Неман
Неман (рус. Неман, белар. Нёман, литв. Nemunas [Нямунас], алман. Memel, пол. Niemen) — Белорусия һәм Литвада елга (өлешчә Русиянең Калининград өлкәсе территориясеннән ага).
География | |
---|---|
АТБ | Гродно өлкәсе, Минск өлкәсе, Калининград өлкәсе |
Ил | Беларусь, Литва, Россия |
Координатлар | 53°28'12.4"тн, 27°21'56.9"кнч, 55°20'12.8"тн, 21°14'57.1"кнч |
РДСР | 01010000112104300000215 |
Нинди сулыкка коя | Балтыйк диңгезе |
Бассейн мәйданы | 98 200 км² |
Озынлык | 937 километр |
Су чыгымы | 678 м³/с |
Озынлыгы 937 км, бассейнының мәйданы 98200 км². Минск калкулыгының көньягында башлана. Балтыйк диңгезенең Курш култыгына дельта хасил итеп коя. Неман түбән агамында ике тармакка бүленә: Русне (төп) һәм Гилия. Неман бассейнында кече күлләр күп. Кар, түбән агымында яңгыр суларыннан туена. Уртача су чыгымы 678 м³/сек. Декабрьдә туңа. Март ахырында, кайбер вакытта февраль яки апрельдә боздан арчыла.
Төп кушылдыклар: уң — Березина, Мяркис, Нярис, Нявежис, Дубиса, Юра, Миния; сул — Шчара, Шяшупе.
Неманда Каунас, Гродно, Друскининкай, Алитус, Пренай, Бирштонас, Юрбаркас кебек шәһәрләр урнашкан.