Калининград өлкәсе

Калинингра́д өлкәсе́ ( 1946 елның 7 апреленнән алып 4 июленә кадәр — Көнигсберг өлкәсе) – Россия Федерациясенең Үзәк Европа өлеше субъекты.

Русия Федерациясе субъекты
Калининград өлкәсе
Flag of Kaliningrad Oblast.svg Coat of Arms of Kaliningrad Oblast.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында {{{TtNm}}}

Административ үзәк

Калининград

Мәйдан

77-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

15 125 км²
11,7

Халык саны

55-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

968 944[1] (2015)

64.06 чел. кеше/км²

ТРП

44-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

195,1 млрд. сум (2010)

204 мең сум

Федераль бүлге

Төньяк-Көнбатыш федераль округ

Икътисади район

Калининград икътисади районы

Губернатор

Антон Алиханов (в.б)
РФ субъекты коды 39
ISO 3166-2 коды RU-KGD

ГАТОБК коды

27

Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәрләр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Өлкә үзәге – Калининград (Көнигсберг) шәһәрендә 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисади зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.

ГеографияҮзгәртү

Калининград өлкәсе Балтыйк диңгезе көньяк-көнчыгыш яр буеның бер өлешен били. Көньякта Польша белән чиктәш. Рельеф — бераз күтәрелгән түбәнлек, көньяк-көнчыгышта Балтыйк тезмәсе бар. Яр буе комлы пляжлардан гыйбарәт. Төньякта Калининград өлкәсе территориясенең бер өлеше диңгез дәрәҗәсеннән түбәнрәк ята.

Файдалы казылмаларда таш тоз, көрән күмер, балчык, төзелеш комнары, нефть, торф бар.

Климат — диңгез климаты белән уртача континенталь арасында. Гыйнварның уртача температурасы —3°…—5°С, июльнеке 15…17°. Еллык явым төшмнәр саны 700 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 155—180 көн. Территориясенең 12% эчке сулар алып тора.

Эре елгалар: Неман вә Преголя. Йөздән артык күл бар. Өлкә территориясенең 7% баткаклы. Туфраклары көлсу һәм кәсле-көлсу.

ХалыкҮзгәртү

Торак пунктларҮзгәртү

Калининград 448 548[2]
Совеск 41 630[2]
Черняховск 37 948[2]
Балтийск 32 922[2]
Гусев 28 508[2]
Светлый 21 790[2]
Гурьевск 13 628[2]
Зеленоградск 13 592[2]


Гвардейск 13 514[2]
Пионерский 11 633[2]
Светлогорск 11 522[2]
Неман 11 492[2]
Мамоново 8105[2]
Полесск 7291[2]
Багратионовск 6229[2]
Янтарный 5550[2]


Административ бүленешҮзгәртү

Шәһәр округләреҮзгәртү

Шәһәр округы Мәйдан, км² Халык саны, кеше
I Гурьев 1 363 56 854[2]
II Гусев 643 37 616[2]
III Калининград 225 448 548[2]
IV Ладушкин 28 4033[2]
V Мамоново 100 8307[2]
VI Пионерский 11 633[2]
VII Светлый 80 28 563[2]
VIII Советск 41 630[2]
IX Янтарный 16 6464[2]
3 Гвардейск 783 29 465[2]
8 Озёрск 871
  1. Н/Д[3]

РайоннарҮзгәртү

Район Үзәк Мәйдан, км² Халык саны, кеше
1 Багратионовск район Багратионовск ш. 1 146 34 097[2]
2 Балтийск районы Балтийск ш. 101 36 279[2]
4 Зеленоград районы Зеленоградск ш. 2 016 33 195[2]
5 Краснознаменск районы Краснознаменск ш. 1 280 12 441[2]
6 Неман районы Неман ш. 699 19 884[2]
7 Нестеров районы Нестеров ш. 1 062 15 756[2]
9 Полесск районы Полесск ш. 833 18 988[2]
10 Правдинск районы Правдинск ш. 1 300 19 357[2]
11 Светлогорск районы Светлогорск ш. 33 15 629[2]
12 Славск районы Славск ш. 1 349 20 441[2]
13 Черняхов скрайоны Черняховск ш. 1 286 49 232[2]

ИкътисадҮзгәртү

Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Алмания һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.[4]

ТуризмҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү