Алман империясе (алман. Deutsches Reich) — 18711918 елларда Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. 1918 елда рәсми исемен Бөек алман империясенә үзгәрткәннәр. Кайбер вакытларда аны "Икенче рейх" дип атыйлар.

Алман империясе
Deutsches Reich

1871 елның 18 гыйнваре — 1918 елның 9 ноябре


Файл:Wappen Deutsches Reich — Reichsadler.png
Байрак Герб
Гимн
Heil dir im Siegerkranz
Башкала Берлин
Зур шәһәрләр Мюнхен, Гамбург
Тел(ләр) Алман теле
Мәйдан 540 857,54 км²
Халык (1871) 41 058 800 кеше
Идарә итү төре Дуалистик монархия
Алман императоры
 - (18711888) Вильгельм I
 - (1888) Фридрих III
 - (18881918) Вильгельм II

Тарих үзгәртү

1870 елда Франсия-Пруссия сугышы (1870-1871) башланган. Пруссия канцлеры Отто фон Бисмарк һәм Вилһелм I сугыш нәтиҗәсендә Франциянең кодрәтен юкка чыгарып Алманияне берләштерергә өметләнгәннәр. Франция императоры Наполеон III исә Алманиянең берләшүенә каршы төшкән һәм Аурупадагы Франция гегемонлыгын саклап калмакчы булган. Төньяк Алмания берлеге гаскәрләре тулы җиңүгә ирешкәннәр. 1871 елның 18 гыйнварда Версаль сараенда Бисмарк һәм Вилһелм I Алман империясен игълан иткәннәр. Империягә Төньяк Алмания берлегенә кермәгән дәүләтләр дә бик тиз кушылган. Австрия бәйсез дәүләт булып калган. Французлар тарафыннан түләнгән 5 миллиард франк микъдарындагы репарацияләр алман икътисадының какшамас фундаментына әйләнгән.

Вилһелм Iның үлеменнән соң (1888) тәхеткә үләр дәрәҗәдә авыру булган Фридрих III тәхеткә утырган. Ул 99 көн генә хакимлек иткән. Фридрихның үлеменнән соң тәхеткә аның улы Вилһелм II утырган. Алман империясе Африка һәм Азиядә колонияләргә ия булды (Того, Камерун, Төньяк-Көнбатыш Африка, Чиңдау порты), Англия һәм Франциягә каршы Австрия һәм Россия белән хәрби иттфак төзелгән, армия ва флот саны күбәйтерлгән. 1918 елның 9 ноябрьдә Алман империясендә инкыйлаб башланган; аның нәтиҗәсендә монархия бәреп төшерелгән һәм Вилһелм Нидерландларга качып киткән.

Административ бүленеш үзгәртү

 
Алман империясе 1900 елда

Алман империясе берлек дәүләте (bundesstaaten) дигән берәмлекләргә бүленгән: