Варшава-Ивангород операциясе
Варшау-Ивангород операциясе — алман һәм австрияле гаскәрләрнең Русия империясенең гаскәрләренә каршы операция.
Варшау-Ивангород операциясе | |||
Төп низаг: Беренче бөтендөнья сугышы | |||
![]() | |||
Дата |
28 сентябрь - 8 ноябрь 1914 | ||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә |
Русия империясенең җиңүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Яклар хәлләреҮзгәртү
Галиция бәрелешендә җиңелү Австрия-Маҗарстанның хәле хәрби һәлакәт чигенә җиткән. Шул шартларда алман гаскәре үзенең берлектәшенә ярдәмгә килде һәм үз көчләренең өлешен көньякка юллаган, Силезиядә Август фон Макензен җтиәкчелеге астында 9-нче гаскәр оештырылды. Русларның Силезиягә бәреп керүгә юл куймас өчен, алман сәргаскәрлеге Краков—Ченстохова районыннан Ивангород һәм Варшауга һөҗүм итәргә карар итте.
Операция барышыҮзгәртү
28 ситәбер көнне 9-нче алман гаскәре Варшау һәм Ивангородка таба һөҗүмне башлаган. 8 октәбер көнне алман гаскәрләре Висла елгасына һәм Сан елгасы тамагына чыктылар. Варшау һәм Ивангород янында зур кара-каршы сугышлар башланып киткәннәр; алар барышында рус гаскәрләре Варшауга һөҗүмнәрне кире какканнар, ә Ивангород тирәсендә алар плацдармны булдыра алганнар. Көндәшнең һөҗүмнәре зәгыйфьләнә барган.
18—23 октәбер көннәрдә рус гаскәрләре Новогеоргиевск — Варшау — Ивангород — Сандомир сызыгыннан һөҗүмгә күчтеләр. Чолганышка эләкмәс өчен, Һиндербург Маккензен төркемен Варшавдан читкә күчергән. 21—26 октәбер көннәрендә 1-нче австрия-маҗар армиясе, белектәшкә ярдәм күрсәтеп, Ивангородка таба һөҗумне ачты, әмма кара-каршы бәрелешендә ул тар-мар ителгән һәм тәртипсез рәвештә чигенгән. 27 октәбрендә австрия-алман гаскәрләре чыгыш позицияләре чигенә башлаганнар.
Рус гаскәре һөҗүмне көнбатышка һәм көньяк-көнбатышка һөҗүмен үстерергә дәвам иткәннәр, ләкин гаскәр белән идарә өлкәсендә җитешсезлекләр булуы һәм тыл хезмәтләренең моңа әзер булмавы нәтиҗәсендә, һөҗүм акрын рәвештә алып барылган. Зур югалтуларына карамастан, австрия-алман гаскәрләре тулысынча җиңелүеннән котыла алганнар. 8 ноябрь көнне Унеюв—Ласк—Пшедбуж—Мехов—Тарнов сызыгына чыкканнар һәм анда ук туктатылганнар.
НәтиҗәҮзгәртү
Варшау-Ивангород операциясе — ике фронт гаскәрләре тарафыннан алып барылган Беренче бөтендөнья сугышының иң зур бәрелешләрдән берсе. Ул Алманияне Көнчыгыш фронтка гаскәрләрне күчерергә мәҗбүрләде, Көнбатыш фронтындагы Русия берлектәшләренә хәлне җиңеләйтте. Варашава янындагы уңышсызлык (Галициядәге җиңлеше белән беррәттән) балкан дәүләтләрне австрия-алман блокына җәлеп итәргә мөмкинлек бирмәгән.