Көнчыгыш Пруссия операциясе (1914)
Көнчыгыш Пруссия операциясе — 1914 елның август-сентябрендә узган Алман империясенең гаскәрләренә каршы Россия империяснең һөҗүмчән операциясе. Операция рус гаскәрләренең җиңелүе белән тәмалана.
Көнчыгыш Пруссия операциясе | |||
Төп низаг: Беренче бөтендөнья сугышы | |||
Дата |
(4) 17 август — (2) 15 сентябрь 1914 | ||
---|---|---|---|
Нәтиҗә |
Россия империясе гаскәрләренең җиңелүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Рус армиясе
үзгәртүТөньяк-Көнбатыш фронт (сәргаскәр Яков Жилинский, штаб башлыгы Владимир Орановский)
- 1-нче Армия — сәргаскәр Павел Ренненкампф, штаб башлыгы Гавриил Милеант, генерал-квартирмейстер Константин Байов
Алман армиясе
үзгәртү8-нче армия (сәргаскәр генерал-полковник Макс фон Приттвиц унд Гаффрон, 1914 елның 23 августыннан командалау алмаштырылган: сәргаскәргә Пауль фон Гинденбург, штаб башлыгы Эрих фон Людендорф, генерал-квартирмейстер Хоффман)
- 1-нче АК (сәргаскәр Герман фон Франсуа)
Планнар
үзгәртүРусларның планнарынча, 1-нче гаскәр Мазур күлләрне әйләнеп үтеп, Көнигсбергка юлны кисәргә тиеш булган. 2-нче рус гаскәре күлләрне көнбатыштан әйләнеп үтеп, алман төмәннәргә Висла артына чигенергә рөхсәт итмәскә тиеш булган. Шулай итеп, руслар гаскәрләре алман группировканы ике флангтан колачларга тиеш булганннар.
Алманнар, Россия үз мобилизациясен озак үткәрәчәк дип уйлап, Көнчыгыш Пруссиядә 8-нче гаскәрне генә калдырганнар. Алар Алмания Францияне бернчә атна дәвамында тар-мар итер, ә инде аннан соң, көнчыгышка күчерелгән һәм тәҗрибә алган алман гаскәрләре Россия белән сугышачакалар дип фараз кылганнар.
Операция барышы
үзгәртүӘмма руслар, француз берлектәшләренең соравы буенча, мобилизацияне тәмамланмагач һөҗүмгә күчтеләр. 4(17) һәм 10 (23) август Шталлупөнен һәм Гумбиннен тирәсендәге бәрелешләрдә рус җиңүчеләр булып чыгалар. Алманнар көнбатышка чигенергә башлаганнар. Алманнарның 8-нче гаскәрне эзәрләү һәм тар-мар итү өчен яхшы мөмкинлекләр булдырылган, әмма 8-9 (21-22) августта 1-нче гаскәр бернәрсә дә эшләмәгән. 10 (23) август һөҗүме яңартып башласа да 2-нче гаскәр белән тоташуга (көньякка) түгел, ә Көнигсбергка таба, ягъни көнбатышка алып барылган.
Шуның белән файдаланып, алман генералы Һинденбург, көчләрне яңадан төркемләп, 1-нче гаскәренә каршы ике төмәнле каплавыч (заслон) калдырып, аларны көньякка (ягъни 2-нче гаскәренә каршы) борылган. 13 (26) августта Һинденбург 2-нче гаскәренең фланг корпусларына һәҗүм иткән; үзәк корпуслары, яхшы элемтә булмавы сәбәпле, нәкъ вакытында бу турында белми калганнар һәм киләчәк «капчыкка» эчкәрәк керерегә дәвам иткәннәр. 16- 18 (31) август көннәрендә бер-берсе һәм күршеләр белән элемтәне югалтканнар үзәк корпуслары чолганышка эләккәннәр һәм тар-мар ителгәннәр. 2-нче гасернең җитәкчесе Самсонов, гаскәр белән идарәне югалтып үз-үзен атып үтергән. Алман мәгълүматләренчә рус гаскәренең югалтулары 120 мең кеше тәкил иткәннәр, алманнар исә 15 мең кешене югалтканнар.
Аннан соң алманнар көньяктан 1-нче гаскәренә һөҗүм иткәннәр. «Киселгән» хәлгә эләкмәс өчен, ул 2 (15) синтәбер көнне Неман аръягына чигенергә мәҗбүр булды.
Нәтиҗә
үзгәртүКөнчыгыш Пруссия операциясе русларга бик авыр нәтиҗәләрне китергән, бу алманнар белән сугышларында беренче эре җиңелү булган. Алманнар, тактик рәвештә җиңүчеләр булып чыксалар да, стратегик рәвештә ошбу операция «тиз сугыш» планының уңышсызлыгын күрсәтте. Көнбатыш Пруссияне коткарыр өчен алманнар Көнбатыш фронтыннан эре көчләрне күчерергә мәҗбүр булганнар.