Галиция бәрелеше

Галиция бәрелеше (рус. Галицийская битва, алман. Schlacht in Galizien) — Беренче бөтендөнья сугышының иң эре бәрелешләрнең берсе. Шул бәрелеш нәтиҗәсендә рус гаскәрләре Автсриядән бөтен көнбатыш Галицияне һәм Буковинаны диярлек тартып алганнар һәм Перемышльны камап алганнар.

Галиция бәрелеше
Төп низаг: Беренче бөтендөнья сугышы
Дата

5(18) август — 13(26) сентябрь 1914

Урын

Галиция

Нәтиҗә

Рус гаскәренең җиңүе

Көндәшләр
Русия империясе Русия империясе Австрия-Маҗарстан Австрия-Маҗарстан
Сәргаскәрләр
Н. И. Иванов — Көньяк-Көнбатыш фронтының сәргаскәре,
4-нче гаскәр — А. Е. Зальца, А. Е. Эверт белән алмаштырылган,
5-нче гаскәр — П. А. Плеве,
3-нче гаскәр Н. В. Рузский,
8-нче гаскәр — А. А. Брусилов
баш сәргаскәре — эрцһерцог Фридрих,
генераль штабы башлыгы -Конрад фон Һетцендорф,
1-нче гаскәр — В. Данкль,
3-нче гаскәр — Брудерман
4-нче гаскәр — М. Ауффенберг
Яклар көчләре
як. 1 000 000 гаскәри,
1770 туп
830 000 дән артык гаскәри,
1500 туп
Югалтулар
190 000 үтерелде һәм яраланды, 40 000 әсиргә төште,

94 туп югалтылган

300 000 үтерелде һәм яраланды, 100 000 әсиргә төште, 400 туп югалтылган
Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты

Яклар планнары үзгәртү

Россиянең Көньяк-Көнбатыш фронтының хәркәтләр планы разведка мәгълүматларына таянды. Шул мәгълүмат буенча австрияләрнең төп көчләр Сан елгасыннан көнбатышрак, Львов тирәсендә булырга тиеш булганнар. Рус сәргаскәрлеге дүрт гаскәр белән Львовка таба һөҗүм итеп, шул гаскәрләрне чолганышка алырга тиеш булганнар.

Әмма австриялеләр үз планнарны үзгәрткәннәр һәм көчләрне көнбатышка күчергәннәр. Австрия сәргаскәрлеге төп һөҗүмне 1-нче һәм 4-нче гаскәрләре көчләре белән Висла һәм Көнбатыш Буг елгалары арасында ясарга ният иткән.

Бәрелеш барышы үзгәртү

Галиция бәрелеше эре, чыныда мөстәкыйль ике (Люблин-Холм һәм Галич-Львов) операция белән башланды.

Люблин-Холм операциясе 1-нче һәм 4-нче Австрияле гаскәрләрнең һөҗүме белән башланды. 10—12 (23—25) һәм 13—18 (26—31) август көннәрендә Томашов һәм Красник тирәсендә рус гаскәрләре, җиңелеп, Люблин, Холм, Владимир-Волынскийга таба чигенргә башлыйлар.

Моның белән бер үк вакытта 5—6 (18—19) август көннәрендә Көньяк-Көнбатыш фронтының сул канаты һөҗүмгә күчте һәм 13—15 (26—28) август көннәрендә Золотая Липа елгасында 3-нче австрияле гаскәрне тар-мар иттеләр 16—19 август (29 август — 1 синтәбер) көннәрендә 3-нче рус гаскәре Перемышль тирәсендә көндәшнең фронтын өзә, ә 8-нче гаскәр австриялеләрнең каршы һөҗүмне кире кага. Австрия-маҗар гаскәрләрнең уң канаты Городок позицияләренә чигенүен башланды. 20 августта (2 сентябрьдә) көнне руслар Львовны, ә 21 августта (3 сентябрьдә) Галичны яулап алалар.

Австрия-маҗар сәргаскәрлеге 5-нче рус гаскәрендә зәгыйфь каплавычны калдырып, 4-нче армияне көньякка, 3-нче рус армиясенә каршы күчереп урнаштырган. 23—30 август (5—12 сентябрь) көннәрендә Городок бәрелешендә 4-нче, 3-нче һәм 2-нче австрияле гаскәрләре 3-нче һәм 8-нче рус гаскәрләре тар-мар итергә тырышканнар. Алар ниндидер уңышлыкка ирешсәләр дә, австро-маҗар фронтының сул канатында хәл начараеп китә. Саклана торган 4-нче һәм 5-нче гаскәрләр яныныа өстәмә көч булып 9-нче гаскәр керетелә. 22 августта өч гаскәр һөҗүмгә күчә һәм көндәшне кысрыклый башлаганнар. 26 августта (8 сентябрьдә) 4-нче гаскәр фронтны өзә һәм австриялеләр гомуми чигенешне башлаганнар.


3 (16) синтәбергә кадәр австриялеләр Сан елгасы артына киткәннәр, ә аннан соң тәртипсез рәвештә Дунаец елгасына кадәр чигенгәннәр. Руслар көндәшне 8 (21) синтәбергә эзәрләлделәр һәм Перемышльны камап алганнар.

Сан елгасында булган су ташкыны һәм австриялелергә ярдәмгә 9-нчы алман гаскәренең килүе сәбәпле, руслар алдагы эзәрләүне туктатканнар.

Нәтиҗә үзгәртү

Руслар югалтулар 230 мең кешене тәшкил иттеләр, австриялеләр исә 300 мең кешене югалтканнар (шул исәптә 100 мең кеше әсиргә төшкән) — Көнчыгыш фронтында булган көчләренең өчтән бер өлеше. Бу Австриянең куәтләләгенә зур зыян китерде. Моннан соң Австрия-Маҗарстан Россия фронтыныда фәкать алман ярдәмен файдалынып кына нинидер уңышларына ирешә ала.

Россия гаскәрләрнең Галициядә җиңүе аламаннарының Көнбатыш Пруссиядәге уңышларын юкка чыгарды һәм Сербиягә австриялеләрнең һөҗүмен кире кагарга булышты.

Моны да карагыз үзгәртү