2-нче армия (Россия империясе)
Көнбатыш фронт — Беренче бөтендөнья сугышында, һәм сугыштан алда элегрәк, Россия империясе Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә.
2-нче армия | |
2-я армия | |
Бар булу еллары | |
---|---|
Ил | |
Керү |
Россия кораллы көчләре |
Дислокация | |
Сугышлар/бәрелешләр |
1914 елның июлендә оештырылган.
Төньяк-Көнбатыш һәм Көнбатыш юнәлештә алман гаскәрләренә каршы операцияләрдә катнашкан.
Рус армияләренең һөҗүме
үзгәртүПариждан һәм Лондоннан Петербургка көн саен телеграммалар китә. Аларда Англия һәм Франция хәрби идарәләре рус армиясенең кичекмәстән сугышка керүен таләп итәләр. Союзниклар басымы астында, француз армиясен тар-мар ителүдән коткару өчен, Россия үзенең гаскәрләрен Германиягә каршы җибәрергә мәҗбүр була. Тупланып һәм җитәрлек әзерләнеп тә бетмичә, ике рус армиясе август урталарында Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм башлый.
Операция генерал Самсонов җитәкчелегендә 2-нче армия һөҗүме белән башлана. Германия өчен Көнчыгыш Пруссияне югалту куркынычы туа. Әмма тылдагы таркаулык, сугыш кораллары җитешмәү һәм 1-нче армия сәргаскәре Ренненкампфның бернинди әш кылмавы нәтиҗәсендә, рус гаскәрләре җиңүләрен ныгыта алмыйлар. Август ахырында алманнар Мазурский күлләреннән көнбатыштарак генерал Самсонов җитәкчелегендәге 2 нче армияне тар-мар итәләр.
Рус гаскәрләре зур югалтуларга дучар булалар. Әмма алар Германия төзегән сугыш планын җимерүгә ирешәләр: алманнарга дошманнарын берәм-берәм җиңү мөмкин булмый, һәм алар Көнбатыш фронттагы көчләрен бераз киметергә мәҗбүр булалар.
Состав
үзгәртүАрмия гаскәрләре баш командующийлары
үзгәртү- 19.07.1914-17.08.1914 — кавалерия генералы Александр Самсонов
- 23.08.1914-05.12.1914 — кавалерия генералы Сергей Шейдеман
- 05.12.1914-08.04.1917 — инфантерия генералы Владимир Смирнов
- 08.04.1917-12.07.1917 — генерал-лейтенант Антоний Веселовский
- 12.07.1917-07.08.1917 — инфантерия генералы Николай Данилов
- 07.08.1917-22.08.1917 — генерал-лейтенант Петр Тележников (Шрейдер)
- 22.08.1917-20.11.1917 — инфантерия генералы Николай Данилов
- 20.11.1917-24.12.1917 — генерал-лейтенант Алексей Баиов
- 24.12.1917- — поручик А. Киселёв
Моны да карагыз
үзгәртүКалып:Беренче бөтендөнья сугышында Россияның Кораллы көчләре