Краков

Польша шәһәре

Краков (пол. Kraków  [ˈkrakuf], лат. Cracovia, алман. Krakau) — Польшаның көньяк өлешендәге шәһәр, Кече Польша воеводалыгының үзәге, Висла елгасы буендагы порт.

Краков
пол. Kraków
БайракИлтамга
Сурәт
Рәсми исем Kraków
Демоним krakkói, krakovano, Cracovian, krakowianin[1], krakowianka[2], Cracovien[3], Cracovienne[3] һәм cracoviani
Рәсми тел поляк теле
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Польша[4]
Нәрсәнең башкаласы Малопольское воеводство[d]
Административ-территориаль берәмлек Малопольское воеводство[d]
Сәгать поясы UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Висла
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы президент Кракова[d]
Хөкүмәт башлыгы Aleksander Miszalski[d]
Канунбирү органы Краковский городской совет[d]
Әгъзалык Креатив шәһәрләр челтәре[d][5], Тарихи шәһәрләр лигасы[d][6], Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы[d][7] һәм International Cities of Refuge Network[d][8]
Халык саны 804 237 (30 июнь 2023)[9]
Ир-ат халкы 373 899[10]
Хатын-кыз халкы 426 754[11]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 219 ± 0 метр
Кардәш шәһәр Вилнүс[12][13][14][…], Эдинбург[15][16][17][…], Фәс[d][18][19][20][…], Киев[21][22][23] һәм Тбилиси[24][25][26][…]
Моның хуҗасы Стадион Краковии[d]
Нәрсә белән чиктәш Краковский повет[d], Величский повят[d], Прошовицкий повят[d], Зелёнки[d], Михаловице[d], Коцмыжув-Любожица[d], Конюша[d], Иголомя-Вавженьчице[d], Неполомице[d], Величка[d], Свёнтники-Гурне[d], Могиляны[d], Скавина[d], Лишки[d], Забежув[d] һәм Велька-Весь[d]
Бүләкләр
Мәйдан 327 ± 1 км²
Почта индексы 30-001
Рәсми веб-сайт krakow.pl(пол.)(ингл.)(рус.)(фр.)(алм.)(италь.)(исп.)
Харита сурәте
Подробная карта
Эмблема/тамгасы сурәте
Панорамный вид
Коллаж
Ачык мәгълүматлар порталы Krakow's city data[d]
Феноменның икътисады экономика Кракова[d]
Беренче язма телгә алу 966[27]
Җирле телефон коды 12
Номер тамгасы коды KR
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Карта
 Краков Викиҗыентыкта

Польшаның халык саны буенча икенче шәһәре. Краков поляк милли үзаңында аеруча зур рольне уйный, чөнки монда 1038—1596 елларда Польша башкаласы урнашкан булган. Шәһәр тарихи һәйкәлләргә бай, тарихи үзәге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. 1364 елда нигезләнгән Ягеллон универстеты илдә иң борынгы универститет булып тора.

Беренче тапкыр 966 елда телгә алынган. 1038 елдан Польша башкаласы булып киткән. 1241 елда шәһәргә монголлар бәреп керәләр һәм аны җимерәләр. 1259 елда монголлар шәһәрне кабат җимерәләр. Өченче һөҗүм 1287 елда булган, ләкин бу юлы монголлар шәһәрне ала алмаганнар. 1364 елда Казимир III Бөек тарафыннан Ягеллон университеты нигезләнгән. 15 һәм 16 гасырларны Краковның «алтын гасыры» булып санарга мөмкин — ул бай һәм һәм бөек дәүләтнең пайтәхете булган. 1596 елда, Люблин униясеннән соң, дәүләт башкаласы Варшавага күчерелә, ләкин Краков Польша корольларның таҗ кию урыны булып калган. Швед ябырылулары һәм чума эпидемиясе шәһәр халкын нык киметкән һәм аның мөһимлеген төшергән.

1794 елда Краковта Тадеуш Костюшко җитәкчелеге асытында кузгалыш башлап киткән. Польшаның өченче бүлүе нәтиҗәсендә шәһәр Австрия составына күчкән. 1809 елда Наполеон Варшава һерцоглыгын булдырылган, аның составына Краков да кертелгән. 1815 елда, Вена конгрессы карары буенча, шәһәр формаль рәвештә бәйсезлек алган (Ирекле Краков шәһәре). 1846 елгы кузгалышны бастыруыннан соң шәһәр Австрия составына күчкән.

1918 елда Польша составына күчкән. Бөтендөнья сугышлары арасында Краков аның мәдәни һәм мәгърифи мәркәзе статусын тагы да ныгыткан. Технология һәм сәнгать академияләре барлыкка килгәннәр. Өстәвенә шәһәр яһүди мәдәнтенең һәм сионизм хәрәкәтенең үзәге булган. Польшага Өченче Рейх бәреп керүеннән соң, шәһәр Генерал-губернаторлыкның башкаласы итеп билгеләнгән.

Социалистик Польша дәверендә шәһәрнең сәнәгый әһәмиятлелеге арта, Нова-Хута металлурги комибианты төзелә.

Халык саны

үзгәртү
1890[28] 1900[28] 1910[28] 1921[28] 1931[28] 1946[28] 1950[28] 1960[28] 1970[28] 1978[28] 1988[28] 2002[28] 2011[28]
69 100 85 300 137 592 183 751 219 300 299 396 343 638 481 296 583 444 693 200 746 440 757 547 759 137

Икътисад һәм мәдәният

үзгәртү

Дәүләнең мөһим икътисади, гыйльми һәм мәдәни үзәге. Транспорт юллары төене. Аэропорты халыкара әһәмиятенә ия. Кара металлургия һәм машаиналар төзү үзәге (авыр машиналар төзү, электротехника вә радиоэлектроника) сәнәгатьләре үсеш алган. Химия, цемент, мебель, тегүчелек, фармацевтика, парфюмерия, полиграфия, тәмәке, азык-төлек сәнәгате эшлханәләре бар. Универстет (1364) һ.б. югары уку йортлары, музейлар, театрлар бар.

Краков — туризмның эре үзәкләрдән берсе. Краковның тарихи үзәге — Висланың сул ярындагы Вавель калкулыгында. архитектура һәйкәлләрдән Изге Мәрьям Капелласы (10 гасыр), король сарае (13— 17 гасырлар), костёллар, Польша ФА бинасы һ.б. сакланган. Краковта кинофестивальләр вә халыкара күргәзмәләр үткәреләләр.

Кардәш шәһәрләр

үзгәртү

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://sjp.pwn.pl/so/krakowianin;4454400.html
  2. https://sjp.pwn.pl/so/krakowianka;4454403.html
  3. 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. archINFORM — 1994.
  5. https://en.unesco.org/creative-cities/krakow
  6. https://web.archive.org/web/20240528114922/https://www.lhc-s.org/member_cities/
  7. https://web.archive.org/web/20240528143447/https://www.ovpm.org/members/cities/
  8. https://perma.cc/63BJ-D92M
  9. https://stat.gov.pl/obszary-tematyczne/ludnosc/ludnosc/ludnosc-stan-i-struktura-ludnosci-oraz-ruch-naturalny-w-przekroju-terytorialnym-stan-w-dniu-30-czerwca,6,35.html
  10. https://bdl.stat.gov.pl/api/v1/data/localities/by-unit/011212161011-0950463?var-id=1639617&format=jsonapi
  11. https://bdl.stat.gov.pl/api/v1/data/localities/by-unit/011212161011-0950463?var-id=1639618&format=jsonapi
  12. https://www.krakow.pl/otwarty_na_swiat/2531,miasto,31,0,otwarty_na_swiat.html
  13. http://www.ivilnius.lt/pazink/apie-vilniu/miestai-partneriai
  14. https://www.krakow.pl/otwarty_na_swiat/2531,kat,0,5,city.html
  15. http://www.krakow.pl/otwarty_na_swiat/2531,miasto,18,0,otwarty_na_swiat.html
  16. https://www.edinburghlive.co.uk/news/edinburgh-news/edinburghs-ten-sisters-remarkable-cities-18177349
  17. https://democracy.edinburgh.gov.uk/documents/s34650/Item%207.8%20-%20Edinburgh%20International%20Framework.pdf
  18. https://www.krakow.pl/otwarty_na_swiat/2531,miasto,2,0,otwarty_na_swiat.html
  19. http://fes.ma/index.php/fr/services-en-ligne/telechargement/summary/11-/179-024.html
  20. https://www.fescity.com/jumelage/
  21. http://www.krakow.pl/otwarty_na_swiat/2531,miasto,1,0,otwarty_na_swiat.html
  22. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  23. https://kyivcity.gov.ua/kyiv_ta_miska_vlada/pro_kyiv/mista-pobratimi_z_yakimi_kiyevom_pidpisani_dokumenti_pro_poridnennya_druzhbu_spivrobitnitstvo_partnerstvo/
  24. https://www.krakow.pl/otwarty_na_swiat/2531,miasto,37,0,otwarty_na_swiat.html
  25. https://tbilisi.gov.ge/img/original/2018/6/12/tbilisiinfigures.pdf
  26. http://economicforum.ge/img/original/2024/5/29/%E1%83%97%E1%83%91%E1%83%98%E1%83%9A%E1%83%98%E1%83%A1%E1%83%98_%E1%83%AA%E1%83%98%E1%83%A4%E1%83%A0%E1%83%94%E1%83%91%E1%83%A8%E1%83%98-Print-21.09.23.pdf
  27. Якуб И. и. (unspecified title)
  28. 28,00 28,01 28,02 28,03 28,04 28,05 28,06 28,07 28,08 28,09 28,10 28,11 28,12 Ludność Krakowa