендә Сомма елгасында инглиз-француз армиясенең контрһөҗүме өчен шартлар тудыра. Баштарак инглиз-француз гаскәрләре, көтелмәгәнлек элементы һәм артиллериянең көчле ярдәме нәтиҗәсендә, уңышка ирешәләр. Әмма бу уңышлы һөҗүм алга таба дәвам иттерелми, моннан файдаланып, Германия сәргаскәрлеге резерв китерергә өлгерә һәм союз-никларның алга баруын тоткарлауга ирешә. Операция тәмам көчсезләнгәнгә кадәр алып барылачак озакка сузылган сугыш характерын ала. 15 сентябрьдә окопларда утыручы немец солдатларының пулемет уты яудыручы моңарчы күрелмәгән тимер машиналарны күреп котлары оча. Болар әле камил булмаган, артык зур һәм авыр, акрын кыймылдаучы беренче танклар була. Танклар бик мөһим берничә пунктны, моңа кадәр 35 көн буена инглизләр ала алмаган урыннарны яулыйлар. Әмма шулай да, сугыш сыйфатлары бик түбән булган бу танклар бөтен операциянең нәтиҗәсенә йогынты ясый алмыйлар.

Ноябрь ахырына сугыш тәмам тына. Ике якның гомуми югалтулары 1 млн 300 мең кешегә җитә. Һөҗүм итүчеләр 200 км² территорияне басып алалар.

Германия гаскәрләренең бик көчле ныгытылган саклану сызыгын өзеп булмаса да, Соммадагы сугыш хәрби хәрәкәтләр үстерелешенә йогынты ясамый калмый. Ул немецларны Верден янындагы һөҗүмнәрдән баш тартырга мәҗбүр итә һәм, Брусиловның фронтны өзүе белән бергә, кампаниянең бөтен барышында Антанта державалары файдасына борылыш тудыра.

Ютландия диңгез сугышы

үзгәртү

1916 елда Төньяк диңгездә Англия һәм Германия флотлары арасында сугыш барышында бердәнбер бик зур диңгез сугышы була. Германия диңгез сәргаскәрлеге Англия флотын өлешләп юкка чыгару уе белән операция әзерли. 1916 елның 31 май1 июнендә Ютландия яры янында ике флотның да крейсер эскадралары бәрелешә. Инглизләрнең көче зуррак булу сәбәпле, Германия флоты җитәкчесе адмирал Шеер бик ашыгыч рәвештә үз базаларына чигенергә мәҗбүр була.

Сугышта инглизләр — 14, ә немецлар 11 кораб югалта, шуңа карамастан сугыш барыбер Англия файдасына тәмамлана. Ютландия сугышыннан соң немецлар диңгез блокадасын өзү турында хыяллана да алмыйлар. Сугыш ахырына кадәр Германиянең төп көчләре ачык диңгездә башка күренмиләр.

Румыниянең сугышка керүе

үзгәртү

Көньяк-Көнбатыш фронтта русларның җиңүләре йогынтысында 1916 елның 28 августында Румыния дә Антанта ягыннан сугышка керә. Бүкрәштә төзелгән яшерен килешү буенча Антанта илләре Румыниягә Трансильванияне, Буковинаның бер өлешен һәм Банатны бирергә вәгъдә итәләр.

«Солдат сугыштан туйды»

үзгәртү

1916 ел ахыры беренче бөтендөнья сугышы барышында борылыш моменты була. Сугышучы илләрнең барысында да чимал һәм азык-төлек ресурслары бик нык ярлылана. Рус армиясенең хәлен сурәтләп, генерал Краснов түбәндәгечә яза: «Солдат сугыштан туйды, окоп тормышыннан да тәмам гарык булды, аны үз йорты сагындыра иде… Солдат бары бер сүзне генә ишетергә теләде һәм бары шул сүзне генә көтте, бу сүз „тынычлык“ иде». 1916 елда рус армиясендә һөҗүмгә барудан баш тарту, бик үзәкләренә үткән офицерларны үтерү, дошман як солдатлары белән дуслашу, ә кайбер очракларда солдатларның восстание күтәрүләре кебек күренешләр шактый еш кабатланып тора. Башка илләрдә дә эшчеләр хәрәкәтләре һәм сугышка каршы хәрәкәтләр җәелеп китә. Франциядәге хәлләр торышын сурәтләп, президент Пуанкаре: «Париж халкы арасында һәр җирдә шомлы рух халәте сизелә. Забастовкалар башланды. Без һәр көн саен шундый борчулар белән яшибез», — дип яза.

Сугышның ахыры күренмәү, туган йортларын, гаиләләрен сагыну солдатларны корал ташлауга, армиядән качуга, кичәге дошман белән дуслашуга этәрә.

Ул чакта немец генераль штабының башлыгы вазифасын Гинденбург башкара, ә аның ярдәмчесе урынында Люден-дорф дигән кеше утыра. Алар нинди генә юллар белән булса да җиңү яуларга омтылучы хәрби партияне җитәклиләр. Гинденбург: «Сугыш миңа су белән дәвалану шикелле үк килешә», — дип әйтә торган була.

«Без хәтта йомычканы да батырачакбыз»

үзгәртү

1916 ел ахырында Германия хөкүмәте тынычлык турында сөйләшүләр тәкъдиме белән чыгарга уйлый. Әмма Антанта Дүртлек союзының тәкъдимен кире кага.

Тынычлык турындагы килешүләр һәм Антантаның урталай бүленүенә өметләрнең акланмавы Германиядә милитаристлар йогынтысын көчәйтә. Алар чикләнмәгән су асты сугышын яңартып җибәрәләр. Чикләнмәгән су асты сугышы тарафдарлары: «Без Англия ягына йөзеп барган йомычканы да батырачакбыз», — дип белдерәләр. Союзникларның тоннаж югалтуы бик нык арта, 1917 елның язында бу югалтулар иң югары ноктасына җитә. Әмма немец су асты көймәләре үзләре дә бик зур югалтулар кичерәләр. Антанта илләрендә суднолар төзү эше киң колач ала. Әмма аяусыз су асты сугышы белән генә сугышта җиңү мөмкин булмый.

Америка Кушма Штатларының сугышка керүе

үзгәртү
 
Көнбатыш фронтында окоплары

Германиянең чикләнмәгән су асты сугышы игълан итүен АКШ Антанта ягыннан сугышка керү өчен сылтау буларак файдалана. Германия хөкүмәте Америка Кушма Штатларына Англиягә атнага бары бер тапкыр һәм бары бер корабль генә җибәрергә рөхсәт бирә, анысы да катгый рәвештә куелган рәсми тәртипләрне (билгеле бер маршрут, корабның тиешле төскә буялуы) үтәгәндә генә мөмкин була.

Бу хәл Америкада ризасызлык китереп чыгара һәм ил хөкүмәтенә сугыш файдасына иҗтимагый фикер әзерләүне җиңеләйтә. Америкада: «Безнең илебез әмер алды… Безгә атнага бер мәртәбә зебр кебек итеп буялган бер корабка лицензия бирәләр… Әйтерсең лә Германия армияләре безнең Атлантик океаннан алып Тын океанга кадәр бөтен җиребезне басып алганнар», — дигән сүзләр ишетелә. 1917 елның 3 февралендә Германиянең чикләнмәгән су асты сугышы игълан итүенә каршы АКШ аның белән барлык дипломатик бәйләнешләрен дә өзә.

Америка Кушма Штатларының хаким даирәләре Россиянең сугыштан чыгуы һәм шуның нәтиҗәсендә Антантаның көчсезләнүеннән куркалар (бу вакытта Россиядә Февраль революциясе узган һәм самодержавие бәреп төшерелгән була). 1917 елның 6 апрелендә Америка Конгрессы, күпчелек тавыш белән, Германиягә сугыш игълан итәргә дигән карар чыгара. Сугыш икән, димәк, Америка Кушма Штатларыннан да искиткеч зур икътисади, хәрби һәм сәяси көч таләп ителәчәк дигән сүз. Президент Вильсон Америка «соңгы солдатына һәм соңгы долларына» чаклы сугышачак дип белдерә. Бер елдан соң Көнбатыш фронтта инде 2 млн Америка солдаты һәм офицеры катнаша.

АКШтан соң Куба, Панама, Бразилия, Гватемала, Һондурас, Никарагуа, Перу, Уругвай, Коста-Рика һәм Гаити да Германиягә сугыш игълан итәләр. 1917 елның 14 августында союзниклар ягыннан Кытай да сугышка керә. Германиянең җиңүгә өмете калмый.

1917 елгы сугыш хәрәкәтләре

үзгәртү

1916 ел ахырында союзниклар 1917 елның язында бөтен фронтларда да Антанта һәм аның союзниклары илләрен Германия гаскәрләреннән азат итү өчен бердәм һөҗүм башларга вәгъдә бирешәләр.

Әмма Февраль революциясе рус армиясенең һөҗүм итү мөмкинлеген өзә. Көнбатыш фронтта Антанта гаскәрләре 16 апрельдә Аррас шәһәре янында һөҗүмгә күчмәкче булып карыйлар. Әмма Англия-Франция гаскәрләре немец артиллериясе тарафыннан тар-мар ителә. Бу һөҗүм Антанта гаскәрләренең 280 мең солдатының гомерен кисә һәм француз армиясендә тирән ризасызлык китереп чыгара, фронтта һәм тылда хөкүмәткә каршы массакүләм чыгышларга этәргеч ясый.

Капоретто янындагы фаҗига

үзгәртү
 
Удинеда чигенә торган итальян армиясе

1917 елның көзендә союзникларны тагын бер күңелсез «сюрприз» көтеп тора. Бөтен сугыш буена бер генә җитди җиңүгә дә ирешә алмаган. Италия армиясе октябрь аенда коточкыч җиңелүгә дучар була. Бу хәл Италия армиясе тарихына аеруча хурлыклы вакыйга булып кереп кала. 1917 елның 24 октябрендә Австро-Германия гаскәрләре Изонцо елгасындагы Капоретто авылы янында фронт сызыгын өзәләр. Италия армиясе тар-мар ителә, калдыклары паникага бирелеп кача.

Италия солдатларының рухи төшенкелеге, аларның туктаусыз һәм нәтиҗәсез һөҗүмнәрдән туюы — Капоретто янындагы җиңелүнең төп сәбәбе әнә шулардай гыйбарәт.[2]

Россиянең сугыштан чыгуы

үзгәртү

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Россия сугыштан чыга. 2 декабрьдә Брест-Литовскида Совет Россиясе белән Германия арасында сугышны туктатып тору турында килешү төзелә, ә соңрак тынычлык турында сөйләшүләр башлана. 1918 елның мартында Брест солыхына кул куела. Тынычлык килешүенең шартлары бик авыр була. Германия Польшаны, Балтыйк буен, Беларусның бер өлешен оккупацияли. Рус гаскәрләре Украинаны, Финляндияне һәм шулай ук Төркиягә күчәргә тиешле Ардаган, Карс һәм Батум округларын ташлап чыгарга һәм Совет Россиясе Германиягә 6 млн марка күләмендә контрибуция түләргә тиеш була. Россиянең сугыштан чыгуы нәтиҗәсендә, Германия алдында бары бер Көнбатыш фронт кына кала.

Дүртлек союзының җиңелүе

үзгәртү

1918 елның башында Германия сәргаскәрлеге үз алдына Америка армиясе Франциягә килеп җиткәнче инглиз-французларны тар-мар итү бурычын куя.

1918 елның мартында немецлар Көнбатыш фронтта һөҗүм ачалар. Германия гаскәрләре эре тактик уңышларга ирешәләр, союзникларның саклануын өзәләр һәм июнь аенда яңадан Марна ярларына барып чыгалар. Әмма төп максатларына ирешү ал арга насыйп булмый: инглиз-француз гаскәрләрен америкалылар килгәнче тар-мар итә алмыйлар.

18 июньдә союзниклар контрһөҗүм башлый. Нәтиҗәдә немецлар Марнадан чигенәләр. Бу чигенү Германия армиясенә бик начар тәэсир ясый.

Германия бу вакытта инде хәлсезләнгән була, ә Америка гаскәрләре исә Антантага яңа көч өсти. 8 августта союзник армияләр генерал Фош җитәкчелегендә һөҗүм башлыйлар һәм немецларны җиңүгә ирешәләр. Бер көн эчендә генә дә алар 16 немец дивизиясен тар-мар итеп ташлыйлар. Германия солдатлары сугышны дәвам итәргә теләмиләр. Тылдан килгән частьларга алар: «Штрейкбрехерлар! Сугышны дәвам итүчеләрне юк итәргә!» — дип кычкыралар.

Антанта армияләре августта һәм сентябрьдә фронтның төрле участокларында туктаусыз һөҗүм алып баралар, Германия гаскәрләрен Франциядән һәм Бельгиядән кысрыклап чыгаруларын дәвам иттерәләр.

Германиянең союзниклары берсе арты икенчесе капитуляция ясыйлар. Сентябрь уртасында Антанта армияләре Балкан фронтын өзәләр һәм 29 сентябрьдә Болгарияне, ә 30 октябрьдә Төркияне бирелергә мәҗбүр итәләр. Австро-Венгрия армиясенең җиңелүе Габсбург монархиясенә каршы милли-азатлык хәрәкәте көчәюгә һәм монархиянең җимерелүенә китерә. Чех, хорват, серб, словен һәм венгрлар октябрьдә үзләренең бәйсезлеген игълан итәләр. Габсбург монархиясе аерым милли дәүләтләргә таркала. 3 ноябрьдә Австро-Венгрия капитуляция ясый.

Шул ук көнне Германиядә революция башлана. Берлинда республика игълан ителә. Вилһелм II тәхеттән бәреп төшерелә һәм Голландиягә качып китә.

Германиянең капитуляциясе

үзгәртү

1918 елның 7 ноябрендә Германия делегациясенең ак флаглы автомобиле фронт сызыгын үтеп чыга. Делегациягә католиклар үзәге партиясе лидеры Эцбергер җитәкчелек итә. Иптәшләре белән ул пәрдәләре төшерелгән вагонга утыра һәм Компьен урманындагы Ретонд станциясенә килә. Биредә маршал Фошның штаб поезды тора. Фош немецларга вакытлы килешү шартларын тапшыра һәм Германия делегациясенә аңа кул кую өчен 72 сәгать, ягъни 11 ноябрьнең иртәнге 11 сәгатенә кадәр вакыт бирелүе турында әйтә.

1918 елның 11 ноябрендә Германия делегациясе, Антанта күрсәткән шартларга ризалыгын белдереп, килешүгә кул куя. Иртәнге сәгать 11 дә беренче артиллерия салюты залпы яңгырый. Ул сугышның бетүе турында хәбәр итә. 19141918 еллардагы беренче бөтендөнья сугышы әнә шулай тәмамлана. Германия һәм аның союзниклары җиңелә.

Сугыш турында хәтер

үзгәртү

1918 елның 11 ноябрендәге вакытлы солых төзү көнө Бельгияда һәм Францияда ел саен милли бәйрәм буларак бигеләнә. Бөекбританиядә 11 ноябргә якын якшәмбе көнендә Хәтер көне (ингл. Remembrance Sunday) билгеләнә. 1921 елда Парижның Триумфаль аркасы астында Билгесез сугышчы кабере хасил була. Лондонда 1919 елда Билгесез сугышчыга һәйкәл — Кенотаф төзелә. 1922 елның маенда Алманиядә Беренче дөнья сугышында һәлак булганнар истәлегенә Бөтен халык матәм көне булдырыла, 1952 елдан бу көн сугыш корбаннарын һәм сәйәси корбанннарны искә алу көне буларак билгеләнә. Варшавадагы Билгесез сугышчы кабере 1925 елда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнар истәлегенә хасил була. Хәзерге көндә бу һәйкәл Туган ил өчөн төрле вакытта һәлак булгандар символы булып тора.

Россиядә

үзгәртү

Совет тарихнмәсендә бу сугыш "гаделсез һәм басып алу сугышы" итеп саналган, шуңа күрә, сугыш вакытында берничә мемориал төзелсә дә, совет вакытында аларны җимерелгәннәр.

Советтан соңгы вакытында гына сугышта һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлләрне куярга башлаганнар, ә 2014 елда Петербургта сугышның 100-еллыгына туры китергән Беренче бөтендөнья сугышы музееның ачылышы булды.

Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнар сугышчылар көне 2013 елдан 1 август көнне билгеләнә.[3]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Видеоязмалар

үзгәртү
Алман җирләрен бомба астында тоту
Лангре буенда Берлек танклары, 1918 ел.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Рус википедиясе
  • 8 сыйныфка «Яңа тарих» дәреслеге А. Я. Юдовская, П. А. Баранов, Л. М. Ванюшкина, © «Просвещение» нәшрияты, 1998, © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2001.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Такман Барбара. Беренче блицкриг. Август 1914
  2. PRECLÍK, Vratislav. Masaryk a legie (Masaryk and legions), váz. kniha, 219 p., first issue - vydalo nakladatelství "Paris" Karviná, Žižkova 2379 (734 01 Karvina-Mizerov, Czechia) ve spolupráci s Masarykovým demokratickým hnutím (In association with the Masaryk Democratic Movement, Prague), 2019, ISBN 978-80-87173-47-3, pp. 5 - 85, 87 - 89, 124 - 128,140 - 148,184 - 190, 199 - 210
  3. http://www.kremlin.ru/acts/17252