Төп менюны ачу

Вена конгрессы

Вена конгрессы, алман. Wiener Kongress1814 елның сентябреннән 1815 елның июненә кадәр дәвам иткән халыкара конгресс. Әлеге конгресс Аурупа дәүләтләренең Наполеон Франциясе белән сугышларына нокта куя. Сугыштан соңгы Аурупаның дәүләт корылышын билгели.

Конгресста катнашучылар

ТарихҮзгәртү

Конгресс 1814 елның сентябреннән 1815 елның июненә кадәр Венада үтә. Анда, Төркиядән кала, барлык Аурупа дәүләтләре дә катнаша.

КатнашучыларҮзгәртү

Русия империясе  Русия империясе
Бөекбритания  Бөекбритания
Австрия  Австрия
Франция  Франция
Португалия  Португалия
Швеция  Швеция
Испания  Испания
Пруссия

Австриядән халыкара конгресста Франц I, К. Меттерних, Бөекбританиядән А. Веллингтон, Р. Каслри, Пруссиядән В. Һумбольдт, К. Һарденберг, Русия империясеннән Александр I, К.В. Нессельроде, А.К. Разумовский, Франциядән Ш. Талейран катнаша.

Конгрессның төп мәсьәләләреҮзгәртү

  • Франция тәхетенә Бурбоннарны утырту;
  • Наполеонның яки аның иярченнәренең хакимияткә яңадан килүенә юл куймау;
  • Аурупаны җиңүче илләр мәнфәгатьләрендә яңадан бүлү.

Үзәк проблеманың берсе — Саксониядәге поляк җирләре була. Александр I Поляк кыйраллыгын Русия империясенә кушып, Саксонияне Пруссиягә бирү яклы була. Англия, Франция, Австрия әлеге тәкъдимгә риза булмый.

1815 елның мартында Наполеон Эльба утравыннан кача һәм Франциягә килә. 100 көннән аның гаскәре Ватерлоо янында тар-мар ителә. Наполеон кайткач, конгресста катнашучылар Аурупаны бүлү турындагы карарны кабул итүне тизләтәләр.

1815 елның 9 июнендә имзаланган генераль акт нигезендә,

1815 елның октябрендә Александр I тәкъдиме белән Австрия, Пруссия, Русия империясе хөкемдарлары катнашкан Изге берлек (рус. Священный союз) төзелә. Алар инкыйлаблар, халык чуалышлары вакытында бер-берсенә ярдәмгә килергә сүз куешалар.

Вена конгрессы карарлары 1918 елга кадәр көчендә була. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, Аурупада яңа мөнәсәбәтләр урнаша.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-334-6
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-327-X

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү